Хәлим Искәндәрев
Хәлим Искәндәрев (Хәлим Фәттах улы Искәндәрев, 1888, Арслан, Зылатаус өязе, Уфа губернасы, Россия империясе — 1958, Казан, РСФСР, СССР) — журналист, педагог. «әл-Ислах», «Казан мөхбире», «Йолдыз», «Тормыш», «Ил» гәҗитләрендә һәм «Сәнәк» журналында басылган. 1918 елда «Ил теле» гәҗите мөхәррире. 1912 елдан укытучы эшендә: Уфада, Труйскидә, Тум педагогика техникумында (1926), Мәскәүдәге татар мәктәбендә (1927-1929), Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университетында (1929-1934), Арча педагогика училещесындә (1940-еллар). 1948 елда советка каршы эшчәнлек алып баруда гаепләнеп, 10 елга хөкем ителә. Акланганнан соң (1956) Татарстан укытучылар хәзрлеген күтәрү институтында эшләгән.
Хәлим Искәндәрев | |
---|---|
Туган | 1888 Арслан, Зылатаус өязе, Уфа губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 1958 Казан, РСФСР, СССР |
Әлма-матер | «Рәсүлия» мәдрәсәсе һәм «Галия» мәдрәсәсе |
Эш бирүче | Ил теле, Тум татар педагогия укуханәсе, И.В. Сталин исемендәге Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университеты, Арча педагогика көллияте һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе |