Күвәйттә ислам

Күвәйттә ислам (гарәп. الإسلام في الكويت‎)— Күвәйт территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Күвәйт халкының (4 млн 270 мең кеше) 74,60 % ы (2 млн 170 мең кеше) (бөтендөнья мөселманнарының 0,20 % ы) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Ил Конституциясе «дәүләт дине — ислам, шәригать — законнарның төп чыганагы», дип белдерә, шулай ук барлык конфессияләр өчен дин иреген тәэмин итә[2].

Күвәйт башкаласында урнашкан шигый Имам Хөсәен мәчете(ингл.). 1986 елда төзелгән

ТарихҮзгәртү

Төп мәкалә: Күвәйт тарихы

Күвәйт VII гасырдан башлап мөселман динендәге конституцион монархия булып тора. Күвәйт халкының 75 % ы — мөселманнар, аларның 60 % ы — мәлики, хәнбәли мәзһәбе сөнниләре. Шигыйлар, нигездә, 1979 елда Ираннан качкан фарсылар. Калганнары — Филипин һәм төрле Якын Көнчыгыш илләреннән килгән христианнар[3]. Җәмгыятьнең элитасы, шул исәптән король гаиләсе — сөнниләр. Күпмедер дәрәҗәдә сөнниләр шигыйлар белән чагыштырганда сәяси һәм икътисади өстенлекләргә ия, әмма биредә күрше гарәп илләренә караганда дискриминация күпкә азрак.

1600 елларда хәзерге вакытта Күвәйт булып саналган җир Госманлы империясенең бер өлеше булган, ил белән идарә итүче шәехләр шактый мөстәкыйль сәясәт алып барган.

1899 елда Бөекбритания протектораты булган.

1937 елда нефть запаслары табылгач, ил икътисады шактый үзгәргән һәм инфраструктура яхшырган.

1961 елда Бөекбританиядән бәйсезлек алган. Ил башлыгы «әмир» титулы ала. Гарәп дәүләтләре лигасына кушыла. Гыйрак моңа каршы чыга.

1980 елда Иран-Гыйрак сугышында Гыйракны яклый, моның өчен Иран Күвәйтнең нефть ятмаларын бомбага тота, илдәге шигыйлар арасында фетнә уята.

1990 елның августында Гыйрак гаскәре Күвәйтка керә һәм аны аннексияли.

1991 елда 28 илнең хәрби көче белән Күвәйт Гыйрак гаскәреннән азат ителә.

2003 елда (АКШ Гыйрак лидеры Сәддам Хөсәенне бәреп төшерүне җитәкләгәч) Гыйрак белән икенче сугыш башлана[4].

2006 елда беренче мәртәбә хатын-кызлар парламент сайлауларында 28 кандидат куеп катнаша.

2009 елда Күвәйт югары суды хиҗабны йөртү мәҗбүри түгел дигән карар кабул итә[5].

Хәзерге заманҮзгәртү

Күвәйткә күчеп килгән кешеләр ил халкының 70 % ын тәшкил итә, шул исәптән 1,1 миллион гарәп экспатриантлары һәм 1,4 миллион Азия экспатриантлары. Хөкүмәт статус-кво саклап калу өчен, Күвәйт гражданлыгын чит ил кешеләренә сирәк бирә (1981 елгы канун мөселманнарга бирергә рөхсәт иткән). 2013 елда 4000 бәдәвигә гражданлык бирелгән.

2011 елгы халык санын алу нәтиҗәләре ил халкының 3,1 миллион кеше тәшкил итүен күрсәткән, шул исәптән 1,1 миллион ил гражданы һәм 2,0 миллион гражданлыгы булмаганнар[6].

Ил халкының 70 % экспатриантлардан тора, халыкның 60 % ы — гарәпләр, алар үз эченә экспатриантларны да ала. Илдә эмигрантларның иң зур җәмгыятьләре — Һиндстаннан һәм Мисырдан. 2005 елдан 2006 елга кадәр Күвәйтнең төп халкы нибары 3,3 % ка, ә чит ил кешеләре саны 6,7 % ка арткан. Күвәйт хөкүмәте 2013 елдан башлап, һәр елны илдәге экспатриантлар санын 100 000 кешегә киметергә тырыша[7].

Күвәйттә берничә җирле төркем бар, шул исәптән Нәҗд, Гыйрак, Бәһрәйн һәм Көнчыгыш Гарәбстан гарәпләре, шулай ук этник фарсылар. 2013 елда алынган саннар (этник төркемнәр):

Күвәйттә һиндлеләрнең гомуми саны 825 000 кеше тәшкил итә, шул исәптән Һиндстан экспатриантлары һәм Күвәйтнең Һиндстаннан чыккан үз гражданнары. Мисырлылар — Күвәйттә 500 000 кешедән артык халкы булган иң зур гарәп җәмгыяте.
Күвәйт гражданлыгы алмаганнар саны:

Күвәйтнең күпчелек халкы — мөселманнар, рәсми тел — гарәп теле. Якынча 450 000 экспатриант-христианнар, 600 000 һинд дине вәкиле һәм 100 000 буддачылык тарафдары бар. Мөселманнарның 70 % ы — сөнниләр, 30 % ы — шигыйлар[8].

Мөселманнарны башка дингә өндәү, мөселманлыктан ваз кичү кануни тыела[9].

МәчетҮзгәртү

 
Күвәйтнең Зур мәчете

Күвәйтнең Зур мәчетеКүвәйт дәүләтендәге иң зур мәчет. Гомуми мәйданы 45 000 квадрат метр. Мәчет гөмбәзенең диаметры 26 метр, манарасының биеклеге 43 метр. Мәчет 10 000 ир-атны, 950 хатын-кызны төп гыйбадәт залында сыйдыра ала.

СылтамаларҮзгәртү

Моны да карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү