2 август
2 август — Милади тәкъвимендә сигезенче айның икенче көне. Ел ахырына кадәр 151 көн кала.
← август → | ||||||
Дш | Сш | Чш | Пҗ | Җм | Шм | Як |
1 | ||||||
2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 |
9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 |
16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 |
23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 |
30 | 31 | |||||
2021 ел |
Дөнья тарихында бу көн:
Дөньяви бәйрәмнәр һәм истәлекле вакыйгаларҮзгәртү
ХалыкараҮзгәртү
- БСО — Бөтендөнья күкрәк сөте белән имезүне популярлаштыруга багышланган атналыгының икенче көне (фр. Première journée internationale de la Semaine mondiale de l’allaitement maternel).[1]
МиллиҮзгәртү
- Македония — җөмһүрият көне (мак. Ден на Републиката).
Һөнәри, җәмгыяви һәм өлкә бәйрәмнәреҮзгәртү
- Халыкара чегәннәр геноцидын искә алу көне (пол. Dzień Pamięci o Zagładzie Romów, укр. Міжнародний день голокосту ромів).
- Азәрбайҗан — Милли кинематограф көне (әзери. Azərbaycan Kinosu Günü, рус. День национального кино Азербайджана).
- Белорусия, Русия Федерациясе, Украина — Һава-десант гаскәрләре көне (белар. Дзень паветрана-дэсантных войскаў, рус. День Воздушно-десантных войск, укр. День аеромобільних військ).
- Болгария — Элҗен көне күтәрелеше еллыгы (болг. Годишнина от Илинденско-Преображенското въстание).
- Сербия — Авиация көне (серб. Дан авијације Србије, рус. День авиации Сербии).[2][3]
- Русия Федерациясе:
- Архангельск өлкәсе/ Ненец автономияле округы һәм Коми Республикасы — Болан көне (рус. День оленя).
- Красноярск крае/ Эвенк районы — "Эвенкия табигате көне" бәйрәме (рус. Праздник «День Эвенкийской природы»).[4]
ВакыйгаларҮзгәртү
- 1776 — 4 июль кабул ителгән АКШ бәйсезлеге турындагы декларацияне имзалау тантанасы уза.
- 1870 — Темза астында пассажир вагоны хәрәкәте ачыла (рәсемдә).
- 1934 — Гитлер / Өченче рейхның фюреры булып игълан ителә.
- 1945 — Потсдам конференциясе тәмамлана.
- 1972 — Мисыр һәм Ливия бер дәүләткә берләшү турындагы килешүне имзалыйлар.
- 1990 — Гыйрак гаскәрләренең Күвәйткә һуҗүме.
ТууларҮзгәртү
Шулай ук карагыз: Төркем:2 август көнне туганнар
- 1895 — Хәсән Урманов, татар җәмәгать эшлеклесе, революционер.
- 1935 — Клара Зинәтуллина, татар тел галиме.
- 1970 — Лилия Хәмитова, татар җырчысы.
ВафатларҮзгәртү
Шулай ук карагыз: Төркем:2 август көнне вафатлар
- 1589 — Генрих III, Франция патшасы.
- 1922 — Александр Белл, шотланд кәшефчесе.
- 1984 — Зөһрә Бәйрәшева, җырчы (лирик сопрано), педагог.
- 1984 — Бибинур Галиуллина, Мәскәү, Күчмә театрлар актрисасы, ТАССР атказанган артисты.
- 2005 — Раил Кузеев, этнология һәм этнография белгече.
СынамышларҮзгәртү
- Керәшен татарлары 2 августны элҗен көне дип атыйлар: «Элҗен көне төшкә чаклы җәй, төштән соң көз», «Элҗен көне өйләдән соң көз». Шушы көнне умартачылар арасында кәрәз ватып бал алу йоласы бар.
- Элҗен көн яңгыр яуса, илле көн яңгыр явар.
ЧыганакларҮзгәртү
- Без бер тамырдан: Керәшен татарларының этногенезын һәм этнографиясен өйрәнү буенча урта гомуми белем мәктәпләре өчен уку ярдәмлеге/Төзүчесе Н.В. Максимов. – Казан: Мәгариф, 2002. – 223б. ISBN 5-7761-1255-9
Дини бәйрәмнәр һәм истәлекле даталарҮзгәртү
Исем бәйрәмнәреҮзгәртү
Шулай ук карагызҮзгәртү
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ (фр.) Événement de l'OMS
- ↑ (серб.) Дан авијације Србије
- ↑ (рус.) 2 августа - День авиации Сербии
- ↑ (рус.) Праздник «День Эвенкийской природы»