Шамил Мөхәммәдьяров

Шамил Фатыйх улы Мөхәммәдьяров (1923 елның 17 июне, Казан, Татарстан АССР, ССРБ2005 елның 23 мае, Мәскәү, Россия) — Совет һәм Россия галиме, тарих фәннәре кандидаты

Сурәт
Җенес ир-ат
Ватандашлык  СССР
 Россия
Туу датасы 17 июнь 1923(1923-06-17)
Туу урыны Казан, РСФСР, СССР
Үлем датасы 23 май 2005(2005-05-23) (81 яшь)
Үлем урыны Мәскәү, Россия
Һөнәр төре галим
Эшчәнлек өлкәсе тарих
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Академик дәрәҗә тарих фәннәре кандидаты[d]
Бүләкләр
Мәскәүнең 850-еллыгы истәлегенә мидәл

Төрки халыкларның урта гасыр тарихы буенча белгеч. 170тән артык эш авторы, аның кайбер хезмәтләре чит илләрдә басылып чыга.

Биография үзгәртү

Шамил Мөхәммәдьяров 1923 елның 17 июнендә Казанда танылган табиб һәм дәүләт эшлеклесе Фатыйх Мөхәммәдьяров гаиләсендә туа[1].

Мәктәпне тәмамлап, 1942—1943 елларда ССРБ сугыш кирәк-яраклары Халык Комиссариатының 144 нче оборона заводында токарь булып эшли. 1943—1946 елларда Казан юридик институтында укый (1931 елда Казан университетының юридик факультетыннан совет хокукы институты буларак оеша). 1946—1950 елларда ССРБ Фәннәр академиясенең Казан филиалының аспиранты, ә 1950—1952 елларда кече фәнни хезмәткәре була. 1952—1955 елларда ССРБ Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтында гыйльми секретарь булып эшли.

1955—1956 елларда ССРБ Фәннәр академиясенең Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институтының фәнни хезмәткәре булып эшли. 1956—1963 елларда Шамил Мөхәммәдьяров Казан дәүләт университетында башта доцент булып, ә 1959 елдан ССРБ тарихы кафедрасы мөдире булып эшли. 1963—1970 елларда ССРБ Фәннәр академиясенең Себер бүлегенең якут филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре булып эшли. 1970—1996 елларда — ССРБ ФА Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре (1992 елдан — Россия фәннәр академиясенең Россия тарихы институты). Аннары Мәскәү югары рухи ислам көллиятендә профессор булып эшли[2].

1951 елда «Казан ханлыгының социаль-икътисади һәм дәүләт төзелеше» темасына кандидатлык диссертациясен яклый[3]. Мөхәммәдьяров Әдәбият институтында (Мәскәү), Мәскәү, Чуаш, Көнчыгыш гуманитар, Казан һәм Якут университетларында, Казан педагогика университетында, Мәскәү югары рухи ислам көллиятендә, Татар дәүләт гуманитар институтында махсус тарихи дисциплиналар укыган[1].

Шамил Мөхәммәдьяров Казан университеты каршындагы Тарих, археология һәм этнография җәмгыяте эшчәнлеген яңадан башлап җибәрүдә катнаша; бу җәмгыятьнең вице-рәисе вазыйфасына сайлана. Россия фәннәр академиясенең Археология комиссиясе, тарихчыларның Россия милли комитеты, Россия гуманитар фонды тарихы буенча Эксперт советы һәм төрки халыкларның I конгрессын чакыру буенча Оештыру комитеты әгъзасы булып тора. Шулай ук «Татарстан АССР тарихы», «ССРБ тарихы очерклары», «Ватан тарихы» коллективлары, «Совет тарих энциклопедиясе», Зур совет энциклопедиясенең 2 һәм 3 басмалары энциклопедияләре автор әгъзасы була. Даими халыкара алтаистик конференция (РІАК, АКШ) әгъзасы.

75 яшендә Шамил Фатыйх улы Мөхәммәдьяров хаҗ кыла[1].

2005 елның 23 маенда Мәскәүдә вафат була.

Гаилә үзгәртү

Әтисе — Фатыйх Мөхәммәдьяров — совет дәүләт сәламәтлек саклау эшлеклесе, галим, медицина фәннәре докторы, профессор.

Бүләкләр үзгәртү

  • «Мәскәүнең 850 еллыгы истәлегенә» медаль.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү