Ренат Әкбәров, Әкбәров Ренат Фазыл улы (1939 ел 13 июнь, Казан) — рентгенолог, медицина фәннәре докторы (1990), профессор (1993), ТР атказанган табибы (1994), РФ атказанган фән эшлеклесе (2005), Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан дәүләт медицина академиясененң нур диагностикасы кафедрасы профессоры.[1]

Ренат Әкбәров
Туган 13 июнь 1939(1939-06-13) (84 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Әлма-матер Казан дәүләт медицина университеты
Һөнәре табиб
Эш бирүче Казан дәүләт медицина академиясе

Биография үзгәртү

Әкбәров Ренат Фазыл улы 1939 елның 13 июнендә Казанда туган. Урта мәктәпте Казанда тәмамлый.

1962 елда Казан медицина институтын уңышлы тәмамлагач хезмәт юлын 1962–1981 елларда Петропавловск-Камчатскийда башлый, аннары Казанга кайтып, Казан медицина оешмаларында эшлен дәвам итә.

1981 елдан Казан дәүләт медицина академиясендә эшли.[2] Медицинадә нур диагностикасен уңышлы куллануда яңы алымнар кулланганы өчен 1994 елда Татарстанның атказанган табибе, 2005 елда Россия Федерациясененң атказанган фән эшлеклесе исемнәре бирелә. 2011 елда «Авыруларга, функциональ бозуларга, үсеш тайпылышларына, ашказаны-эчәк трактының яман зарарлануына, олыларда һәм балаларда эчәклек үтмәвенә комплекслы һәм клиник-нур диагностикасы» темасына эшләгән өчен Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ә. Г. Терегулов исемендәге бүләгенә лаек булды.[3]

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Фәнни хезмәтләре нур ярдәмендә авыруларга, шул исәптән башлангыч этапта ашказаны рагына диагноз куюга, ашкайнату юллары үсеше аномалияләренә, сидек чыгару системасын, гепатопилородуоденаль зоналарны өйрәнүгә багышланган.

Хезмәтләре үзгәртү

Рентгенодиагностика функциональных изменений желудочно-кишечного тракта у детей, обусловленных родовыми повреждениями позвоночника и спинного мозга. Л., 1989 (автордаш).

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. — 703 с., илл. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү