Фиджи
|
Фи́джи Утраулары́ Җөмһүрияте́ (ингл. Republic of the Fiji Islands, фидж. Matanitu Tu-Vaka-i-koya ko Viti, фидж. хинди Fidźi Dwip-samuh Ganaradźja / फ़िजी द्वीप समूह गणराज्य) — Фиджи архипелагында урнашкан дәүләт. Тын Океанның көньяк өлешендә урнашкан дәүләт, Меланезиянең өлеше. 300 дән артык утрау һәм утраучыктан тора, шуларның 100-ендә кеше яши.
МәйданыҮзгәртү
Фиджи территориясе 18 274 кв. км алып тора.
Төп шәһәрләр, административ бүленеш.Үзгәртү
Фиджи башкаласы - Сува. Иң эре шәһәрләр: Сува (151 мең кеше), Лаутока (28 мең кеше). Илнең административ-территориаль бүленеше: 4 округ.
Дәүләт төзелешеҮзгәртү
Фиджи - җөмһүрият. Дәүләтнең башы - президент, хакимият башы - премьер-министр. Канун бирү органы - ике палаталы парламент (Сенат һәм Бирелүчеләр палатасы)
ТабигатьҮзгәртү
РельефҮзгәртү
Барлык утрауларның да диярлек ярлары мәрҗән рифлары белән уратып алынган һәм нык киселгән. Утрауларның рельефында платолар хөкем сөрә, алар биеклеге 1000 м га кадәр булган тау сыртлары белән киселгән.
Геологик төзелеш һәм файдалы казылмаларҮзгәртү
Илнең җир эчләрендә алтын, бакыр запаслары бар.
КлиматҮзгәртү
Климат тропик, океаник, дымлы. Уртача ел температурасы +25°С. Җилләрнең юнәлеше һәм утрауларның рельефы явым-төшемнәрдә шактый аерманы билгели (елына 1500 дән алып 4000 мм га кадәр).
Эчке суларҮзгәртү
Иң эре елгалар: Рева (100 км га кадәр кораб йөри ала), Ваннимбука, Мба, Сингатока (барысы да Леву утравында).
Туфраклар һәм үсемлекләрҮзгәртү
Тауларның көньяк-көнчыгыш җил исә торган өслекләре файдалы агач токымнары белән (сандал, тик, кызыл) дымлы тропик урманнар белән капланган. Фиджида шулай ук пальмалар, икмәк агачы, бата, каучык бирүче үсемлекләр бар.
Хайваннар дөньясыҮзгәртү
Утрауларда хайваннар юк диярлек. Кошлар күп.
Халкы һәм телеҮзгәртү
Халык саны якынча 802 мең кеше, халыкның уртача тыгызлыгы 1 кв. км га якынча 44 кеше. Этник төркемнәр: фиджилылар (меланезиялеләр һәм полинезиялеләр) - 49%, индуслар - 46%, европалылар - 2%. Телләр: инглиз теле (дәүләт теле), фиджи теле, хинди.
ДинҮзгәртү
Христианнар (методистлар һәм католиклар) - 52%, индуистлар - 38%, мөселманнар - 8%, бераз сикхлар һәм конфуций дине тарафдарлары бар.
Кыскача тарихи тасвирламаҮзгәртү
1874 елда Фиджи Бөекбритания колониясе булган һәм бәйсезлекне 1970 елның 10 октябренда яулаган. 1987 елда утрауларда подполковник Рабука җитәкчелегендә ике хәрби борылыш булган, шуның нәтиҗәсендә Фиджи президент җөмһүрияте дип игълан ителгән.
Кыскача икътисади тасвирламаҮзгәртү
Икътисадның нигезе - авыл хуҗалыгы. Төп экспорт авыл хуҗалыгы культуралары: шикәр камышы, һинд чикләвеге пальмасы, бананнар. Мөгезле эре терлек, кәҗәләр, дуңгызлар үрчетәләр. Авыл хуҗалыгы чималы эшкәртү буенча (дөге чистарту, май язу, шикәр, ит) промышленносте, урман кисү һәм цемент предприятиеләре. Алтын чыгару. Чи шикәр, һинд чикләвеге мае, копра, алтын экспорты.
Акча берәмлеге - Фиджи доллары.
Кыскача мәдәният тасвирламасыҮзгәртү
Мәдәният һәм архитектура.Үзгәртү
Сува. Фиджи музее, анда Тын Океаныннан археологик һәм этнографик экспонатларның бай тупланмалары бар.
ЧыганакларҮзгәртү
Энциклопедический справочник, "Все страны мира", Издательство "ВЕЧЕ", 2003.