Сува (ингл. Suva) — Фиджиның башкаласы. Үзәк округның административ үзәге. 180 меңгә якын халкы белән башкала агломерациясен булдыра.  

Сува
ингл. Suva
Сурәт
Рәсми исем Suva
Демоним Suvienne[1] һәм Suvien[1]
Дәүләт  Fiji[2]
Нәрсәнең башкаласы Fiji, Вити-Леву[d] һәм Доминион Фиджи[d]
Административ-территориаль берәмлек Rewa[d]
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Тын океан
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан Вити-Леву[d]
Халык саны 88 271 (2009)
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 0 метр
Мәйдан 2048 км²
Рәсми веб-сайт suvacity.org
Харита сурәте
Объектның күренешләре өчен төркем [d]
Карта
 Сува Викиҗыентыкта

Географиясе

үзгәртү

Сува — Фиджиның сәяси һәм икътисади үзәге, Австралия һәм Яңа Зеландия чикләрендәге Океаниянең көньяк өлешендәге иң зур шәһәр. Илнең төп диңгез порты.

Сува шәһәре зур булмаган ярымутрауда, Вита-Леву утравының көньяк-көнчыгышында урнашкан. Элек шәһәрнең шактый зур өлешен сазлыклар алып торган.

Сува климаты ел әйләнәсендә һәм көн саен зур булмаган тирбәлүләр белән — экваториаль.

Тарихы

үзгәртү

1868 елда хәзерге Сува шәһәре биләмәләренең өлеше фиджи башлыгы Серу Эпениса Какобау тарафыннан бурыч хисабына Австралия компаниясенә бирелә, компания бу җирләрдә мамык плантациясен оештырырга ниятли. Әмма мамык үстерү омтылышы уңышсыз була, чөнки мамык үрчетү өчен климат яраклы булмый.1877 елда Британия империясе Фиджи утрауларын үз эченә алгач, Фиджи башкаласын Сува шәһәренә күчерү турында карар кабул ителә. Элек утрауларның төп колониаль торак пункты булып Овалау утравындагы Левука каласы тора. 1882 елда колониянең администрациясе тулысынча Левукадан Сувага күчерелә.     

1910 елда ул урнашкан муниципалитет статусын ала. Башта Сува мәйданы 2,6 км² да артмый, ләкин 1952 елда аңа Муаникау һәм Самабула кушыла. Нәтиҗәдә территория 13 км² кадәр киңәя. Соңрак утырган җирнең биләмәсе берничә тапкыр зурайтыла.1952 ел октябрендә Сува Фиджи территориясендә беренче шәһәр дип игълан ителә.   

2003 елда шәһәр Сува тарихында өченче Көньяк Тын океан уеннарын кабул итә.

 
Сува халкы

2007 елда халык санын алу мәгълүматлары буенча шәһәр халкы саны 85 691 кеше тәшкил итә. Агломерациянең (яки Зур Суваның) халкы 167 975 кеше тәшкил итә.

Сува — күп милләтле шәһәр. Җирле халкының күпчелеген Фиджиның ике төп этник төркеме— фиджи һәм фиджи-һиндлар тәшкил итә, әмма Сувада шулай ук азиатлар, шул исәптән кытайлар яши.

Иң киң таралган телләр булып инглиз теле тора, шулай ук җирле халык фиджи, һинди телләрендә сөйләшә.

Администрациясе

үзгәртү

Сува муниципаль статуска ия. Шәһәрне лорд-мэр җитәкли. 20 депутаттан торган шәһәр советы эшли.

Инфраструктурасы

үзгәртү

Сува административ һәм порт шәһәре, пляжлар юк. Шәһәрдә хөкүмәт биналары, Фиджи медицина мәктәбе һәм Көньяк Тын океан университеты кампусларының берсе урнашкан (ингл. University of the South Pacific). Ул элекке Яңа Зеландия хәрби базасы территориясен били.

Икътисады

үзгәртү
 
Сауҙа үзәге

Шәһәрдә азык-төлек сәнәгате предприятиеләре, төзелеш материаллары җитештерү предприятиеләре эшли. Тирә-якта сабын җитештерү, шикәр заводы, копра җитештерүче заводлар бар. Кокос мае, банан плантацияләрендә банан җыялар. Алтын чыгаруны аерым билгеләргә мөмкин (географик урыны билгесез). Туризм үсеш алган.

Транспорты

үзгәртү
 
20 маршрут автобусы

Башкаладан ерак түгел Наусори халыкара аэропорты урнашкан, аннан эчке авиаочышлар һәм Тувалу территориясенә очышлар башкарыла. Халыкара авиарейсларны Нанди аэропорты башкара. Сувада автобуслар һәм таксилардан торган җәмәгать транспорты системасы бар һәм ул башкала районын, шулай ук Насину, Наусори һәм Лами шәһәрләрен биләп тора. Суваны Вити-Леву утравындагы башка шәһәрләр белән тоташтыручы автобуслар йөри. Сувага юллар патшалар, король хатыннары һәм кенәзләр маршруты буенча уза. Соңгы юл Наусоридагы күпер янында Ревалада тәмамлана.2012 елның гыйнварында Канаданың «JRK and Associates» фирмасы «Hatch Mott McDonald» компаниясе белән хезмәттәшлек итеп, транспорт тоткарлыклары проблемаларын җиңеләйтү максатында Сува — Наусори монорельсе тимер юлы төзелешенең техник-икътисади нигезләнүен үткәрә.

Фиджинең тышкы утрауларында, шулай ук Вануа-Левуда Принцесса Уорфтан паром бәйләнеше булдырылган. Сува Кингс Варф портына халыкара кораблар һәм сәяхәт лайнеры керә.  

Истәлекле урыннары

үзгәртү
 
1950 елларда шәһәр күренеше

Сувада Фиджиның иң биек бинасы — Резерв банкы бинасы урнашкан.

Сувада 1882 елда төзелгән һәм 1928 елда яңадан төзелгән Фиджи президентының рәсми резиденциясе урнашкан. Шулай ук шәһәрдә Фиджи музее эшли, анда Тын океан утрауларыннан археологик һәм этнографик экспонатларның бай коллекцияләре бар (бу 1904 елда нигезләнгән).

Парклар күп (барлыгы 78).

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
  2. archINFORM — 1994.

Әдәбият

үзгәртү
  • Fiji, Korina Miller, Robyn Jones, Leonardo Pinheiro — Travel — 2003, Lonely Planet тарафыннан басылган, битләр 139—141, details on Suva City.
  • The Suva City Library: A Brief History and Development, 1909—1980, by S Baksh — 1980
  • Pluralism and Social Change in Suva City, Fiji, by Alexander Mamak — 1974, Thesis/dissertation; Ethnology (Fiji, Suva City); Suva City , Fiji Islands (Social conditions)
  • A History of the Pacific Islands: Passages Through Tropical Time — Page 162, by Deryck Scarr 2001—323 бит.
  • Frommer’s South Pacific, by Bill Goodwin — Travel — 2004, pages 258—263

Сылтамалар

үзгәртү