Бәхрәйн
Бәхрәйн (рәсми Бәхрәйн Мәмләкәте; гарәп. مملكة البحرين) — Фарсы култыгындагы Бәхрәйн архипелагында урнашкан дәүләт. Гарәп дәүләтләре арасында иң кечкенәсе. Бәхрәйн Согуд Гарәбстаны көнчыгыш ярларыннан 16 км ераклыктагы өч чагыштырмача зур һәм күпсанлы вак утрауларда урнашкан. Согуд Гарәбстаны белән машина күпере аркылы тоташкан.
Тарих
үзгәртүБ.э.к. III меңьеллыкта Бәхрәйн җирләрендә алга киткән цивилизация булган. Дилмун дәүләте дип аталучы дәүләт шумерларны һәм башка Елгаара халыкларын Һинд елгасы буе халыклары белән бәйләүче диңгез юлында ятучы мөһим сәүдә үзәге булган.
- IV–VI гасырлар да Сасанидлар дәүләтенә керә, аннары Гарәп хәлифәлегенә керә.
- IX–XI гасырлар – карматлар дәүләте үзәге.
- XIII гасыр урталары – бәйсезлек ала, тик күп тә үтми, ул Ормуз әмирлеге составына керә.
- XVI–XVII гасырлар – Португалия хакимлеге астында.
- XVII–XVIII гасырлар – сәфәви Иран составында.
- 1780нче еллар – яңадан бәйсезлек игълан ителә.
- XIX гасыр – Бәһрәйнгә инглизләр үтеп керә.
- 1871 – Бөекбритания протекторатын урнаштыра, ләкин чынлыкта ул колониягә әверелә.
- Беренче бөтендөнья сугышы – Бөекбританиянең зур хәрби базасы корыла. Иран хөкүмәте Бәһрәйнне хаксыз рәвештә тартып алынган Иран җире дип исәпли.
- Икенче бөтендөнья сугышы – Бөекбритания хөкүмәте Бәһрәйнгә зур гаскәр контингентын кертә. 1946 елдан Манама – Фарсы култыгындагы Британия хакимияте башлыгының резиденциясы.
- 1971 елның 14 августы – бәйсезлек бирелә.
Халык
үзгәртү2007 елда 708573 кешелек халыкның якынча яртысы нигездә Ираннан күчеп килгән эшче-иммигрантлар һәм аларның гаилә әгъзалары булган. Бәһрәйндә Европа һәм Көньяк Азия халыклары вәкилләре күп. Рәсми тел – гарәпчә, шулай ук инглиз, фарсы һәм урду телләре дә кулланыла.
Халык тыгызлыгы – 1 142,9 кеше/км².
Халыкның якынча 30 % 15 яшькәчә, 68 % – 15 тән 65 яшькә кадәр, 3,2 % – 65 яшьтән олы кешеләрдән тора.
Дин
үзгәртүХалыкның якынча 85 % ы – мөселман, шуларның 75 % – шигыйләр һәм 25 % – сөнниләр (шулай ук идарә итүче гаилә дә сөнни). Шулай ук христианнар (грек православие чиркәве), яһүдиләр, бәһаичылар, Һинд дине тарафдарлары, буддачылык вәкилләре һәм парслар очрый.
Дәүләт төзелеше
үзгәртүБәһрәйн – конституцион монархия. Дәүләт башында король тора. Хөкүмәтне премьер-министр җитәкли. Кабинет 23 министрдан гыйбарәт.
Ике палаталы парламент. Түбәнгесе – Халык вәкилләре палатасы халык тарафыннан сайланган депутатлардан тора, Югарыгысының вәкилләрен король билгели. Ике палатада да 40шар кеше.
Икътисад
үзгәртүИлдә нефть һәм газ чыгарыла, алга киткән банк секторы, туризм, әлүмин җитештерү бар. Бәһрәйн азык-төлек белән тулысынча диярлек үз-үзен тәэмин итә.
Шулай ук тискәре яклар да бар – югары эшсезлек дәрәҗәсе (15 %), нефтьнең бетүе, дәүләтнең зур бурычлары, нефть табудан башка тармакларның үсеш алмавы.
