Гарәп теле

афразия макрогаиләсенең семит гаиләсенә кергән тел
(Гарәпчә битеннән юнәлтелде)

Гарәп теле (гарәп. اللغة العربية‎‎, al-luġa al-ʿarabiyya) — Афразия макрогаиләсенең семит гаиләсенә кергән тел.

Гарәп теле
Үзисем:

العربية

Илләр:

Алжир, Бәһрәйн, Мисыр, Көнбатыш Сахара, Үрдүн, Гыйрак, Йәмән, Катар, Коморлар, Күвәйт, Лөбнан, Ливия, Мавритания, Марокко, БГӘ, Оман, Фәлестин, Согуд Гарәбстаны, Сүрия, Судан, Тунис , Комор Утраулары, Җибути, Сомали, Эритрея — күпчелек халык; Исраил, Иран, Төркия, Франция — милли азчылык.

Күзәтүдә тора:

Каһирә гарәп теле академияясе[d], Димәшкъ гарәп теле академиясе[d], Верховный Совет по арабскому языку в Алжире[d], Международный Совет по арабскому языку[d], Израильская академия арабского языка[d], Иракская академия наук[d], Тунис фәннәр академиясе[d] һәм Иорданская академия арабского языка[d]

Сөйләшүчеләр саны:

260 – 323 миллион кеше

Дәрәҗә:

2

Халәт:

иминлектә[d][1]

 Классификация
Төркем:

???

Язу:

гарәп язуы[d]

Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97:

ара 050

ISO 639-1:

ar[2]

ISO 639-2:

ara[2]

ISO 639-3:

ara[2]

Таралыш

үзгәртү

Гарәп телендә туган тел буларак якынча 280 млн кеше сөйләшә, шуларның күпчелеге Якын Көнчыгышта һәм Төньяк Африкада яши.

Башка телләр белән мөнәсәбәт

үзгәртү

Гарәп теленнән Ислам дөньясының башка телләрендә (аеруча төрки, урду һәм фарсы телләрендә) алынмалар күп. Урта гасырларда әдәби гарәп теле Европада төп мәдәният этәргече булып торган, бу бигрәк тә фән, математика һәм фәлсәфә өлкәләрендә чагылыш тапкан. Шуның нәтиҗәсендә күп Европа телләрендә шулай ук гарәп сүзләре бар. Урта Диңгез телләрендә гарәп теле тәэсирен күреп була, бигрәк тә испан, португаль һәм сицилия телләрендә. Моның сәбәбе Иберия ярымутравының кайбер өлешләрендә (Аль-Андалус) гарәпләрнең 700 ел идарә итүендә ята.

Гарәп телендә шулай ук башка телләрдән (шулар арасында борынгы заманнарда — яһүд, грек, фарсы, сириак (арамей теленең урта диалекты) телләреннән, урта гасырларда — төрек теленнән һәм хәзерге вакытта — Европа телләреннән) алынма сүзләр бар.

Орфография

үзгәртү

Гарәпчә уңнан сулга язалар. Күпчелек хәрефләр бер-берсе белән тоташып языла, әмма берничә хәреф ا،و،د،ذ،ر،ز сулдан тоташтырып язылмый. Кайбер хәрефләр икешәр, я өчәр, я дүртәр итеп тоташып лигатуралар (кушма хәрефләр) хасил итәләр. Сузыкларны күрсәтү өчен махсус тамгалар - хәрәкәләр кулланылырга мөмкин, алар күбесенчә очракта язуда күрсәтелми. Шулай ук хәрефнең икеләтеп укылышы һәм сузыксыз хәрефне күрсәтү өчен хәрәкәләр бар. Гарәп теле борынгы финикий әлифбасыннан килеп чыккан.

Синтаксис

үзгәртү

Гарәп телендә сүзләрнең берлек, икелек һәм күплек саннары бар. Исем категориясенә керә торган сүзләр ике җенескә бүленә. Шулай ук фигыльләр дә ике җенескә бүленә һәм берлек, икелек һәм күплек санда үзгәрә. Гарәп теле флектив телләргә керә, ягъни сүзнең тамыры үзгәрергә мөмкин. Гарәп телендә ال билгеле булу артикле кулланыла.

Лексика

үзгәртү

Кайбер гарәп сүзләре:

Гарәпчә Укылыш Тәрҗемә
انا 'әнә мин
معلم мүааллим укытучы
طبيب табиб табиб
مهندس мүһәндис инженер
إسمي 'исми минем исемем...
اهلاوسهلا әһлән уә сәһлән рәхим итегез
من تترستان мин тәтәристан Татарстаннан
من مصر мин мыср Мисырдан
من الجزائر минәл җәза'ир (әдәби гарәп телендә әйтелеше)/минәл жәза'ир (Алжир сөйләшендә әйтелеше) Алжирдан
من المملكة العربية السعودية минәл мәмләкә л арәбийя саудия Согуд Гарәпстаныннан
من المغرب минәл мәгъриб Мароккодан
من الأردن минәл үрдүнн Иорданиядән
نعم нәамъ әйе
لا лә юк
جيد جدا җәидд җиддән бик яхшы
شكرا шүкрән рәхмәт

Әдәбият

үзгәртү

Җ.Зәйнуллин - Гарәп теле. Башлап өйрәнүчеләр өчен кулланма - Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1992 - ISBN 5-298-00301-X
Нурислам Ибраһим - Гарәби әңгәмә үрнәкләре - Казан, 1999 - ISBN 5-8177-0016-6
• تعليم اللغة العربية - Пресс, Ltd

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү
 
Википедия

Википедиянең
гарәп телендә бүлеге бар!
ar:«الصفحة الرئيسية»

  1. Красная книга языков ЮНЕСКО
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 2,7 2,8 Language