Потсдам конференциясе
Потсдам конференциясе - 1945 елның 7 июль-2 августында Потсдам шәһәренең Цецилиенһоф сараенда узган Икенче Бөтендөнья сугышында антиһитлер бердәмлегенең җитәкчеләре сөйләшүләрдә сугыштан соң Аурупаның язмышын билгелиләр. Потстамда Зур өчлек: Сталин, Трумен, Чөрчилл соңгы тапкыр очраша (сөйләшүләр ахырында Чөрчилл урынында яңа сайланган премьер Эттли катнаша).
![](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/1/1b/L_to_R%2C_British_Prime_Minister_Winston_Churchill%2C_President_Harry_S._Truman%2C_and_Soviet_leader_Josef_Stalin_in_the..._-_NARA_-_198958.jpg/300px-L_to_R%2C_British_Prime_Minister_Winston_Churchill%2C_President_Harry_S._Truman%2C_and_Soviet_leader_Josef_Stalin_in_the..._-_NARA_-_198958.jpg)
![](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/2/2c/Schloss_Cecilienhof_007.jpg/300px-Schloss_Cecilienhof_007.jpg)
Зур өчлек 1943 елда Тәһранда, 1945 ел башында Ялтада һәм Потсдамда очраша.
Карарлар
үзгәртү- Оккупация вакытында Алманиядә денацификация, демилитаризация, демократизация, децентрализация һәм декартелизация уздырыласы
- Алманиянең бердәмлеге игълан ителә
- Алманиядә югары хакимият ССРБ, АКШ, Бөекбритания, Франция кораллы гаскәрләр сәргаскәрләре тарафыннан үз оккупация зонасында башкарыла
- Алманиянең территориясе кыскартыла, алынган җирләр Польша, ССРБга тапшырыла.
- Репарация түләүләре билгеләнә
- ССРБ өч айдан соң Япониягә сугыш игълан итәсе
- Алдан килешү буенча Корея ССРБ һәм АКШ оккупацион зонасында бүленәсе
Потсдам конференциясендә берекләр арасында килеп чыккан каршылыклар тиздән Салкын сугышка китерә.
Сылтамалар
үзгәртү- Берлинская (Потсдамская) конференция 1945 г. 2018 елның 25 май көнендә архивланган. на сайте Минобороны России
- Потсдамская конференция (17 июля-2 августа 1945 г.) Архивные фотодокументы, запечатлевшие Потсдамскую конференцию.