Күвәйт
Күвәйт (гар. كويت), рәсми исеме – Күвәйт дәүләте (гар. دولة الكويت; Дәүләт әл-Күвәйт) – Көньяк-көнбатыш Азиядәге дәүләт. Төньякта һәм көнбатышта Гыйрак белән һәм көньякта Согуд Гарәбстаны белән чиктәш. Көнчыгыштан Фарсы култыгы белән юыла. Башкаласы – Әл-Күвәйт шәһәре.
Тарих
үзгәртү- Төп мәкалә: Күвәйт тарихы
- Күвәйткә XVIII гасырда Нәҗддән күчеп килгән Анаиз бәдәви кабиләсеннән бер төркем тарафыннан нигез салына. Алар Тигр елгасы тамагыннан түбәндәрәк Бәну Халидка нигез салалар. Аның башына 1762нче елда Күвәйтнең беренче әмире Сабах I баса.
- Уңышлы җирдә урнашуы сәбәпле Бәну Халид сәүдә үзәгенә әверелә һәм Хәлеб, Багдад һәм Госманлы дәүләте белән сәүдә итә башлый.
- Тора-бара Күвәйт Госманлы дәүләте белән Бөекбритания арасында низаг килеп чыгуына сәбәпче була.
- 1899, 23 январь – Британия белән Күвәйт арасында шартнамә төзелә. Бу шартнамә буенча Күвәйтнең тышкы сәясәте һәм куркынычсызлык идарәсе Британия кулына күчә.
- 1913, 27 октябрь – шәех Мөхәммәт Британиягә Күвәйт нефтен монополия буларак чыгарырга рөхсәт бирә.
- 1914 – Британия Күвәйтне үз протектораты астындагы бәйсез дәүләт буларак кабул итүче шартнамә имзалый.
- 1927 – Күвәйтнең әлегәчә үзгәрүсез сакланып калган чикләре билгеләнә.
- 1961, җәй – Британияның соңгы гаскәрләре Күвәйттән чыга.
- 1961, 19 июнь – Күвәйт бәйсезлеген игълан итә. 1980нче елларда Иран-Гыйрак сугышында Иранның Ислам революциясын Күвәйткә җәелдерүеннән куркып, Гыйрак яклы була.
- 1990, 2 август – Гыйрак Күвәйтне басып ала.
- 1991, январь – февраль – Күвәйт нефтенең төп сатып алучысы булган АКШ, коалиция төзеп, Күвәйтне азат итә. Гыйраклылар бик күп нефть чыгару җайланмаларына ут төртеп китәләр.
Дәүләт төзелеше
үзгәртү1962нче елда кабул ителгән Конституция буенча Күвәйт – конституцион монархия. Дәүләт башында әмир тора. Әмир премьер-министрны билгели, парламентны таркату хокукына ия һәм гаскәр башлыгы булып санала.
Закон чыгару хокукы әмирдә һәм бер палаталы парламентта (Милли Мәҗлес) бар.
Административ бүленеш
үзгәртүКүвәйт районнардан торучы 6 провинцияга (мохафаза) бүленгән:
- Әл-Әхмәди
- Әл-Фәрвания
- Әл-Асима
- Әл-Җәхра
- Хавалли
- Мөбарак әл-Кәбир
Географик мәгълүмат
үзгәртүКүвәйт Гарәбстан ярымутравының төньяк-көнчыгышында һәм Фарсы култыгының Бубиян, Файлака, Варба, Куббар, Кару, Өмм-әл-Мәрадим һ.б. утрауларында урнашкан.
Территорияның зур өлеше чүлләр белән капланган. Иң югары ноктасы – диңгез өслегенә карата 290 м.
Икътисад
үзгәртүИлдә нефть һәм табигый газ табыла, сәүдә чәчәк ата, тотрыклы банк системасы бар. Тик нефтька бәйлелеге артык зур, шулай ук Күвәйт чит илләрдән керүче азык-төлеккә һәм чималга нык бәйле. Шәһәр халкы 98 % тәшкил итә.
Халык
үзгәртү2011 елгы халык санын алу нәтиҗәләре ил халкының 3,1 миллион кеше тәшкил итүен күрсәткән, шул исәптән 1,1 миллион ил гражданы һәм 2,0 миллион гражданлыгы булмаганнар[37].
Дин
үзгәртүКүвәйт халкының 75 % ы — мөселманнар, аларның 60—70 % ы — мәлики, хәнбәли мәзһәбе сөнниләре, 30—40 % ы шигыйлар, нигездә, 1979 елда Ираннан качкан фарсылар. Күвәйтнең рәсми дине — ислам. Якынча 450 000 экспатриант-христианнар, 600 000 һинд дине вәкиле һәм 100 000 буддачылык тарафдары бар[38].
