Җәмил Мөхәммәтшин

тарихчы (Болгар, Татарстан, Россия)

Җәмил Мөхәммәтшин, Җәмил Габдрәхим улы Мөхәммәтшин (1946 елның 2 августы, СССР, РСФСР, Ворошилов районы (Татарстан АССР), Зур Нөркәй) ― тарихчы, нумизмат, эпиграфика белгече, ТР ФА А. Х. Халиков исемендәге Археология институтының урта гасырлар археологиясе өлкән фәнни хезмәткәре, 1969―2000 елларда Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгының беренче директоры, тарих фәннәре кандидаты (2004), Татарстан АССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1990)[1].

Җәмил Мөхәммәтшин
Җ.Г.Мөхәммәтшин.jpg
Туган телдә исем Җәмил Габдрәхим улы Мөхәммәтшин
Туган 2 август 1946(1946-08-02) (75 яшь)
СССР, РСФСР, Ворошилов районы (Татарстан АССР), Зур Нөркәй
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Русия байрагы РФ
Һөнәре тарихчы
Җефет Венера
Бүләк һәм премияләре
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале

ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1946 елның 2 августында Татарстан АССР Ворошилов (1957 елдан Яңа Юл, 1959 елдан Сарман) районы Зур Нөркәй авылында туган. 1954―1964 елларда Зур Нөркәй һәм Теләнче-Тамак урта мәктәпләрендә белем алган.

«Татар теле, әдәбияты һәм тарих укытучысы» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетын (1969), СССР ФА Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институты каршында аспирантура (1979) тәмамлаган. «Идел буе һәм Урал буе татарларының эпиграфик һәйкәлләре. Төбәк үзенчәлекләре һәм этномәдәни вариантлар» темасына тарих фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (2004)[2].

1964 елдан башлап, Болгарда практика узган, тарих һәм археология өлкәсендә күренекле галимнәр Петр Николаевич Старостин, Евгений Петрович Казаков, Равил Габдрахман улы Фәхретдинов җитәкчелегендә экспедицияләрдә катнашкан[3].

Хезмәт юлыҮзгәртү

1969—2000 елларда, оештырылган көненнән башлап, Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгының беренче директоры. Болгарда археология музееның һәм музей-тыюлыкның үсешен билгеләүче фәнни концепция авторы.

2000—2006 елларда — Болгар археологик экспедициясе башлыгы.

2006 елдан — Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгының туган якны өйрәнү бүлеге фәнни хезмәткәре, мөдире.

2013 елдан — Болгар музей-тыюлыгының Болгар цивилизациясен өйрәнү үзәгенең баш фәнни хезмәткәре.

Фәнни кызыксынулар өлкәсеҮзгәртү

Идел буе Болгары һәм Алтын Урда археологиясе, тарихы һәм нумизматикасы, XIII—XX йөзнең беренче яртысында болгар - татар эпиграфикасы, мәдәни мирасны саклау.

Болгар шәһәрчеге тарихи һәйкәлләрен саклауга һәм реставрацияләүгә, аларны туристларга күрсәтүне оештыруга зур өлеш кертә[4].

Татарстанның (Спас, Әлки, Кайбыч, Чүпрәле, Теләче районнары), Урта Идел буе республикалары һәм өлкәләре (Сембер, Пенза өлкәләре, Чуашстан) археологик һәм эпиграфик һәйкәлләрен өйрәнгән.

Җәмәгать эшчәнлегеҮзгәртү

Бөтендөнья татар конгрессының Спас район бүлекчәсе җитәкчесе.

Төп фәнни хезмәтләреҮзгәртү

Татар халкының тарихына караган 5 монография, 300 дән артык фәнни һәм фәнни-популяр мәкаләләр авторы. Болгар шәһәренең эпиграфик һәйкәлләре, XIII—XVI гасырларда Урта Иделдә таш бизәкләү һөнәре, IX—XII гасырларда Урта Идел буе шәһәрләренең халыкара элемтәләре һәм сәүдә юллары, Казан Кирмәненең монголларга кадәрге катламнарында табылган борынгы акчалар турында фәнни хезмәтләре басылып чыккан[5].

«Болгар шәһәре һәм Спас районы энциклопедиясе»нең мөхәррире һәм авторларының берсе (2014), икенче тулыландырылган басма (2017).

МонографияләрҮзгәртү

  • Эпиграфические памятники города Булгара. – Казань, Таткнигоиздат: 1987 –128 с. (соавт.: с Ф.С.Хакимзянов).
  • Великий Болгар – памятник булгаро–татарской цивилизации, Анкара, 2000, 192 с., ил. (соавт.: Р.М. Валеев).
  • Татарские эпиграфические памятники. Региональные особенности и этнокультурные варианты // Серия «Археология евразийских степей». Выпуск 6.- Казань: Институт истории АН РТ, 2008.-132 с. илл.
  • Очерки истории юго–восточного Татарстана (Юго–Восточный Татарстан в системе культур Волго–Уралья и Евразии. Древность, средневековье и новое время). Серия “Восток–Запад. Диалог культур и цивилизаций Евразии”. Выпуск 12. Под редакцией А.А.Бурганова. – Казань, Изд-во “Яз”, 2014. 240 с.илл. (соавт.: А.А.Бурганов).
  • Древности Азнакаевского региона.// Серия “Восток–Запад. Диалог культур и цивилизаций Евразии”. Выпуск Под редакцией А.А.Бурганова. – Казань, Изд-во “Яз”, 2014.178 с. илл. (соавт.: А.А.Бурганов).

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

  • 1990 – ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре
  • 2002 – «Россия халыклары мирасына өлеш керткән өчен медале (Россия тарихи шәһәрләр һәм төбәкләр берлеге)
  • 2005 – «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале

ӘдәбиятҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Мухаметшин Джамиль Габдрахимович. Институт археологии им. А. Х. Халикова АН РТ
  2. Мухаметшин, Джамиль Габдрахимович. Российская государственная библиотека(рус.)
  3. Лидия Кострулёва. Древний Болгар – и жизнь, и судьба Джамиля Мухаметшина. http://spas-rt.ru, 3.07.2019
  4. Фонды Болгарского государственного историко-архитектурного музея-заповедника(рус.)
  5. Сарман районы энциклопедиясе (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин). Яр Чаллы: Идел-йорт нәшрияты, 2004 ел, 202 нче бит