Ил (гәҗит)
«Ил» — иҗтимагый-сәяси гәҗит. 1913 елның 22 октябреннән 1918 елның 16 апреленә кадәр Санкт-Петербург (1914 елның ноябренә кадәр) һәм Мәскәү шәһәрләрендә атнага 3 тапкыр татар телендә нәшер ителә, барлыгы 292 саны чыга. Нәшир – Гаяз Исхакый, мөхәррирләр – Гаяз Исхакый, Нәҗип Гасрый.
Ил | |
Tөр |
иҗтимагый-сәяси газета |
---|---|
| |
Гамәлгә куючы | |
Баш мөхәрир | |
Нигезләнгән |
1913 |
Сәяси тараф |
милли-либерал газета |
Тел | |
Публикацияләр туктату |
16.04.1918 |
Төп офис |
Тарих
үзгәртүГаяз Исхакый тарафыннан нигезләнгән «Ил» газетасы 1913 елның 22 октябрендә Петербургта чыга башлаган. 1914 елның ноябреннән 1915 елның март ахырына кадәр Мәскәүдә басыла һәм патша хакимияте боерыгы буенча ябыла.
1917 елның 23 мартында «Ил» газетасы яңадан чыга башлый.
Ябылу
үзгәртү1918 елның 15 апрелендә Үзәк Мөселман (Татар-Башкорт) комиссариаты рәисе Мулланур Вахитов һәм матбугат эшләре буенча комиссар Мөхәммәтһади Килдебәков шундый документка кул куйганнар:
«Эчке Россия мөселман эшләре буенча Комиссариатның 12 апрелендәге һәм Милләтләр эше буенча Халык комиссарының 13 апрелендәге карары нигезендә Мәскәүдә чыгып килгән «Ил» газетасы, контрреволюцион юнәлеше һәм Татар-Башкорт җөмһүриятенә провокацион мөнәсәбәте өчен ябыла. Бу карарны үтәү Комиссариат әгъзасы Алеевка йөкләнә»[1]
«Ил» газетасының 1918 елның 16 апрелендәге соңгы 31нче (134нче) саны 15 данә генә дөнья күрә: Совет органнары аны күбәйтеп басуны тыялар. Әлеге сан бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның үлүенә 5 ел тулуга багышланган була.
Газета мөхәррире Гаяз Исхакый, үч алудан шикләнеп, Мәскәүдән китәргә мәҗбүр була[2].
Большевиклар «Ил» газетасының конфискация ителгән басмаханәсен һәм кәгазен татар телендә чыгучы «Кызыл Армия» исемле хәрби һәм кырымтатар телендә чыгучы «Янъы дюнья» (Yañı Dünya, Яңа дөнья)[3] коммунистик газеталарын чыгару өчен файдалана[4].
«Ил»нең ябылуы турында «Алтай» газетасы
үзгәртүДимәк, «Ил»не яптылар. Кем япкан? «Алтай», «Халык дошманы». 22.04.1918
|
Чыганаклар
үзгәртү- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Сылтамалар
үзгәртү- Тәлгат Насыйров. Октябрь һәм эзәрлекләнгән татар матбугаты. Казан утлары, 2005 ел, № 10, 157-175нче бит.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Политика Советской власти по национальным делам за три года. 1917 ― ноябрь 1920. М., 1920. С.80―81
- ↑ Исхакый Гаяз. Гәзитчелек эшендә 25 ел. // «Әдәби җомга», 1992 ел, 24 апрель
- ↑ YAÑI DÜNYA GAZETESİ 100 YAŞINDA! kiriminsesigazetesi.com, 28.11.2018
- ↑ Тәлгат Насыйров. Октябрь һәм эзәрлекләнгән татар матбугаты. Казан утлары, 2005 ел, № 10, 169нчы бит
- ↑ Тәлгат Насыйров. Октябрь һәм эзәрлекләнгән татар матбугаты. Казан утлары, 2005 ел, № 10, 173-174нче бит