Дәүләт гимны
үзгәртү“Күвәйт Ватан нәшиде” (النشيد الوطني الكويتي) гимны сүзләрен шагыйрь Әхмәд әл-Гадвани (أحمد العدواني), көен көйязар Ибраһим әс-Сулә ( إبراهيم الصولة) иҗат иткән. Оркестр һәм хор өчен аранжировкасын Әхмәд Гали Мөхәммәд (أحمد علي محمد) исемле музыкант ясаган. Гимн 1978 елның 25 февралендә рәсмиләштерелгән. Моңа кадәр Күвәйттә “Әмирне сәламләү” исемле гимн кулланыла иде.
Хәзерге заман текстының беренче алты юлы җыйнак вариант буларак башкарыла. Гимнның төп өч куплеты исә бик тирән һәм кайвакыт читләтебрәк тә әйтелгән мәгънәләргә бай. Әйтик, беренче куплетта “Коръән” сүзе юк, ләкин ул тулысынча Ислам диненең изге китабына багышланган. Татар теленә тәрҗемә бу “серлелек”тән азат.
Гимн көн саен иртә белән мәктәпләрдә һәм радио-телевизиядә уйнала. Ләкин, әйтергә кирәк, илдәге рәсми чараларда ул тулысынча бик сирәк башкарыла. Күбрәк җыйнак вариант белән генә чикләнәләр. Иң бәләкәй гарәп иле белән Татарстан арасында “паральлельләр” җиңел үткәрелә.
Текст астындагы сылтамада — гимнның хор тарафыннан тулысы белән башкарылуы үрнәге.
وَطَنِي الْكُوَيْتَ سَلِمْتَ لِلْمَجْدِ
وَعَلٰى جَبِيْنِكَ طَالِعُ السَّعْدِ جوقة: وَطَنِي الْكُوَيْتَ سَلِمْتَ لِلْمَجْدِ وَعَلٰى جَبِيْنِكَ طَالِعُ السَّعْدِ وَطَنِي الْكُوَيْتَ وَطَنِي الْكُوَيْتَ وَطَنِي الْكُوَيْتَ سَلِمْتَ لِلْمَجْدِ ١ يَا مَهْدَ آبَاءِ الْأُوْلٰى كَتَبُوْا سِفْرَ الْخُلُوْدِ فَنَادَتِ الشُّهُبُ اَللّٰهُ أَكْبَرُ إِنَّهُمْ عَرَبُ طَلَعَتْ كَوَاكِبُ جَنَّةِ الْخُلْدِ جوقة ۲ بُوْرِكْتَ يَا وَطَنِي الْكُوَيْتَ لَنَا سَكَنًا وَعِشْتَ عَلِى الْمَدٰى وَطَنَا يَفْدِيْكَ حُرٌّ فِيْ حِمَاكَ بَنٰى صَرْحَ الْحَيَاةِ بِأَكْرَمِ الْأَيْدِيْ جوقة ٣ نَحْمِيْكَ يَا وَطَنِيْ وَشَاهِدُنَا شَرْعُ الْهُدٰى وَالْحَقُّ رَائِدُنَا وَأَمِيْرُنَا لِلْعِزِّ قَائِدُنَا رَبُّ الْحَمِيَّةِ صَادِقُ الْوَعْدِ جوقة |
Watanım Küwäyt, nasıybıñ — şöhrät-dan,
İmin yazmışıñnan mäñge xozurlan. Quşımta: Watanım Küwäyt, nasıybıñ — şöhrät-dan, İmin yazmışıñnan mäñge xozurlan. Watanım Küwäyt, Watanım Küwäyt, Watanım Küwäyt, nasıybıñ — şöhrät-dan. I İñderelgän ata-baba çorında, Mäñgelek Kitabı dip Ğäläm atıy, — Allah äkbär, Qor’än ğäräp xalqında Sünmäs ocmax yoldızı kebek balqıy. Quşımta. II Möbaräk bul, Küwäyt, bezne, Watanım, İmin yäşätergä dip can atasıñ, Buldıruğa ixlas itep saqladıñ İgelek qorallı tormış binasın. Quşımta. III Bez Watannı saqlarğa şähadätle, Östen totıp qanunnarnı, xaqlıqnı. Häm yulbaşçı Ämirebez — quätle, Maqsat-wäğdäsenä ul turılıqlı. Quşımta. |
Ватаным Күвәйт, насыйбың — шөһрәт-дан,
Имин язмышыңнан мәңге хозурлан. Кушымта: Ватаным Күвәйт, насыйбың — шөһрәт-дан, Имин язмышыңнан мәңге хозурлан. Ватаным Күвәйт, Ватаным Күвәйт, Ватаным Күвәйт, насыйбың — шөһрәт-дан. I Иңдерелгән ата-баба чорында, Мәңгелек Китабы дип Галәм атый, — Аллаһ әкбәр, Коръән гарәп халкында Сүнмәс оҗмах йолдызы кебек балкый. Кушымта. II Мөбарәк бул, Күвәйт, безне, Ватаным, Имин яшәтергә дип җан атасың, Булдыруга ихлас итеп сакладың Игелек кораллы тормыш бинасын. Кушымта. III Без Ватанны сакларга шәһадәтле, Өстен тотып кануннарны, хаклыкны. Һәм юлбашчы Әмиребез — куәтле, Максат-вәгъдәсенә ул турылыклы. Кушымта. |
[[1]]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ ЮНЕСКО-ның статистика институты
- ↑ 2,0 2,1 https://onzetaal.nl/taaladvies/advies/iraki-irakis
- ↑ 3,0 3,1 http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
- ↑ The National Terminology Database for Irish — 2006.
- ↑ https://www.workwithdata.com/place/kuwait
- ↑ https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/asia
- ↑ https://www.ncnk.org/sites/default/files/content/resources/publications/NCNK_Issue_Brief_DPRK_Diplomatic_Relations.pdf
- ↑ https://www.oic-oci.org/states/?lan=en
- ↑ https://en.wikipedia.org/wiki/African_Development_Bank
- ↑ https://www.interpol.int/Member-countries/World — Интерпол.
- ↑ https://www.interpol.int/Who-we-are/Member-countries/Asia-South-Pacific/KUWAIT
- ↑ https://www.opcw.org/about-opcw/member-states/ — ХКТО.
- ↑ https://www.opcw.org/about-us/member-states/kuwait
- ↑ https://www.iho.int/srv1/index.php?option=com_wrapper&view=wrapper&Itemid=452&lang=en — Халыкара гидрография оешмасы.
- ↑ http://www.unesco.org/eri/cp/ListeMS_Indicators.asp
- ↑ http://www.upu.int/en/the-upu/member-countries.html
- ↑ https://www.upu.int/en/Universal-Postal-Union/About-UPU/Member-Countries?csid=-1&cid=168
- ↑ https://www.itu.int/online/mm/scripts/gensel8
- ↑ http://icdo.org/who-we-are/members/member-states.html
- ↑ https://public.wmo.int/en/members/kuwait
- ↑ https://www.who.int/choice/demography/by_country/en/
- ↑ https://www.wcoomd.org/-/media/wco/public/global/pdf/about-us/wco-members/list-of-members-with-membership-date.pdf
- ↑ https://en.wikipedia.org/wiki/List_of_parties_to_the_Treaty_on_the_Non-Proliferation_of_Nuclear_Weapons
- ↑ 24,00 24,01 24,02 24,03 24,04 24,05 24,06 24,07 24,08 24,09 24,10 24,11 24,12 24,13 24,14 24,15 24,16 24,17 24,18 24,19 24,20 24,21 24,22 24,23 (unspecified title) — база данных Всемирного банка.
- ↑ 25,0 25,1 https://data.worldbank.org/indicator/NY.GDP.MKTP.CD — Бөтендөнья банкы.
- ↑ Отчёт о развитии человечества — Программа развития ООН, 2022.
- ↑ http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS
- ↑ http://chartsbin.com/view/edr
- ↑ 29,0 29,1 29,2 World Plugs / мөхәррир Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе
- ↑ Distribution of the four schools of Islamic jurisprudence // Islamic Jurisprudence & Law — Университет Северной Каролины, 2009.
- ↑ ЮНЕСКО-ның статистика институты
- ↑ ЮНЕСКО-ның статистика институты
- ↑ 2021 Democracy Index — EIU, 2022.
- ↑ 34,00 34,01 34,02 34,03 34,04 34,05 34,06 34,07 34,08 34,09 34,10 34,11 34,12 https://www.bti-project.org
- ↑ 35,0 35,1 https://bti-project.org/en/reports/country-dashboard/KWT
- ↑ https://happyplanetindex.org/countries/?c=KWT
- ↑ Kuwait Population Growth(ингл.)
- ↑ Kuwait Religion, Economy and Politics(ингл.)