Урду

(Урду теле битеннән юнәлтелде)

У́рду (урду اردو) — Пакьстанда рәсми телләрнең берсе, һинд-аурупа телләренә карый. Хиндустани теленең функциональ стиле. Сөйләм тел дәрәҗәсендә хинди теле белән үзара аңлаеш бар. Шулай ук Һиндстанда 22 рәсми телнең берсе. Барлыгы урду телендә якынча 100 млн кеше сөйләшә дип исәпләнә. Килеп чыгышы XIII гасырга карый.

Урду
Үзисем:

اردو

Илләр:

Һиндстан, Пакьстан, Фиджи, Англия, Канада, АКШ, Норвегия

Рәсми халәт:

Пакьстан, Һиндстан (Андхра-Прадеш, Бихар, Җамму һәм Кәшмир, Дели, Уттар-Прадеш, Уттаракханд)

Күзәтүдә тора:

Милли тел департаменты[d]

Сөйләшүчеләр саны:

40—60 млн (туган тел), икенчел тел санын кушып 104 млн.

Дәрәҗә:

19-20

 Классификация
Төркем:

???

Язу:

гарәп язуы

Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97:

урд 730

ISO 639-1:

ur

ISO 639-2:

urd

ISO 639-3:

urd

Лексика үзгәртү

Урду лексикасы һинд лексикасына нигезләнә, шул ук вакытта хинди күбрәк санскрит сүзләрен тәшкил итсә, урдуга фарсы һәм гарәп телләре зур йогынты ясыйлар.

Сылтамалар үзгәртү


Шулай ук карагыз үзгәртү