17 июнь
17 июнь — Милади тәкъвимендә алтынчы айның унҗиденче көне. Ел ахырына кадәр 197 көн кала.
← июнь → | ||||||
Дш | Сш | Чш | Пҗ | Җм | Шм | Як |
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | |
7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 |
14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 |
21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 |
28 | 29 | 30 | ||||
2021 ел |
Дөнья тарихында бу көн:
Дөньяви бәйрәмнәр һәм истәлекле вакыйгаларҮзгәртү
ХалыкараҮзгәртү
- БМО — Бөтендөнья чүлгә әверелү һәм корылыкка каршы көрәшүне истә тотуга багышланган көн (ингл. World Day to Combat Desertification and Drought, рус. Всемирный день борьбы с опустыниванием и засухой).[1]
МиллиҮзгәртү
- Гватемала һәм Сальвадор — Әтиләр көне (исп. Día del Padre, ингл. Father's Day, рус. День отца).
- Индонезия — Балалар көне.
- Исландия — Бәйсезлек көне (исл. Íslenski þjóðhátíðardagurinn, ингл. Icelandic National Day, рус. День провозглашения республики).
Һөнәри, җәмгыяви һәм өлкә бәйрәмнәреҮзгәртү
ВакыйгаларҮзгәртү
- 1579 — инглиз пираты Фрэнсис Дрейк Сан-Франциско тирәсенә чыгып, аны инглиз җире дип игълан итә.
- 1773 ел — Императрица Екатерина II «О терпимости всех вероисповеданий и о запрещении архиереям вступать в дела, касающиеся до иноверных исповеданий и до построения по их закону молитвенных домов, предоставляя все сие светским начальствам» указына кул куя. Бу патша Фёдор I 1593 елның 18 июлендә имзалаган һәм моңа кадәр / Русия патшалыгы һәм / Русия империясендәге дини сәясәтне билгеләгән «Яңа чукындырылган татарлар, алар өчен махсус сөрү җирләре бүлеп бирү һәм мәчетләрне җимерү турында» указын гамәлдән чыгара.
- 1885 — Нью-Йоркка француз пароходында Азатлык сыны китерелә.
- 1918 — Саксония Литвага берләшергә тәкъдим итә.
- 1939 — Муса Җәлил исемендәге Татар Дәүләт Опера һәм Балет театры ачыла.
- 1940 — Латвия һәм Эстониягә совет гаскәрләре кертелгән.
- 1972 — АКШта Уотергейтс низагы башлана.
- 1976 — Кытайда су тудыргыч бомбасы сынаулары уза.
ТууларҮзгәртү
Шулай ук карагыз: Төркем:17 июнь көнне туганнар
- 1714 — Александр Баумгартен, алман фәлсәфәчесе.
- 1884 — Рифат Гаспринский, «Тәрҗеман»ның нәшир-мөхәррире.
- 1900 — Мартин Борманн, / Өченче рейх дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе.
- 1940 — Роберт Нигъмәтуллин, татар галиме.
- 1948 — Ринат Баттал, язучы.
- 1961 — Рөстәм Зәбиров, архитектор, Тукай бүләге иясе (2012).
- 1973 — Зөлфия Вәлиева, Тинчурин театры актрисасы, ТР атказанган артисты.
ВафатларҮзгәртү
Шулай ук карагыз: Төркем:17 июнь көнне вафатлар
- 656 — Госман, өченче хәлифә.
- 1719 — Джозеф Аддисон, инглиз язучысы, публицист.
- 1940 — Артур Гарден, инглиз биохимигы.
- 1959 — Габдел Мөгыйз, индонезияле язучы, журналист һәм сәясәтчесе.
- 1981 — Лотфулла Фәттахов, татар рәссамы, СССРның Дәүләт, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты.