Төп менюны ачу

Тәрҗеман, (кырымтат. Terciman, ترجمان‎, рус. Переводчикъ, Тарджеман ) — 1883-1918 елларда Кырымда Бакчасарайда төрки-татар һәм урыс (1905 елга кадәр) телләрендә нәшер ителгән әдәби-сәяси һәм фәнни газета. 12 илдә (Русия империясе, Төркия, Мисыр, Иран, Һиндстан һ.б.) таратыла.
1883-1914 елларда нәшире һәм мөхәррире — Исмәгыйль Гаспралы (1851-1914). 1914 елдан нәшире Рифат Гаспралы, мөхәррире — Хәсән Айвазов.
Газета бөтен дөньядагы төрки халыклар арасында күп тарала һәм аларның мәгърифәтен, мәдәниятен, әдәбиятын җанландыруда зур роль уйный.

Тәрҗеман
Терджиман.jpg
Tөр

атналык

Формат

мәгълүмат-агарту


Гамәлгә куючы

Исмәгыйль Гаспралы

Нәшер итүче

Исмәгыйль Гаспралы
Рифат Гаспралы

Баш мөхәрир

Исмәгыйль Гаспралы
Хәсән Айвазов

Нигезләнде

1883

Тел

төрки-татар, урыс, кырымтатар

Публикацияләр туктату

1918

Төп офис

Таврия губернасы, Бакчасарай

МаксатыҮзгәртү

Русия империясендәге мөселман халыклары, төрки халыклар өчен уртак булган гомумтөрки тел барлыкка китерү, шуның нигезендә төрки дөньяны берләштерү, аларның мәгърифәтен, мәдәниятен, әдәбиятын җанландыру.


  Газета мөселманнарга мөмкин булган кадәрле урыс мәдәнияте хакында дөрес мәгълүмат бирүдә, урысларга мөселманнарның хәяты, көнкүреше һәм ихтыяҗларын танытуда ярдәмче булачак . Төрекләр, татарлар, азәрбайҗаннар, кумыклар, нугайлар, башкортлар, үзбәкләр, кашгарлар, сартлар, төрекмәннәр һ.б. төрки кавемнәр укысын өчен чыгарыла.
И. Гаспралы
1нче санда «Кереш мәкалә»дә
 

ДевизыҮзгәртү

Телдә, Фикердә, Эштә Берлек.

Газетаның исемеҮзгәртү

Парижда урыс язучысы И.С. Тургеневның (1818-1883) шәхси сәркатибе булып торганда, шулай ук белдерүләр конторасында эшләгәндә, Исмәгыйль Гаспралыга француз теленнән тәрҗемә ясарга туры килә, шуны истә тотып, газетасының исемен «Тәрҗеман» (тат. Тәрҗемәче) дип куя[1].

ТелеҮзгәртү

Газета теленә нигез итеп, синтаксисы гадиләштерелгән һәм алынмалардан чистартылган госманлы төрек теленең истанбул варианты алына.

  «Тәрҗеман»ның теле госманлы төрек теле белән татар теле уртасында тора, һәм халыкның ике өлешенә дә бердәй аңлашыла[2]
Арминус Вамбери,
маҗар тюркологы
 

ТарихҮзгәртү

 
Газета нәшире — И. Гаспралы
 
Газета нәшире (1914 елдан) — Р. И. Гаспралы

ЧыганакларҮзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү