Наилә Фәхретдинова

Наилә Роберт кызы Фәхретдинова (Шәйдуллина) (1994 елның 2 августы, Азнакай, Татарстан, Россия) — Россия волейболчысы, доигровщица.

Наилә Фәхретдинова
Туган 2 август 1994(1994-08-02) (29 яшь)
Азнакай, Татарстан, Россия
Һөнәре спортчы

Биография үзгәртү

Наилә Фәхретдинова 1994 елның 2 августында Татарстанның Азнакай шәһәрендә туа.

Әтисе киңәше буенча волейбол белән шөгыльләнә башлый[1]. Беренче тренеры — С.В. Галаганов.

Казан федераль университетында, аннары «тренер ФК и ВМ» белгечлеге буенча Стәрлетамак физик культура институтында укый.

2013 елда Россия чемпионатында «Динамо-Казан» командасы составында беренче тапкыр чыгыш ясый һәм аның белән бергә Россия чемпионы була[2]. Соңрак «Уфимочка»[3], «Олимп»[4] һәм «Чанаккале»[5] клублары өчен чыгыш ясый.

2017 елдан 2018 елга кадәр «Протон» клубы өчен чыгыш ясый, аның белән Россия Кубогының бакыр призёры була[6]. 2018 елның июлендә «Приморочка»[7] командасына күчә, ә ноябрьдә «Протон» га әйләнеп кайтып сезон азагына кадәр уйный[8].

2019—2020 елларда Кипрның «Аполон Лимасол» клубында чыгыш ясый[9][10].

2020 елның сентябрендә Исраилның «Маккаби Хайфа» клубына күчә. 2020 елның декабрендә клуб белән контрактны өзә.

2020 елның 19 июнендә кияүгә чыга.

Казанышлар үзгәртү

  • 2013 елгы Россия Чемпионы
  • 2017 елгы Россия Кубогының бакыр призёры

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Наиля Шайдуллина: «Волейболом я занимаюсь благодаря папе». әлеге чыганактан 2018-07-27 архивланды. 2018-01-16 тикшерелгән.
  2. Наиля Робертовна Шайдуллина, archived from the original on 2018-07-27, retrieved 2021-03-10 
  3. «Уфимочка-УГНТУ» начинает новый сезон!
  4. Шайдуллина Наиля
  5. Yeşilbayramiç Spor’da, Pınar Cankarpusat ve Nailia Shaydullina, archived from the original on 2018-07-27, retrieved 2021-03-10 
  6. «Протон» второй год подряд становится бронзовым призером Кубка России!. әлеге чыганактан 2018-07-02 архивланды. 2018-01-16 тикшерелгән.
  7. Наиля Шайдуллина — доигровщица «Приморочки»
  8. «Протон-Саратов» обнародовал фамилию своей первой волейболистки
  9. «Μεγάλη Κυρία» στο ντέρμπι και κορυφή – Εκπληκτική ανατροπή Ολυμπιάδας – Νίκες Korantina Homes Παφιακού, ΑΕΚ
  10. Σούπερ ντέρμπι σωτηρίας Ομόνοια – UCLan Cyprus ΘΟΙ Αυγ. – Αγγίζει την 5η θέση ο Property Gallery Απόλλων

Сылтамалар үзгәртү