Темир Аргамба улы Сариев (1963 елның 17 июне, Төш-Булак, Сокулук районы, Чуй өлкәсе, Кыргыз ССР, ССРБ) — Кыргыз дәүләт һәм сәяси эшлеклесе. Кыргызстанның вакытлы хөкүмәте рәисе урынбасары, финанс министры, икътисад министры, «Ак-Шумкар» сәяси партиясе рәисе. Кыргызстан Республикасының 20 нче премьер-министры (2015 елның 2 мае — 2016 елның 11 апреле).

Темир Сариев
Туган 17 июнь 1963(1963-06-17) (60 яшь)
Тош-Булак[d], Сокулукский район[d], Кыргыз Совет Социалистик Җөмһүрияте, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Кыргызстан
Әлма-матер Кыргыз милли университеты[d]
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе һәм Акшумкар[d]

 Темир Сариев Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Хезмәт эшчәнлеген 1983 елда Аламүдүн мех фабрикасында экспедитор булып башлый, берничә вазыйфа били, 1987 елда икътисадчы, финанс бүлегенең өлкән икътисадчысы вазыйфасын башкара.

1987 елдан 1989 елга кадәр комсомол эшендә була, башта инструктор, аннары комсомолның Аламүдүн райкомының эшче яшьләр бүлеге мөдире була.

1989—1991 елларда партия эшендә. КПКның Аламүдүн райкомы оештыру бүлеге инструкторы, Аламүдүн районы башкарма комитеты аппараты җитәкчесе, Аламүдүн районы башкарма комитеты рәисе урынбасары вазыйфасын башкара.

1991 елдан кыргыз товар-чимал биржасына нигез сала һәм аның беренче президенты була, 1995 елга кадәр җитәкли. 1995 елдан «Тотон» финанс-сәнәгать фирмасы генераль директоры.

2000—2007 елларда Кыргызстан Республикасы Жогорку Кеңешның ике чакырылыш депутаты, бюджет һәм финанслар комитеты әгъзасы. 2005 елда Кыргызстан Республикасының Конституция советы әгъзасы.

2007 елда «Реформалар өчен!» хәрәкәте рәистәше, бер үк вакытта «Ак-Шумкар» («Ак лачын») демократик көчләр берлеге сәяси партиясе рәистәше. 2008 елның июнендә «Ак-Шумкар демократик көчләр берлеге» сәяси партиясе рәисе итеп сайлана. 2008 елның 24 декабреннән — Кыргызстан «Берләшкән халык хәрәкәте» политбюросы әгъзасы.

Дәүләт борылышыннан соң, 2010 елның 8 апреленнән вакытлыча хөкүмәт рәисе урынбасары, финанслар министры итеп билгеләнә. 2010 елның 10 октябрендә узган парламент сайлауларында аның партиясе 3 проценттан кимрәк тавыш җыйган һәм Жогорку Кеңешка уза алмаган[1].

2011 елның декабреннән 2015 елның маена кадәр — Кыргызстан Республикасының икътисад министры.

2015 елның 2 маенда Кыргызстан Республикасы премьер-министры итеп билгеләнә. 2016 елның 11 апрелендә хөкүмәтнең чираттан тыш утырышында Темир Сариев отставкага китүе турында игълан итә. Сариевның китүе автомобиль юлын реконструкцияләү тендеры белән бәйле җәнҗал була. Транспорт һәм коммуникацияләр министры үз урынбасарын һәм премьер-министр якташларын гаепләгән. Вакытлы парламент комиссиясе Жогорку Кеңешка Министрлар Кабинетына ышанычсызлык белдерү тәкъдим итәргә булган[2].

2017 елның 19 июнендә Темир Сариев «Акшумкар» сәяси партиясе тарафыннан 2017 елның 15 октябрендә узган сайлауларда Кыргызстан Президенты постына кандидат итеп тәкъдим ителә[3].

Бүләкләр үзгәртү

  • III дәрәҗә «Манас» ордены
  • I класслы Дәүләт Киңәшчесенең класс чины бар.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Сариев, Темир
  2. Дана Круглова (2016-04-11). Премьер-министр Киргизии подал в отставку - новости на Informburo.kz. informburo.kz. 2016-05-16 тикшерелгән.
  3. Партия «Ак Шумкар» выдвинула кандидатом в президенты Темира Сариева. Информационное Агентство Кабар. 2017-10-15 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү