Фәрит Рәхимов

фәннәр кандидаты (Чаллы, Россия)

Фәрит Рәхимов, Фәрит Нуриәхмәт улы Рәхимов (1935 елның 2 августы, СССР, РСФСР, ТАССР, Ворошилов районы, Сарсаз Тәкермән) ― спортчы (бокс) һәм тренер, СССР спорт мастеры, биология (1974) һәм педагогика (1987) фәннәре кандидаты. 1991―1997 елларда Чаллы дәүләт педагогика институтының физик тәрбия кафедрасы мөдире, Чаллы татар милли хәрәкәте җитәкчеләреннән берсе.

Фәрит Рәхимов
Туган телдә исем Фәрит Нуриәхмәт улы Рәхимов
Туган 2 август 1935(1935-08-02) (88 яшь)
СССР, РСФСР, Ворошилов районы (Татарстан АССР), Сарсаз Тәкермән
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре спортчы, тренер, вуз укытучысы, сәясәтче
Бүләк һәм премияләре СССР спорт мастеры

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1935 елның 2 августында Татарстан АССР Ворошилов (хәзерге Сарман) районы Сарсаз Тәкермән авылында туган. Балачагы Иваново өлкәсе Кохма шәһәрендә узган. 8 классны тәмамлагач, Мәскәүгә китә. Сталин исемендәге автозаводта (хәзерге Лихачев исемендәге завод, ru) балта остасы булып эшли, кичке мәктәптә укый, спорт белән актив шөгыльләнә. Үзәк дәүләт физик тәрбия һәм спорт институтының (рус. ГЦОЛИФК, хәзерге Россия дәүләт физик культура, спорт, яшьләр һәм туризм университеты, ru) бокс төркеменә укырга керә. Бокс буенча СССР җыелма командасына алына, СССР спорт мастеры нормативын үти. 3нче курстан Киев дәүләт физик тәрбия институтына (хәзерге Украина физик тәрбия һәм спорт милли университеты, uk) күчә һәм аны 1959 елда тәмамлый.

1961―1964 елларда Фрунзе шәһәрендә бокс буенча Кыргыз ССР җыелма командасының өлкән тренеры булып эшли.

1964―1970 елларда Т. Г. Шевченко исемендәге Киев дәүләт университетының (хәзерге Тарас Шевченко исемендәге Киев милли университеты, uk) роман-герман факультетында белем ала.

1970―1974 елларда Ташкентта яши. 1974 елда В. И. Ленин исемендәге Ташкент дәүләт университетында (хәзерге Мирза Олугбәк исемендәге Үзбәкстан милли университеты, uz) «Мускулларның югары көчәнешле эшчәнлеге вакытында нерв активлыгы характеристикасы элементлары» темасына биология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган[1].

1974―1979 елларда Бөтенсоюз техник эстетика фәнни-тикшеренү институтында (рус. ВНИИТЭ) эшли, Киев дәүләт университетында укыта. 1979―1989 елларда – Киев физик тәрбия институтында өлкән фәнни хезмәткәр. 1987 елда Киев дәүләт физик тәрбия институтында «Психомоторика тестлары күрсәткечләре буенча югары квалификацияле спортчыларның күнегүләр йөкләнешен җайга салу: (Велосипед спорты мисалында)» темасына педагогика фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган[2].

Киевта яшәгәндә, Төрки халыкларның Украина мәдәни үзәгендә татар бүлеге рәисе, «Татар укытучылары ассоциациясе» рәисе[3] булып сайлана. 1989 елның 17 февралендә Казанда Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең I корылтаенда Украинадан делегат булып катнаша.

1989 елдан Чаллыда яши: Чаллы йортлар төзү комбинатында социолог, Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең Чаллы бүлеге рәисе, Чаллы татар милли хәрәкәте җитәкчеләреннән берсе булып тора. Татар халкының милли мәҗлесе Чаллы бүлегендә фән, мәгариф һәм мәдәният комиссиясе рәисе вазифасында 1994 елда җинаять җавапллыгына тартылган (шәхси кешеләргә канунсыз фатирларга ордерлар язып бирүдә гаепләнә)[4].

1991―1997 елларда Чаллы дәүләт педагогика институтында (2015 елдан университет): психология-педагогика фәннәреннән укыта, соңрак физик тәрбия кафедрасы мөдире.

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү