Казан дәүләт медицина академиясе

Казан дәүләт медицина академиясеРоссия Сәламәтлек саклау министрлыгының өзлексез һөнәри белем бирү медицина академиясенең белем бирү филиалы, ә моңа кадәр мөстәкыйль югары уку йорты.

Казан дәүләт медицина академиясе
Нигезләнү датасы 1920
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан
Урын Казан
Ана ширкәт Российская медицинская академия непрерывного профессионального образования[d][1]
Рәсми веб-сайт kgma.info

Тарихы үзгәртү

1920 елның 22 апрелендә В.И. Ленинның 50 еллыгына багышланган Казан губерна башкарма комитеты утырышында югары дәвалау-уку йорты «В. И. Ленин исемендәге Казан клиник институты» оештырыла. [2]

1923 елда Казан клиник институты РСФСР Сәламәтлек саклау халык комиссариатының фәнни учреждениеләре исемлегенә кертелә. 1925 елда институт «В.И. Ленин исемендәге табибларны камилләштерү өчен дәүләт институты» дип үзгәртелә. 1995 елда Академиягә үзгәртелә. 2003 елдан-РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан дәүләт медицина академиясе.

Учреждениенең беренче ректоры профессор Роман Альбертович Лурия булган. 1980-2007 елларда ректор вазыйфаларын Марс Константинович Михайлов башкара. 2007 елдан 2015 елга кадәр академия ректоры вазыйфасын Камил Шаһәр улы Зыятдинов башкарган. 2015 елда Рөстәм Шамил улы Хәсәнов ректор (2016 елдан филиал директоры) вазыйфасына билгеләнә.

Гомуми мәгълүмат үзгәртү

Академиядә якын 350 мең берәмлек китап саклана торган китапханә бар.

2010 елда фән һәм фәнни-педагогик кадрлар әзерләү үзәге оештырылган. 2011 елдан академиядә поликлиника ачыла. 2012 елда тарих музее ачыла.

Ике диссертация советы эшли.

Академия төп фәнни нәтиҗәләрен бастырып чыгару өчен тәкъдим ителә торган басмалар исемлегенә кертелгән 4 журналны гамәлгә куючы: «Неврологический вестник В.М. Бехтерева», «Гамәли медицина», «Иҗтимагый сәламәтлек һәм сәламәтлек саклау» («Неврологический вестник им. В. М. Бехтерева», «Практическая медицина», «Общественное здоровье и здравоохранение»).

2014 елда академия фәнни экспертиза үткәрүгә һәм дару препаратлары исемлеген формалаштыруга Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан җәлеп ителә торган учреждениеләр исемлегенә керә. Шул ук елны Росздравнадзор боерыгы белән академия медицина эшләнмәләренең клиник сынауларын үткәрүче оешмалар исемлегенә кертелгән.[3]

Чыганаклар үзгәртү