Георг Отто Август Ви́ссова (алман. Georg Otto August Wissowa; 17 июнь 1859 ел, Нойдорф близ Бреслау — 11 май 1931 ел, Һалле) — алман антик белгече, борынгы дин белгече.

Георг Виссова
Туган телдә исем алман. Georg Wissowa
Туган 17 июнь 1859(1859-06-17)[1][2][3]
Вротслав, Силезия[d], Пруссия кыйраллыгы[d], Алман берлеге[d]
Үлгән 11 май 1931(1931-05-11)[1][2][3] (71 яшь)
Һалле, Мерзебург[d], Саксония[d], Пруссия ирекле дәүләте[d], Веймар җөмһүрияте
Ватандашлыгы  Алмания
Әлма-матер Вроцлав университеты[d]
Һөнәре филолог-классик, тарихчы, университет профессоры, классицист
Эш бирүче Марбург үнивирситите[d] һәм Һалле-Виттенберг үнивирситите[d]
Җефет Helene Wissowa[d]
Балалар Fritz Wissowa[d], Richard Wissowa[d] һәм Gertrud Wissowa[d]
Кардәшләр Felix Wissowa[d]

 Георг Виссова Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Бреслау гимназиясенә йөри, 1876 елдан Бреслау университетында укый, классик филология белән шөгыльләнә. 1880 елда Макробия «Сатурналиям» нә багышланган диссертация яклый. Бер ел Мюнхен университетында узгара, ул үз белемнәрен археологиядә тирәнәйтергә тырыша

1882 елда Бреслауда Рим сәнгатендә Венера рәсеменә багышланган хабилитация диссертациясен яклый, аннары Римда стажировка узу өчен Германия археология институтының еллык стипендиясен ала.

1883 елдан Бреслауда приват-доцент булып эшли, бу вакытта ул Теодор Моммзен белән таныша. 1886 елда Марбург университетында штаттан тыш профессор вазыйфасын ала; 1890 елда штатка кабул ителә. 1891 елдан Германия Археология институты әгъзасы була. 1895 елдан-Галле университетында Латин теле кафедрасы мөдире. Г. Виссова Һалледа ике тапкыр фәлсәфә факультеты деканы итеп сайлана, 1908-1909 елда университет ректоры була. 1907 елдан Мюнхенда һәм Геттингенда фәннәр академияләренең әгъза-корреспонденты, 1911 елдан Бреслау университетының мактаулы докторы була. 1917 елда Бавария Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты итеп сайлана. 1923 елда Г. Виссова инсульт кичерә, ул күбрәк фәнни эш белән шөгыльләнә алмый һәм пенсиягә чыга.

Фәнни эше үзгәртү

Г. Виссованың фәнни мәнфәгатьләренең төп өлкәсе-Рим дине. Аның бу темага эшләре 1904 елда аерым китапка туплана. Г.Виссова «Классик борынгылык энциклопедиясе» не яңадан нәшер итү өстендә эш алып бара, аның башлангыч инициаторы А. Ф. Паули була һәм фәндә «Паули-Виссова» буларак таныла. Энциклопедия өстендә эш 1890 елда башлана. Г. Виссова энциклопедия тирәсендә төрле юнәлешләрдәге күп кенә галимнәрне берләштерә алды. Беренче том 1893 елда барлыкка килгән. Тиздән эш планлаштырылган срокта-унике елда тәмамланырга мөмкин түгеллеге ачыклана (фактик энциклопедиянең басмасы 1978 елда тәмамланган; бу вакытта анда 66 ярым һәм 15 өстәмә том булган).1903 елда ук Виссова беренче томның статьяларына төзәтмәләр һәм өстәмәләр керткән беренче өстәмә том бастыра. Виссова унике ярым энциклопедия өстендә эшли (Aal-Apollokrates дан алып Ephoros-Fornaces кадәр); унөченче том (Fornax — Glykon) 1906 елда В. Кролль белән автордашлыкта чыгарыла.

Төп эшләре үзгәртү

  • Religion und Kultus der Römer. Handbuch der klassischen Altertumswissenschaft V.4, C.H. Beck, München 1902; 2. Aufl. 1912, davon Nachdruck 1971, ISBN 3-406-03406-3.
  • Gesammelte Abhandlungen zur römischen Religions- und Stadtgeschichte, C.H. Beck, München 1904.

Әдәбият үзгәртү

  • Wolfhart Unte: Georg Wissowa (1859—1931) als Promotor der klassischen Altertumswissenschaft. In: Jahrbuch der Schlesischen Friedrich-Wilhelms-Universität zu Breslau 40/41 (1999/2000), S. 327—356. Nachdruck in: ders.: Heroen und Epigonen. Scripta Mercaturae, St. Katharinen 2003, S. 367—398, ISBN 3-89590-134-2.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  2. 2,0 2,1 Marburger Professorenkatalog — 2016.
  3. 3,0 3,1 Брокгауз энциклопедиясе

Сылтамалар үзгәртү