Марс Константинович Михайлов ( 1938 елның 17 июне, Татарстан АССР, ССРБ ) — медицина фәннәре докторы, профессор[1]. Казан дәүләт медицина академиясе ректоры (1980—2007). Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы (1991 елдан).

Сурәт
Җенес ир-ат
Ватандашлык  СССР
 Россия
Туу датасы 17 июнь 1938(1938-06-17) (85 яшь)
Туу урыны Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Казан дәүләт медицина академиясе
Гыйльми дәрәҗә профессор
Академик дәрәҗә фәннәр докторы[d]
Бүләкләр
 Марс Михайлов Викиҗыентыкта

Биография үзгәртү

Марс Михайлов 1938 елның 17 июнендә Татарстан АССРда авыл укытучысы гаиләсендә туа. 1962 елда В. И. Ленин исемендәге табибларны камилләштерү өчен дәүләт институтын (хәзер — Казан дәүләт медицина академиясе) тәмамлый. Институтны тәмамлаганнан соң, 1964 елга кадәр Зәй район хастаханәсендә хирург булып эшли. 1970 елда табибларны камилләштерү өчен институтның рентгенология кафедрасы аспирантурасын вакытыннан алда тәмамлый. Шул ук елны медицина фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.

1970 елдан 1980 елга кадәр В. И. Ленин исемендәге табибларны камилләштерү өчен дәүләт институтының рентгенология, нур диагностикасы кафедралары мөдире, ассистент, профессор.

1978 елда медицина фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый. 1980 елда Казан дәүләт медицина академиясе ректоры итеп сайлана. 1982 елдан нур диагностикасы кафедрасы мөдире[2]. 1991 елдан Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе академигы. 1990—1995 елларда Татарстан Республикасы Югары Советында сәламәтлек саклау комиссиясен җитәкли.

1988 елда Марс Михайловка «ТАССРның атказанган фән эшлеклесе» исеме бирелә, ә 1995 елда — «Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе» исеме бирелә.

Гаилә үзгәртү

  • Хатыны — Михайлова Алисә Хәйрулла кызы — Казан дәүләт медицина академиясенең терапия кафедрасында укытучы, Татарстан Республикасының атказанган табибы.
  • Улы — Михайлов Игорь Марс улы — медицина фәннәре кандидаты, доцент. Казан шәһәренең 12нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең диагностика һәм медицина техникасы буенча генераль директор урынбасары[3].
  • Килене — Ваһапова Гөлнара Рифат Кызы —медицина фәннәре докторы, профессор. Казан дәүләт медицина академиясенең эндокринология кафедрасы мөдире, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең әгъза-корреспонденты[4].
  • Оныгы — Михайлов Азат Игорь улы — медицина фәннәре кандидаты, Н.Н. Блохин исемендәге онкология үзәге табибы[5].

Бүләкләр үзгәртү

  • Почет Ордены
  • «Сәламәтлек саклау отличнигы» билгесе (1978)
  • «Фидакарь хезмәт өчен» медале

Китаплар һәм басмалар үзгәртү

Марс Михайлов 400 дән артык фәнни эш, шул исәптән 35 монография авторы[6].

  • Обеспечение радиационной безопасности эконсмически активного населения при проверочной флюорографии органов грудной полости с использованием цифровых технологий / Михайлов М.К., Рыжкин С.А., Иванов С.И., НиЗамов И.Г., Валитов Ф.М., Зайнутдинова Н.Ф. // Общественное здоровье и здравоохранение. 2006. № 4. С. 97–101.
  • Роль современных методов лучевой диагностики в планировании хирургического этапа имплантации / Михайлов М.К., Салеева Г.Т., Ярулина З.И., Михалев П.Н. / Практическая медицина. 2009. № 1 (33). С. 24–28.
  • Первый опыт стентирования вен подвздошно-бедренного сегмента / Игнатьев И.М., Бредихин Р.А., Володюхин М.Ю., Ахметзянов Р.В., Михайлов М.К. // Ангиология и сосудистая хирургия. 2011. Т. 17. № 1. С. 97–104.
  • Комплексная лучевая диагностика заболеваний, функциональных расстройств, пороков развития, опухолевых поражений желудочно-кишечного тракта у новорожденных, детей грудного возраста и взрослых больных / Акберов Р.Ф., Диомидова В.Н., Михайлов М.К., Муравьев В.Ю., Загот С.Р., Иванов А.И., Алиева И.М. // Казань, 2014.
  • Непосредственные результаты рентгенэндоваскулярной диагностики и лечения тромботических окклюзий артерий нижних конечностей методом селективного тромболизиса / Гадеев А.К., Луканихин В.А., Миндубаев Л.Г., Остроумов Б.А., Бредихин Р.А., Михайлов М.К. // Лучевая диагностика и терапия. 2013. № 1 (4). С. 73–77.
  • Роль и место лучевой диагностики в современных условиях / Михайлов М.К. // Практическая медицина. 2018. № 2 (41). С. 15.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү