Зур НөркәйТатарстан Республикасының Сарман районындагы авыл. Административ яктан Нөркәй авылы Татарстанның көнчыгыш өлешендә, Ык елгасына коя торган Минзәлә елгасы буенда урнашкан. урнашкан. Нөркәй көньяк-көнчыгыштан Тәкермән, төньяктан Шәрләрәмә, көнбатыштан Теләнче Тамак, көньяк-көнбатыштан Юлтимер, көньяк-көнчыгыштан Сарман, Янурыс һәм Азалак авыллары белән чикләнә. Нөркәй авылы су һәм тимер юллардан ерак урнашкан. Автомобиль юлы Нөркәйдән 3 км ераклыкта тора.

Зур Нөркәй
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Сарман районы
Координатлар 55°22'48"тн, 52°40'12"кнч
Нигезләнгән XVIII гасыр
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 627 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423372
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Большое Нуркеево

Халык саны — 627 тирәсендә. Почта индексы — 423372.

Тарих үзгәртү

XVIII гасырда нигезләнгән. Шул чорда Минзәлә елгасының көнчыгыш ягында мари кабиләләре, авылның көньяк-көнчыгышында чуаш халыклары яшәгәннәр. Моннан 5-6 йөз еллар элек монда башкорт милләтенән булган Нуркай исемле кеше килеп утырган. Ул терлек асрау белән шөгыльләнгән. Аның 40 баш аты булган. Аның Гаит һәм Даит исемле ике малае булган. Даит Кәүҗияк ягындагы чирәмлектә көтү көткән һәм шунда үлгән дип сөйлиләр. Нуркайга чирәмлектәге урын ошамаган һәм ул хәзерге Минзәлә елгасы буена килеп утырган. Нуркай агачларны төпләп, үзенә яшәү өчен урын әзерләгән. Ул килгәнче бу урыннар урман белән капланган булган. Урман күбрәк каен, имән агачларыннан торган. Урман эченнән Минзәлә елгасы аккан. Башка елгалар бу урыннарда булмаган. Үзе янына Нуркай Шәяхмәт исемле кешене чакыртып китергән. Нуркай үзе башкорт, ә Шәяхмәт Казан ягыннан килгән татар булган. Алардан соң татарлар, башкортлар килеп урнашкан. Шулай итеп Нөркәй авылы барлыкка килгән.

XIX гасырның II нче яртысында Нөркәй зур авылга әйләнә. Ул чакларда әле йортларның тәрәзәләре карыннан торган, түбәләре саламнан булган. 1885 нче елларда җир үлчәп бирүче (землемерлар) билгеләнгән. Алар җирләрне башкорт кешеләренә күбрәк, Казан татарларына азрак биргәннәр. Нөркәйдә Казан татарларын-аз җирле кешеләрне типтәрләр дип атаганнар. Шулай итеп сыйнфый катлау туган. Уфа губернасы, Минзәлә өязе Нөркәй вулысына 32 авыл керә, аларда барлыгы 550 хуҗалык исәпләнә.

Нөркәй вулысына бик еш тире җыючы вак сәүдәгәрләр килеп чыга торган булган. Эре байлар, купецлар барлыкка килгән. Сәүдә үсә барган, ярминкәләр оешкан. Ярминкәгә якын-тирә авыллардан сәүдәгәрләр үзләреннән йон һәм тиреләрен алып килә торган булганнар. Соңрак бу ярминкәләр зураеп киткән: сәүдәгәрләр Казан, Мәскәү, Астраханьнан, хәтта чит илләрдән дә (Алманиядән дә) килә торган булганнар. Байлар сәүдә итеп ярыша-ярыша баеганнар. Эре бай купецлардан Гали, Мифтах Зәйнетдиновлар һәм Хафиз Таишевлар булганнар. Алар авылның күп җирләрен, терлекләрен үзләштергәннәр, шул ук вакытта сәүдә белән дә шөгыльләнгәннәр. Төп сәүдә әйберләре икмәк, тире, комач булган. Уфа архивы мәгълуматларына караганда Нөркәйнең ул чактагы адресы – Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Нөркәй вулысы. Нөркәй вулыс үзәге булган. 19 нчы гасырның 2 нче яртысында ук ул мәдрәсәле зур авыл булган. Анда яртылаш дөньяви һәм яртылаш дини фәннәр укытылган. Авылда 4 мәчет, 4 мәхәллә, зур базар булган. Базарның урыны хәзерге мәдәният йорты белән 3 этажлы йорт арасында булган. Нөркәйдә ел саен зур ярминкә үткәрелгән (Бу мәгълүматларны Уфа шәһәре архивыннан авылдашыбыз Лиюдә Миңнәхмәт кызы алып кайта). Байлардан башка авылда урта хәлле,ярлы крестьяннар, батраклар яшәгән. Экономик яктан крестьяннар һәм батраклар авыр хәлдә яшәгәннәр. Урта хәлле крестьяннар башкортлардан торган.

1917 елгы революция башлангач, авылның байлары төрлесе-төрле якларга качканнар, кайберләре акларга кушылып киткәннәр. 1918 нче елны совет власте урнашкач, Нөркәй Волисполком булып оеша. Волисполкомның беренче председателе Куликов дигән кеше була. Аның туган авылы-Языково. Волисполком секретаре булып Хәмитов Сәет эшләгән. 1917-1918 нче елларда земский отделлар барлыкка килә. Земотдел председателе булып Романов эшләгән. Земотделлар җир, урман эшләре белән шөгыльләнгәннәр. Бу эштә Хөснетдинов Шәкүр актив эшләгән.

Гражданнар сугышы елларында авылда зур вакыйгалар булган. 1918 нче елда «сәнәклеләр сугышы» башланып китә. “Сәнәклеләр» авылга керә алмаганнар. Алар Зәй ягыннан килеп чыгып, Нөркәй аша ага торган Минзәлә елгасы буйлап килеп чыгалар. Авылның активлары, коммунистлары халыкны сәнәклеләргә каршы көрәшкә туплыйлар һәм аз гына вакыт эчендә куып җибәрәләр. Бу көрәштә Галиев Хуҗа, Куликов, Вахитов, Романов, Шәмсетдинов Салихҗаннар актив катнашканнар.

1918 нче елның җәендә ак чехлар авылга килеп керәләр. Шул вакытларда авылның бай малайлары Зәйнетдинов Гали, Мифтахлар яңадан кайталар. Суханов (Суханов Минзәләдә туган) җитәкчелегендәге Кызыл отряд ак чехларны куып җибәрә. Бу көрәштә Хөснуллин Г., Хаертдинов С., Галләмов Г., Фахертдинов М., Зигангиров Соббухлар актив көрәшкәннәр. Зигангиров Соббух Вятка Алны фронтында катнашкан. Аннан соң Деникин армиясенә каршы көрәштә Азин командалагында көрәшкән. Кызыл отряд командиры Суханов дошман кулына эләгә һәм каты җәзаланып үтерелә. Аның кулларын сындырып, колакларын кисәләр.

Колхозлаштыру үзгәртү

1918 нче елларда ярлылар комитеты оеша. Бу комитетны «крестком» дип йөрткәннәр. Крестьяннар комитеты председателе Нуриахметов Габдерахман булган. «Крестком»нар ярлыларны икмәк белән тәэмин итүдә зур эшләр эшләгәннәр. 1918 нче елның азагында «кресткомнар» бетерелгән. 1925 нче елда сельхозтовариществолар оеша. Башта оешмада 10-15 хуҗалык кына була. Сельхозтовариществолар Нөркәйдә «Сельхозснаб» дип йөртелгән. Сельхозснабларны оештыруда Ганиев Хади, Габдрахманов Хайберахман, Кадушин Яким (Бикмәт авылында туган), Хадиев Зәки (Т.Тамакта туган) актив катнашканнар. Сельхозснаблар аша крестьяннар авыл хуҗалыгы машиналары, сука, тырма һәм башка инвентарьлар алганнар, ссуда белән акчалар ала торган булганнар, дип сөйли Габдрахман Исмагилов.

Билгеле булганча, 1923 нче елда Мәскәүдә (илебездә беренче тапкыр) авыл хуҗалыгы күргәзмәсе ачылды. Анда илебезнең төрле почмакларыннан күп вәкилләр, кунаклар җибәрелде. Шул исәптән, Чаллы контоны комсомоллары үзләренең вәкилләре итеп Төхфәт Имаметдиновны җибәрәләр(Имаметдинов соңыннан Нөркәй совхозында эшли). Мәскәүдә үткәрелгән авыл хуҗалыгы күргәзмәсенең тәэсире белән, Нөркәй волисполкомы, партоешмасы 1924 нче елның көзендә уңыш бәйрәме көннәрендә Нөркәй вулысы авыл хуҗалыгы күргәзмәсе үткәрде. 5 нче октябрьдә үткәрелде бу чара, анда барлык авыллардан җыелган вәкилләргә, авыл хуҗалыгын торгызудагы бурычлар аңлатылды, бергәләп эшләүгә чакыру ясалды. 1924 нче елның 22 нче октябрендә вулыс үзәге Нөркәйдә янәшә берничә вулыс өчен авыл хуҗалыгы күргәзмәсе үткәрелде. Бу күргәзмәдә 1923-1924 нче елгы авыл хуҗалыгында ирешелгән уңыш нәтиҗәләрен күрсәтүче экспонатлар булган. Күргәзмәнең төп максаты китерелгән авыл хуҗалыгы техникасы, сабаннар, тимер тырмалар, суырткыч, ашлык суккыч һәм җилгәргеч, ашлык ургыч һәм башка машиналарны бергәләшеп сатып алырга мөмкин икәнен төшендерү иде. Бу техниканың иң гаҗәбе - күргәзмәгә трактор килү булды. 22 нче октябрьдә трактор киләсе халыкка аңлатылган иде. Иртә белән күргәзмәнең үзәге - базар мәйданына халык җыелгач, түземсезлек белән трактор килгәнне көтәләр иде. Көткән вакытта кешеләрнең «ничек инде җир сукалый торган машина булсын» дигән шөбһә сүзләрен ишетергә туры килде. Менә бервакыт, бу якларда гомерендә бер кеше дә ишетмәгән гөрелдәү тавышы ишетелде. Кечкенә трубасыннан төтен пошкырта-пошкырта трактор килә. Артыннан 4 төрәнле зур сабан, тимер тырма да таккан. Ул Кече Нөркәй һәм Зур Нөркәй авыллары арасындагы калкулыкны эһ дигәнче сөреп тә ташлады. Агайлар буразналардагы сөрү тирәнлеген 20-30 см дан да ким булмаган бармаклары белән вершоклап үлчәгәч тынычландылар. Бу трактор шул еллардан соң озак та үтми,көчле авыл хуҗалыгы машиналары һәм тракторлар нигезенә таянып оештырылачак колхоз һәм совхозларның беренче хәбәрчесе иде.

1928 нче елларда авылда «җәйге театр» эшләгән. Беседкалары белән парк бакчасы, су коену купальнясы, елгада йөрү өчен көймәләр булган. Болар бар да раскулачивание вакытында, Бөек Ватан сугышы елларында юкка чыкканнар.

1929 нчы елда Нөркәйдә күмәк хуҗалыклар (колхозлар) оеша башлый. Колхозларны беренче оештырып йөрүдә катнашучы Гыйлманов Вилдан председатель итеп сайланган. Колхоз оештыруда Фатхуллин, Идиятуллин З., Булатов, Шәмсетдинов, Нуриев, Валиева Маһруйлар зур активлык күрсәткәннәр. 1931 нче елда 25 меңчеләрдән Гыймадиев килә, ул колхозлар төзүдә зур эшләр эшли. Колхозның партком секретаре Шәмсетдинов булган. «1929 нчы елның көзендә республикада колхозлар хәрәкәте шактый көчәеп киткән иде. Мин дә солдаттан кайту белән, вулыс партия оешмасының кушуы буенча Нөркәйдә колхоз оештыру эшенә керештем. Коллективлашу өчен көрәш һәм бу җаваплы бурычны үтәүдә комсомолларның актив катнашулары, Нөркәй комсосол оешмасы тарихында аерым урын алып тора»,- дип яза Хаҗи ага Галиев.

Колхоз төзелеше елларында Нөркәй комсомолларының эшләгән эшләренә сокланып авылдашыбыз Сөббух Рәфыйков түбәндәгеләрне яза: «Саный китсәк комсомоллар эшләгән эшләрнең очына чыгарлык түгел. Беренче колхозлар оешып, күмәк кырларда тургайлар моңы ишетелгәч тә беренче буразнаны салучы кешеләр дә коммунистлар, комсомоллар булдылар. 1930 нчы ел комсомоллары турында никадәр җылы сүзләр әйтсәң дә аз булыр сыман. Бу вакытларда карт комсомолларның күбесе партия сафларына кереп, совет партия оешмаларында җаваплы хезмәтләр башкаралар иде. Элек беренче пионер булган яшүсмерләр яңа буын комсомолы булып үсеп җиттеләр. Алар, коммунистлар, ярлы активистлар – Борһанова Ш., Халиков Миннәхмәт, Нәҗметдинов Ә., Мухаметшин Ш., Валиева Маһруйвафалар белән кулга-кул тотынып авылны яңа таңнарга ашыктырдылар. Бу елларда иң актив комсомол яшьләр Яхин Г., Файзуллин Г., Фаррахетдинов Г., Шарипов Латыйп, Шарафетдинов Ф., Вагизов, Абдуллин Х., Ямалиев Шәми, Сәмигуллин З., укытучы Токмановлар һәртөрле җәмәгать эшләрендә якыннан торып катнашалар иде. Колхоз төзүдә һәм сыйнфый дошманнарга каршы көрәштә комсомоллар коммунистларның турыдан-туры ярдәмчеләре булдылар».

Зигангиров Сөббух сөйләве буенча, 1934 нче елда МТС оешкан. Аның беренче директоры Бәхтиев булган. МТС каршында политбүлекләр оешкан. Политбүлек начальнигы Хәкимҗанов, хезмәткәрләре Булатов һәм башкалар иде. Политбүлекләр колхоз белән килешүләр төзеп, аның җирләрен авыл хуҗалыгы машиналары белән эшкәрткән.

1935 нче елда МТС ка беренче тракторлар кайта. Беренче трактор йөртүчеләр Галиев Галиәхмәт, Исламов Гариф, Бакиев Таһир, МТСта оешкан курста механик Ханов укыткан. 1938 нче елда беренче комбайннар кайта. Беренче номерлы комбайнны Абдуллина Мәхтүмә апа, икенче номерлысын Бәдертдинов йөрткәннәр.

МТСта тимерче Миңнулла, глав.слесарь Гайфулла (Сөлек авылыннан), беренче токарь Муслимов Җәмил (Шыгай авылыннан), столяр-плотниклар Ахметшин М., Исмагилов Габдрахманнар актив эшчеләрдән саналганнар. Беренче 15 трактор өчен алар 15 кыр вагоны ясаганнар. 1930-1931 нче елларда авылны коллективлаштыру тәмамланган. Коллектив хуҗалык авыл кешеләрен дәрт белән эшкә тарткан. Колхоз басуларында Валиева М., Мухаметшина Мөтахара, Шәрәфетдинова Нурлыхода, Борханова, Сахапова Зәхирә, Нәҗметдинова, Афзалова Әминә зур тырышлык белән эшләгәннәр.

Нөркәй авылында партия ячәйкәсе һәм комсомол оешмасы. 1918 нче елның 29 нчы октябрендә коммунистик яшьләр союзының беренче Бөтенроссия съезды ачыла. Бу съезда Ленин комсомолы төзелә. 1919 нчы елларда авылларда беренче комсомол ячәйкәләре төзелә башлый. Нөркәйдә беренче комсомол ячәйкәсе 1919 нчы елда барлыкка килә. Комсомол сафына беренчеләрдән булып Зөфәр Кормашев, Шәйхемәрдән Шириязданов һ.б.керәләр. Нөркәй комсомол ячәйкәсенең беренче секретаре Ш.Шириязданов, членнары Асия Валиева(Т.Тамак авылыннан), Хәсәнова М. була. Авылга аклар кергәч ячәйкә тарала. «Беренче яз» китабының авторы, язучы Сөббух Рафиков язмаларыннан: 1921-1922 нче елларда Зөфәр Кормашев җитәкчелегендә авылда яңадан комсомол ячәйкәсе торгызыла. Комсомол оешмасын торгызуда Нөркәй вулысы партия ячәйкәсе җитәкчелек итә. Бу эштә партячәйкә секретаре Харисов, коммунистлар: Юлдашев, Шарифуллин, Муратов, Таишев активлык күрсәтәләр. Авылның культурасы өчен көрәштә, кешеләргә аң-белем бирүдә коммунистлар һәм комсомоллар башлап йөрүчеләр булганнар, алар үзләре артыннан авылның актив кешеләрен дә иярткәннәр.

Бөек Октябрь Социалистик Революциясеннән соң авылның культурасы. 1.Мәктәп. 1924 нче елларда Нөркәй авылындагы укый-яза белмәүчелекне бетерү өчен көрәш башлана. Бу эштә дә башлап йөрүчеләр коммунистлар һәм комсомоллар булалар. 1924 нче елның сентябрь аенда Нөркәйдә наданлыкны бетерү өчен зур яшьтәге кешеләргә мәктәп ачыла. «Укучыларның җыелу урыны элекке Мифтах байның кара-каршы салынган зур йорты волисполком тарафыннан мәктәп итеп файдалануга бирелде. Бинасы табылганнан соң, эчке җиһазларны-кара такта, таякка урнаштырылган счет, парталарны, шкафларны без - комсомоллар - Нөркәйдән ерак түгел Бикмәт мәктәбеннән барып алдык»,-дип искә ала З.Кормашев. Шулай итеп,бу мәктәпкә 30-40 лап «сакаллы укучылар» белем алырга килгәннәр. 1927 нче елда авылда 4 еллык гомуми мәҗбүри уку кертелә. Мәктәпнең беренче директоры Ипейкин була. Укытучылар: Садертдинова Нурлыхода, Абдекаева Фәрхенур, Кашапова К., Якупов, Хаҗи Галиевлар булган.

Нөркәй урта мәктәбе тарихы-гаять бай. Беренче мәктәп (агач) 1924-1926 нчы елларда төзелә. Ул нарат бүрәнәләрдән салынган була. Бүрәнәләрне Чаллының Боровецкое урманыннан ташыйлар. Урманнан агач ташуда Хөсәен Абдуллин, Габдулла Гыйззатуллин, Кече Нөркәйдә яшәгән Оркыя апаның атасы Әхмәтша абзый да катнаша. Мәктәп салуда Һади Хафизов һәм аның туганы Салих Хафизовлар катнаша. 1927 нче елда хәзерге агач мәктәп эксплуатациягә бирелә.

1928 нче елда гарәп теленнән яңалифкә күчәләр. Ул чорларның беренче укытучылары: Шакурова С., Исламов Д., Шарафетдинов Т., Ширин Әхмәт, Вагыйзов Нәҗип, Хәмидә Шәкурова, Таһир Шәрәфетдинов, Габделхак Абдуллин, Гали Шаехов, Зәкия Мехәммәтшина, Мөстәбширә Лотфрахманова, Галимҗан Бакиев һәм башкалар булалар. 1939 елда Нөркәйдә урта мәктәп ачыла. Сугыш башлангач, ир-ат укытучылар фронтка китә һәм күбесе яу кырында ятып кала. Югары класс укучылары да парта арасыннан сугышка алына. 10 нчы класстан сугышка киткән Гали Шаехов, Рашат Шакиров, Габделхак Абдуллин, Фәрвәй Имамовларга исән-сау кайтырга насыйп була. Абдуллин Г., Шаехов Г., Имамов Ф. Нөркәй урта мәктәбендә укыталар. Бөек Ватан сугышы елларында Нөркәй мәктәбе урта мәктәп булудан туктап тора. Яшьләрнең күбесе урта белемне русча алу өчен, 12 км ераклыктагы Теләнче Тамак урта мәктәбенә җәяү йөреп укыйлар. Язгы ташу вакытларында Чуртанлы елгасыннан чыга алмыйча, кире кайтып та киләләр. Аякларында чабата, ачлык, ялангачлык, акча түләп укыйсы. 1954 нче елда Нөркәй җидееллык мәктәбе яңадан урта мәктәпкә әйләнә һәм хәзергәчә эшләп тора. Беренче чыгарылыш 1957 нче елда була. Мәктәпне әйләнә-тирә авыллардан 48 укучы тәмамлый. Сугыштан соңгы елларда Нөркәй урта мәктәбендә укыткан укытучылар: Диниев, Рауза Әсәдова, Доха Чувашаева, Янурыстан Закирә апа, Хәдичә Һадиева, Хәдичә Мирсәетова, Разия Минһаҗева, Мөстәбширә Лотфрахманова, Таһир Шәрәфетдинов, Гали Шәехов, Габделхак Абдуллин, Галимҗан Бакиев, Нәгыймә Гайнуллина, Мәсрүрә Вәлимөхәммәтова, Хәмидә Шәкурова, Халидә Сабирова, Ризван Шәмсиев, Оркыя Таһирова һәм башкалар була. Китапханәче булып озак еллар Мәдинә Гарипова эшли (ул сугышта да катнаша). Ә директор вазыйфасын төрле елларда Ипейкин, Аюкин, Дәүләтшин, Захаров, Арсланов, Насыйбуллин, Хәдичә Һадиева, Диниев, Әнәс Валиев, Наил Фәрдиев, Шәйхенур Гайнетдинов, Фәйзелхак Искәндәров, Фарух Кадыйров, Наил Хафизов, Нур Абдуллин тарттылар. 1968 нче елда кирпеч мәктәп (хәзерге детсад, кантур бинасы) салына. Аны ул чактагы мәктәп директоры Ф.Х.Кадиров салдыра. 1982 нче елда хәзерге мәктәп бинасы салына. Аны төзетүдә ул чактагы мәктәп диреторы Н.Х.Хафизов зур тырышлык куя.

2005 нче елның августыннан мәктәп директоры булып шушы мәктәпнең элеккеге укучысы Шәйхеразиева Ләйлә Назимовна эшли.

Халыкның культура агарту учреждениеләре. 1923 нче елларда уку йортлары, халык клублары эшли башлый. Уку йортының мөдире булып Баһаутдинов Мәхмүт эшләгән. Ул комсомол ячәйкәсы секретаре булып та торган. Уку йортларында авылның комсомол активлары кычкырып китап укуларны оештырганнар. Хаҗи ага Галиев күп китаплар укыган һәм аның эчтәлеген яшьләргә сөйләгән. Ул үзе шаян табигатьле булып, байлардан эчке сарказм белән көлдерә торган әкиятләр сөйли торган булган. Аннары ул башта «Ялкынлы яшьлек», аннары «Трактор» исеме белән чыккан стена газетасының редакторы да булган. Озак еллар райком секретаре булып торган, партиянең Татарстан өлкә комитеты постында да эшләгән.

Мансур Хәсәнов дингә каршы лекцияләр укыган, спектакльләрдә картлар ролен бик оста башкарган. 1939 нчы елда авылда беренче халык клублары оешкан. Бу халык клубы «Нардом» дип аталган. Аның мөдире Яхин Гайсә булган. Радио, кино, телевидениеләрне күрмәгән, ишетмәгән яшьләр көз һәм кышның озын төннәрен аулак өйләрдә, мунчаларда, сафсата сатып утыра торган булганнар. Комсомол яшьләр бу артталыкка каршы көрәшкә күтәрелә. Волисполком урнашкан урамның икенче очында элек бай йорты булган калай түбәле зданиене клуб итәләр. Клубны утыргыч өстәлләр, плакатлар, рәсемнәр белән җиһазлыйлар. Клуб ачылуга багышлап «Яшь йөрәк» исемле стена газетасы да чыгарыла. Иң элек, авылның актив яшьләреннән, укытучы һәм кайбер вулыс актив хезмәткәрләреннән драма түгәрәге оештырыла. Драма түгәрәгенең актив членнарыннан Сәүбанов Гатуф, Харисов Зәки, Галиев М., Валиева Асия, Салиха апалар һ.б. санарга була. Сәхнәгә «Башмагым», «Казанга сәяхәт», «Үрмәкүч оясында» һәм башка күп пьесалар куела. Комсомолларның җитди рәвештә культура агарту эше белән шөгыльләнүләре, спектакль, концерт, уку йортында оештырылган беседалар, кычкырып китап укулар авыл яшьләренең активлыгын күтәрә һәм алар аулак өйләрдә йөрүдән туктыйлар. 1952 нче елда агачтан клуб салына. Ә 1968 нче елда таштан яңа клуб салына. 1956 нчы елда агачтан библиотека салына.

Бөек Ватан сугышы елларында Нөркәй авылы. Илебезгә килгән авыр кайгы Нөркәй авылы халкына да килде. Немец фашистларының басып керү хәбәре яшен тизлеге белән авылга таралды. Октябрь революциясенең авыр елларын, гражданнар сугышының дәһшәтле минутларын, колхозлар оештыру елларындагы зур эшләр эшләгән Нөркәй колхозчыларына, хезмәткәрләренә Бөек Ватан сугышының да авырлыкларын да кичерергә туры килде. Йөзләгән кешеләрне фронтка озаталар. Барлыгы 400 дән артык кеше фронтка китә, 286 сы үлеп кала. Бары 100 дән артыгы гына җиңү тантанасы белән әйләнеп кайталар. Авылның ирләре «Берлинда җиңгән өчен», «Ленинград фронтындагы батырлыгы өчен», «Советлар берлеге герое» исемнәре алып туган авылларына кайтканнар. Авылның батыры Зиннәт Шарафетдинов – запастагы подполковник, соңгы елларда Алабуга шәһәрендә яшәде. 1993 нче елда үлде. Зиннәт Шәрәфетдинов белән эшләп йөргән колхозчылар, колхоз эшендә батырлыклар күрсәтеп, дошманны җиңү көнен якынайталар. Фронттан кайткан ирләр Ибрагимов Ф., Исмагилов Г., Нуретдинов Н., Сабитов Ш., Галиев А., Хафизов С., Сахапов М., Җиһангиров С. һәм башкалар дошманны җиңеп кайтып тыныч колхоз эшенә керешәләр. Мухаметдинов Ф., Зарипов Г., Шаехов Г., Шарафетдинов Таһирлар да сугышта катнашалар.

Ирләр фронтка киткәч авылда калган хатын-кызлар, балалар, картлар, карчыклар дошманны җиңүне якынайту өчен икмәк фронтында батырларча көрәшәләр. Менә Хәертдинова Мөкатдисә апа. Аның 2 улы да фронтта. Ул колхозның алдынгы стахановчысы, ярты ел эчендә 300 дән артык хезмәт көне эшли. Тимерова Хәерниса – иптәшен фронтка озаткач, аның урынына ат караучы булып эшли. Икенче ат караучы Мәхмүт бабай Нәҗметдиновның да улы фронтта, ә Мәхмүт бабай үзе 60 яшьлек булуына карамастан 270 хезмәт көне эшли. Хатын-кызлардан Шарафетдинова Х.,Хузина Х.,Мухаметшина М., Сахапова З., Нәҗметдинова Зәйнәп, Салихова Хәерлебанатлар ирләр кебек эшләделәр. Алар авыл хуҗалыгы машиналарын да үз кулларына алдылар. Мәсәлән, Сахапова Захирә трактор белән җир сукалаган. Алар белән беррәттән 10-15 яшьлек малайларның да хезмәте зур булды. 15 яшьлек Фаррахов Мөнәвир ярты елга 130 хезмәт көне эшләгән. Мондыйларны тагын күпләп санарга мөмкин. Хезмәт белән беррәттән авыл халкы дошманнан саклаучыларга ярдәмнәр оештырган. Мәсәлән, танклар колоннасына 150 мең сум, самолетлар эскадрилиясенә 120 мең сум, җиңү фронтына 95 мең сум күләмендә акча җыеп бирелгән. Зур суммаларда заемнар түләү, лоторея алу оештырылган. 1942 нче елда Нөркәй үзешчән коллективы яшьләре концерт, спектакль куеп, 13 мең сум акча фронтка бүләк итте. Авылның кызлары, яшьләре җылы киемнәр әзерләп, үзләренең исемнәре чигелгән кулъяулыклары булган посылкалар салалар, фронтовикларның йөрәкләрен җиңүгә дәртләндерәләр иде», - дип искә ала укытучы Таһир Шәрәфетдинов. 1966 нчы елда Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны искә алу һәйкәле салынды. 2008 нче елда һәйкәл яңа урынга күчерелде. 1967 нче елда сельпо бинасы төзелә. Хәзерге кибет, склад биналары революциягә кадәр төзелгән. Волисполком вакытындагы зур-зур биналар Сарман авылына, Азалакка һәм Теләнче Тамак авылына күчерелгәннәр.

Нөркәй совхозы үзгәртү

1957 нче елда авылда МТС бетерелә. Шул җирлектә 1957 нче елның март аенда Нөркәй совхозы оештырылды. Совхоз оештыру колхозчыларның гомуми җыелышында халыкка игълан ителә. Шуннан соң колхозчылар совхозга керергә гаризалар язалар. Гаризалар тикшерелгәннән соң, Нөркәй совхозына керерлек бер өлеш колхозчыларны совхозның даими эшчеләре (1700 кеше чамасы) итеп, калганнарын сезонлы эшчеләр итеп совхозга кабул итәләр. Беренче елларында совхоз 8 бүлекчәдән тора: 1 нче бүлекчә - Нөркәй, 2 нче бүлекчә - Имән, 3 нче бүлекчә - Тәкермән, 4 нче бүлекчә - Саклаубаш, 5 нче бүлекчә - Чөйле, 6 нчы бүлекчә - Алга, 7 нче бүлекчә - Шәрләрәмә һәм 8 нче бүлекчә - Сөлек бүлекчәләре. Совхозның беренче директоры Сафиуллин Садри, партком секретаре - Камалиева, агрономы - Галиакберов иде. 2 елдан соң Галиакберов директор итеп билгеләнә. 1962 нче елда өлкән агроном итеп Сәлахов Хәниф җибәрелә. 1966 нчы елда Сәлахов Хәниф Нөркәй совхозы директоры итеп билгеләнә. 1974 нче елда директор булып Галиев Равил Фатихович килә, баш агроном булып Гәрәев Рафаэл Халитович эшли. 1984 нче елда Гәрәев Р.Х. директор итеп билгеләнә, баш агроном булып Гарифҗанов Рашат Габделхаевич эшли башлый. 1965 нче елның февраль аенда совхоз ике өлешкә аерыла - «Тукай» һәм «Нөркәй «совхозлары барлыкка килә. Нөркәй совхозына Сөлек, Кормаш, Шәрләрәмә, Нөркәй бүлекчәләре керә. 1967 нче елда Кече Нөркәй һәм Зур Нөркәй авыллары Верховный Совет указы белән берләштереә, шуннан соң Нөркәй исеме белән генә йөртелә башлый.

(Астагы материалларны эшкәртеп бетерәсе бар!)

Хезмәткә коммунистик мөнәсәбәтләр үзгәртү

Партия һәм хөкүмәтебез хезмәт ияләренең культура , көнкүреш дәрәҗәләрен яхшырту өчен елдан- ел зур чаралар күрә.Социализмның экономик принципларына нигезләп перспектив бишьеллык планнар кабул итә. Авылыбызның хезмәт ияләре бу планнарны арттырып үтәү өчен тырышалар. Нөркәй совхозы эшчеләре арасында коммунистик хезмәт бәрмәчесе исемен йөртүчеләр, Ленин ордены , « Хезмәттәге батырлык өчен» медале алучылар елдан- ел арта бара. Камалов Зөфәр, Абдуллин Хөсәеннәр кырда мул иген җыеп алуда зур хезмәт куюлары өчен Ленин ордены белән бүләкләнделәр. Махубрахманов Л., Зарипова М., Гыйбадуллин Р., Госамова Рәзинәләр тырыш хезмәтләре өчен « Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены белән бүләкләнде. Набиуллина К., Ахметшин Х.,Мостафина М.,Шакирова Исламова, Габделхаков иптәшләр « Хезмәттәге батырлык» медале белән бүләкләнделәр. Нөркәй совхозы терлекчелек өлкәсендә зур уңышларга иреште. Товарлыклы- сөтчелек фермасы мөдире Галиев Фаиз җитәкчелегендәге коллектив " Коммунистик хезмәт бәрмәчесе" исемен алу өчен көрәшә. Галиев Ф., Шакирова Г., Госамова Р., Сабельева М., тракторчылардан Фаррахов Г.,Абдуллин Х., Зиятдинов К., Мостафиннар "Коммунистик хезмәт бәрмәчесе» исемен йөртәләр. Ул вакытта бөтен совхозда 34 « Коммунистик хезмәт бәрмәчесе» исемен йөртүче бар. Нөркәй авыл советы 1918 нче елларда авыл советының беренче председателе Гыйлаҗев Хуҗа, секретаре Ахметов Мәхмүт булган. 1928 нче елда Нөркәйдә волисполком бетерелгән. 1928 нче еллардан алып 1954 нче елга кадәр Нөркәй территориясенә кергән авылларда: Зур Нөркәйдә, Шәрләрәмәдә , Сөлектә авыл советлары үзләрендә булган. 1954 нче елдан соң Сөлек авыл советы Шәрләрәмә авыл советы белән берләшкән. 1959 нчы елдан соң Шәрләрәмә авыл советы Нөркәй авыл советы белән берләшкән.Нөркәй авыл советы председательләре һәм секретарьлары булып үз вакытларында Газетдинова Закирә, Сахапова Тәгъзимә, Мехәммәдиев Рафил, Шәйхетдинов Әнәс, Гайсин Муса, Каримова Мөнирә, Хафизов Гөлүс, Абдуллин Нур, Шәрәфетдинова Әлфияләр эшли. Нөркәйдә милисә органы. 1918 нче елның башларында Романов җитәкчелегендәге милисә органы члены Суханов Нөркәй милисә органына уполномоченный булып килә.Уфа ягыннан отряд чакыртуда ул зур роль уйнаган. Авылның табигый шартларыНөркәй совхозына кергән авылларның, шул исәптән, Нөркәй авылының төзелеше калкулы тигезлектән гыйбарәт. Тигезлекнең нигезен каты токымнардан торган рус платформасы тәшкил итә. Платформаны яше 500- 1000 миллион ел чамасы булырга тиеш. Хәзерге вакытта җир өсте үзгәргән. Каты токымнар өстендә утырма токымнар ята. Алар җилләрнең исүе һәм елгалар китермәләре аркасында барлыкка килгәннәр. Безнең Нөркәй авылы кырларында нефть эзләүчеләр бик күп нефть ятмалары таптылар һәм суырталар. Димәк, безнең территориядә кайчандыр зур диңгез булган. Шул диңгез төбендә үлгән вак организмнарның таркалуы нәтиҗәсендә нефть барлыкка килгән.Башка төрле казылма байлыклардан берничә урында торф ятмалары бар. Алар элек бу авыл халкының төп ягулык төре булып тора. 1995 нче елда авылга газ үткәрелде һәм торф ятмаларыннан файдаланмый башладылар. Шәрләрәмә белән Нөркәй арасында кайчандыр бакыр рудасы чыгарганнар.Бакыр рудасын хәзер чыгармыйлар, бу токым әлегә яшь булып тора.Имән белән Тәкермән арасында геологик эзләнүләр эслүдә ятмалары барлыгын күрсәткәннәр. Бакыр, эслүдә әлегә сер булып сакланалар, казып чыгарылмыйлар.Нөркәй авылы 55 градус чамасы төньяк киңлектә урнашкан.Татарстанның башка урынына караганда нөркәйнең климаты шактый континенталь булуы белән аерылып тора. Чөнки безнең урын көнчыгыштарак урнашкан. Урыныбызның тигез булуы төрле яктан искән җилләрне үткәреп тора. безгә күбрәк төньяк, көнбатыш һәм Көньякҗилләре зур йогынты ясыйлар.Җилләрнең төрле яктан исүе аркасында климат бик үзгәрүчән.Төньяктан җилләр иссәләр кышын буран һәм салкын алып киләләр.Көньяктан җилләр искән вакытта көннәр күбрәк коры, явымсыз булалар.Шуңа күрә безнең урында кар тотарга һәм агач утыртырга кирәк.Әгәр көнбатыштан җилләр иссәләр, җәй яңгырлы, кыш карлы була. Димәк безнең урынга циклоннарның да тәэсире бар.Ләкин бездә кояшлы көннәр күбрәк һәм авыл хуҗалыгында утырткан үсемлекләр тулысынча өлгерәләр.Уртача явым- төшем бездә якынча 450 мм чамасы. Январьның уртача температурасында төрле елларда 1- 2 градус аерма була.1966 нчы елларда уртача 13 градус салкынлык булды. 1967- 68 нче елларда январь шактый салкын булды. 1978 нче елда кыш шактый салкын булып , алмагачларга кадәр өшеде. 2010 нчы елның кышы аномаль салкын булып, температура 40- 45 градуска кадәр төште.Июль аенда уртача 20- 21 градус җылылык була.2010 елның җәендә температура 30- 35 градуска кадәр күтәрелде. Нөркәй авылының елгалары зур түгел. Авылны Кече һәм Зур Нөркәйләргә аерып, авыл уртасы аша Минзәлә елгасы ага.Елга зур түгел һәм ул елдан- ел ныграк саега бара.Кайчандыр елга тирән һәм киң булган, анда балык та бик күп булган.Елгада боз 9- 10 нчы апрельләрдә кузгала, кар күп булган елларда елга нык кына ташый, җәелә. Бу вакытларда елга үзәннәрен су баса.Нөркәй тирәсендә зур күлләр юк. Елгадан бүленеп калган кечкенә генә күл бар. Елга җәй көне грунт сулары, яңгыр сулары белән туенып тора. Елганың уң як яры биек, шул як яр өлешендә күбрәк авыл өйләре урнашкан. Биек ярдан елгага вак чишмәләр агып төшә. Чишмәләр бик чиста һәм сулары йомшак. Көндәлек тормышта халык чишмә суларыннан файдалана. Алар яр буйлап бик күп урыннрдан чыгалар. Нөркәй авылының туфрагы кара туфрак. Туфрак уңдырышлы, соңгы елларда туфракны эшкәртү һәм ашлау дәвам итә. Безнең туфракка күбрәк азот һәм фосфор кирәк. Безнең урыннарда төрле үләнле далалар бар. Ләкин, хәзерге вакытта мондый далаларның калдыклары игенчелек өчен уңайсыз булган кайбер урыннарда гына очрый. Алары да терлек көтүләре йөрү һәм башка факторлар аркасында бик нык үзгәргәннәр. Безнең урыннарда кара туфракның структурасы да яхшы, төерчекле була. Мондый туфракта туклыклы матдәләр яхшы саклана, аңа һава иркен үтеп керә. Кара туфрак суны яхшы сеңдерә һәм үзендә озак саклый.Һава белән дым туфракта черү процессын тизләтә. Бактерияләр туфракның сыйфатын күтәрүдә гаятьзур роль уйныйлар. Нөркәйнең халкы.Нөркәй авылының барлыгы 4612 га җире бар. 1968 нче елда Нөркәй һәм аның халкы, халкының тормышы турында түбәндәге белешмәләр бирелгән. Бер кв.метр җиргә якынча 20 кеше туры килә. Нөркәйдә барлыгы 958 кеше яши. Милли составы буенча күбрәк татарлар, бары тик 2 генә кеше рус милләтеннән.Нөркәйдән кала совхоз бүлекчәләре бар. Шәрләрәмә бүлегендә 604 кеше яши.Сөлектә- 427 кеше, Сөлек бүлегендә 196 кеше яши. Шул авыллардан югары уку йортларында, техникумнарда һәм башка уку йортларында түбәндәгечә укыйлар: Нөркәй авылыннан 87 кеше, Кормаштан 23, Шәрләрәмәдән 65, Сөлектән 49 кеше укый.Нөркәй совхозы авылларындагы халыкның көнкүреш шартлары һәм культуралары үсә. Нөркәй совхозында барлыгы 542 хуҗалык, Нөркәй авылының үзендә 259 йорт бар. Бу йорт тирәләрен ел саен яшелләндерү эшләре алып барыла. Авылда ишек алды тирәсенә 8492 төп агач утыртылган. Авылда 25 телевизор, 231 радиоприемник, 32 мотоцикл, 2 җиңел автомобиль бар. 1968 нче елда авылда яңа 13 йорт салынып, өй туйлары уздырылды. Нөркәй авылында 1968 нче уку елында ике этажлы итеп яңа мәктәп салынды һәм бу мәктәпкә якын- тирә авыллардан да йөреп укыйлар. Нөркәй авылында 3 магазин эшли. Икмәк пешерү өчен пекарнясы һәм ашханәсе бар. Авыл бөтенләй электрлаштырылган һәм радиолаштырылган. Нөркәй авылы халкы авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә. 4612 га җир мәйданы, чәчүлек җирләре 4567 га. Авылда икенче урынны терлекчелек алып тора. 1968 нче елда хуҗалыкта чәчелгән культуралардан уңыш алу.

төре гектар Уңыш (ц) 1 га дан

Көзге арыш 501 8993 17,95

Көзге бодай 232 5142 22,16

Яров.бодай 1704 32514 19,08

Солы 95 1541 16,23

Тары 27 1091 40,40

Борчак 551 12387 22,48

Ясмык 0,58 10 18,00

Вика 103 1765 17,13

Итогы 3213,58 63443 19,75

Бәрәңге 15 1800 120

Чөгендер,кишер 105 27036 257

Силоска борчак 74 6031 81

Кукуруза 241 31559 130

Беръеллык үлән 311 5396 11,66

Күпъеллык үлән 63 231 3,66

Яшел азык арыш 167

Эре мөгезле терлекләр

Сыерлар- 259

Бозаулар- 297

Үсеше- 750

Дуңгызлар- 1992

Дуңгыз баласы- 2610 баш.

Нөркәй авылында тракторлар саны

ДТ – 54 – 5

ДТ- 75- 6

МТЗ – 8

ДТ- 20 – 3

Барысы: 22

Комбайннар – 12.

Алдынгы тракторчылар: Халиков Марат – 1111 гектар җир сөрде.

Сөләйманов Мәхмүт- 995 гектар җир сөрде.

Алдынгы сыер савучылар

Галиева Мөслимә 3163 литр

Госамова Рәзинә 2433 литр

Шакирова Гөлдәминә 2052 литр

Алдынгы дуңгыз караучылар

Мухаметшина Әсфия, Мостафина Мәдинә

1968 нче елдан соң Нөркәйдә үзгәрешләр күп була билгеле. 1976 нчы елның 10 октябрендә тимер күпер салына. 1990 нчы елларда совхозлар кабат СХКП лар, колхозлар булып үзгәртеләләр. 1995нче елның мартыннан 1996 нчы елның октябренә кадәр Нөркәйдә колхоз председателе булып Шакиров Җәүдәт Г. эшли. Шәйхеразиев Хәлил Ш.- баш агроном, Галиев Рәшит- баш инженер, хайбрахманова М.-баш бухгалтер, Хайруллин Илсур- зоотехник, Мостафин В.-ветврач була.

1996- 1998нче елларда колхоз председателе булып Миннеханов Рафис Фарихович эшли.

1998- 2000 нче елларда Гараев Тәзбир Мөлихович председатель була.

2000- 2001 нче елларда колхоз председателе вазифасын Хасанов Фәнис Габбасович башкара.

2001- 2004 нче елларда колхоз председателе булып Шәйхеразиев Хәлил Шәехович эшли.

2004- 2005 нче елларда председатель булып Файзерахманов Роман Лотфрахманович эшли.

2005 нче елның 7 нче июлендә «Нөркәй» агрофирмасы эшли. Агрофирма 7 колхозны берләштерә: Ләке, Чыршылы, Уңыш, Нөркәй, Таң, Вахитов, Имән хуҗалыклары. Агрофирманың техника паркы бай, яңа техникалар кайта. Джон ДИР тракторы – 1 шт. Нью – Холд тракторы- 5 шт. Моннан тыш чит ил чәчү комплекслары, МТЗ- 1221 тракторлары, Маккормик Т- 215 тракторлары, МТЗ- 82 тракторлары, 20 комбайн (Кейс, Нью – Холд, Мега, Тукана) Юлтимер һәм Шыгай авылларында терлекчелек комплекслары реконструкцияләнде. Агрофирма оешкач барлык хуҗалыклар банкрот дип игълан ителде һәм таратылды.

Демография үзгәртү

Халык саны
1859 1897 1926 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010
1553 2242 1541 582 610 967 790 626 627

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11.1 °C -5.8 °C 4.3 °C 13.3 °C 18.6 °C 20.4 °C 17.6 °C 12 °C 4.2 °C -5.1 °C -10.5 °C 3.9 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.9 °C.[2]

Шәхесләр үзгәртү

Дин үзгәртү

 
«Рамазан» мәчете
Ислам

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • Нөркәй авылы тарихы