Географик мәгълүмат
үзгәртүАдминистратив бүленеш
үзгәртүБәһрәйн 12 автоном районга бүленгән:
- әл-Манама
- әл-Минтака әл-Вуста
- әл-Минтака әл-Гарбия
- әл-Минтака аш-Шамалия
- әл-Хадд
- әр-Рифа вә әл-Минтака әл-Җәнубия
- Җидд Хафс
- Җузур Хавар
- Иса, Мухаррак
- Ситра
- Хамад
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
- ↑ Official Names of the United Nations Membership — UN, 2016. — 5 p.
- ↑ https://www.skgeodesy.sk/sk/ugkk/geodezia-kartografia/standardizacia-geografickeho-nazvoslovia/nazvy-statov/
- ↑ ЮНЕСКО-ның статистика институты
- ↑ 2 // Конституция Бахрейна
- ↑ https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/asia
- ↑ https://www.ncnk.org/sites/default/files/content/resources/publications/NCNK_Issue_Brief_DPRK_Diplomatic_Relations.pdf
- ↑ https://www.oic-oci.org/states/?lan=en
- ↑ https://www.interpol.int/Member-countries/World — Интерпол.
- ↑ https://www.interpol.int/Who-we-are/Member-countries/Asia-South-Pacific/BAHRAIN
- ↑ https://www.opcw.org/about-opcw/member-states/ — ХКТО.
- ↑ https://www.opcw.org/about-us/member-states/bahrain
- ↑ https://www.iho.int/srv1/index.php?option=com_wrapper&view=wrapper&Itemid=452&lang=en — Халыкара гидрография оешмасы.
- ↑ http://www.unesco.org/eri/cp/ListeMS_Indicators.asp
- ↑ http://www.upu.int/en/the-upu/member-countries.html
- ↑ https://www.upu.int/en/Universal-Postal-Union/About-UPU/Member-Countries?csid=-1&cid=36
- ↑ https://www.itu.int/online/mm/scripts/gensel8
- ↑ https://public.wmo.int/en/members/bahrain
- ↑ https://www.who.int/choice/demography/by_country/en/
- ↑ https://www.wcoomd.org/-/media/wco/public/global/pdf/about-us/wco-members/list-of-members-with-membership-date.pdf
- ↑ база данных Всемирного банка — Бөтендөнья банкы.
- ↑ 22,0 22,1 https://data.worldbank.org/indicator/NY.GDP.MKTP.CD — Бөтендөнья банкы.
- ↑ Отчёт о развитии человечества — Программа развития ООН, 2022.
- ↑ https://apps.who.int/gho/athena/data/xmart.csv?target=GHO/SDGSUICIDE,SDG_SH_STA_SCIDEN&profile=crosstable&filter=COUNTRY:*;REGION:*;AGEGROUP:-&x-sideaxis=COUNTRY;SEX&x-topaxis=GHO;YEAR
- ↑ http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS
- ↑ World Plugs / мөхәррир Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе
- ↑ https://www.bahrain.bh/wps/wcm/connect/bnp_en/about%20the%20kingdom/about%20bahrain/related%20topics/facts%20and%20figures
- ↑ https://www.state.gov/reports/2019-report-on-international-religious-freedom/bahrain/
- ↑ Distribution of the four schools of Islamic jurisprudence // Islamic Jurisprudence & Law — Университет Северной Каролины, 2009.
- ↑ ЮНЕСКО-ның статистика институты
- ↑ https://cleartax.in/s/vat-in-bahrain
- ↑ ЮНЕСКО-ның статистика институты
- ↑ https://www.cia.gov/the-world-factbook/field/literacy/
- ↑ 2021 Democracy Index — EIU, 2022.
- ↑ 35,00 35,01 35,02 35,03 35,04 35,05 35,06 35,07 35,08 35,09 35,10 35,11 35,12 35,13 35,14 35,15 https://www.bti-project.org
- ↑ 36,0 36,1 https://bti-project.org/en/reports/country-dashboard/BHR
- ↑ https://happyplanetindex.org/countries/?c=BHR
- ↑ International Numbering Resources Database: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value / мөхәррир Халыкара телекоммуникацияләр берлеге