Фатыйх Мөхәммәдьяров

Фатыйх Гариф улы Мөхәммәдьяров (1883 елның 25 декабре, Олы Җәке авылы, Казан губернасы, Россия империясе1950 елның 30 гыйнвары, Казан, Татарстан АССР, ССРБ) — совет дәүләт сәламәтлек саклау эшлеклесе, галим, медицина фәннәре докторы, профессор.

Фатыйх Мөхәммәдьяров
Туган 25 декабрь 1883 (6 гыйнвар 1884)
Кукмара вулысы
Үлгән 30 гыйнвар 1950(1950-01-30) (66 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]

Биография үзгәртү

Фатыйх Мөхәммәдьяров 1883 елның 25 декабрендә (1884 елның 6 гыйнварында яңа стиль буенча) Казан губернасы Казан өязе Кукмара вулысы Олы Җәке авылында туган[1].

Башлангыч белемне туган авылында ала, 13 яшендә Апанай мәчете каршындагы Казан мәдрәсәсенә укуын дәвам итү өчен бирәләр[2].

1907 елда Фатыйх башлангыч рус-татар училищесы укытучысы исеменә имтихан тапшыра. 1913 елда укырга керә һәм 1917 елда Казан император университетының медицина факультетын тәмамлый[3].

Университетны тәмамлаганнан соң хәрби хезмәткә Рус император армиясенә алына һәм Киев хәрби округына полк табибы итеп җибәрелә. Солдат комитетлары эшендә катнаша башлый, эчке Россия һәм Себер сугышчы-татарларның Милли җыелышына делегат итеп сайлана һәм 1918 елның гыйнварына кадәр Уфада була. Казанга кайткач, шәһәр хуҗалыгы Советы эшендә катнаша, анда медицина-санитария бүлеген җитәкли. Тиздән Эшче-крестьян Кызыл Гаскәренә Василий Блюхер җитәкчелегендәге 4 нче Урал дивизиясенә, соңрак Татар бригадасына мобилизацияләнә[3].

1920 елның сентябрендә Фатыйх Гариф улы Казанга алына һәм аның бөтен гомере сәламәтлек саклау белән бәйле була. 1920 елдан башлап Татарстан АССРның халык сәламәтлек саклау комиссариаты каршындагы балалар сәламәтлеген саклау бүлеген җитәкли, соңрак — урынбасары, ә 1922 елның ахырыннан ТАССР Сәламәтлек саклау халык комиссары була, 1927 елга кадәр бу вазыйфада эшләгән. 1923 елның июлендә аңа Хезмәт Батыры исеме бирелә[3].

1926 елдан Мөхәммәдьяров педагогик эшчәнлеген башлый. Табибларны камилләштерү өчен Казан дәүләт институтының социаль гигиена кафедрасы ассистенты, ә аннары доценты була. 1932 елның августында Казан дәүләт медицина институтының социаль гигиена кафедрасы мөдире итеп сайлана (хәзерге вакытта Казан дәүләт медицина университеты), анда Фатыйх Гариф улы гомеренең ахырына кадәр эшли[4]. 1933 елда аңа профессор исеме бирелә, 1935 елда — медицина фәннәре докторы дәрәҗәсе бирелә. Социаль гигиена кафедрасында эшен ул Татар социаль гигиена институты директоры (1930—1935) белән бергә алып бара. Казан медицина техникумында социаль гигиена курсын укыган[5]. Күп кенә фәнни эшләр авторы була.

Бөек Ватан сугышы елларында хәрби госпитальләр урнашкан җирдә Татарстан АССР халкы арасында санитар-гигиеник белемнәрне тарата, ул шулай ук фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнүен дәвам итә.

1950 елның 30 гыйнварында Казанда вафат була[6].

Гаилә үзгәртү

Улы — Шамил Мөхәммәдьяров — Совет һәм Россия галиме, тарих фәннәре кандидаты.

Хәтер үзгәртү

Фатыйх Мөхәммәдьяров хөрмәтенә Казан шәһәренең Мәскәү районындагы урам атала[7].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү