Сөләйман Дәмирәл


Сами Сөләйман Гөндогду Дәмирәл (төр. Sami Süleyman Gündoğdu Demirel; 1924 елның 1 ноябре, Ыспарта, Төркия2015 елның 17 июне, Әнкара, Төркия) — Төркия дәүләт һәм сәяси эшлеклесе. Төркия премьер-министры (1965—1971, 1975—1977, 1977—1978, 1979—1980, 1991—1993), Төркия президенты (1993—2000).

Сөләйман Дәмирәл
Туган телдә исем төр. Süleyman Sami Demirel
Туган 1 ноябрь 1924(1924-11-01)[1][2][3][…]
Исламкөй (Атабей), Атабей (Ыспарта), Ыспарта[d], Төркия
Үлгән 17 июнь 2015(2015-06-17)[2][3][4][…] (90 яшь)
Әнкара, Төркия
Үлем сәбәбе тын алу юллары авыруы[d]
Күмү урыны Атабей (Ыспарта)
Ватандашлыгы  Төркия
Әлма-матер Истанбул техник университеты[d]
Һөнәре инженер, сәясәтче
Сәяси фирка Партия справедливости[d] һәм Партия истинного пути (2007)[d][5]
Җефет Назмие Демирель[d]

 Сөләйман Дәмирәл Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

1949 елда Истанбул техник университетының инженер-төзелеш факультетын тәмамлый. 1949—1950 һәм 1954—1955 елларда АКШта стажировка үткән. 1954 елдан 1960 елларга кадәр — Төркиянең су хуҗалыгы дәүләт идарәсе генераль директоры. 1960 елдан Урта көнчыгыш техник университетында укыта. 1961—1965 елларда Төркия территориясендә НАТО хәрби корылмаларын төзегән Американың «Morrison-Nadsen» компаниясе хезмәткәре.

Гаделлек партиясенә нигез салучыларның берсе, 1963 елның гыйнварыннан — урынбасары, 1964 елның октябреннән — партиянең генераль рәисе. 1965 елның февралендә премьер-министр урынбасары булып эшли. 1965—1993 елларда берничә тапкыр премьер-министр вазыйфасын башкара (1965—1971, 1975—1977, 1977—1978, 1979—1980, 1991—1993). 1971 елның мартында хакимияттән хәрбиләр тарафыннан читләштерелә[6].

1975—1980 елларда тәнәфесләр белән коалицион хөкүмәт премьер-министры урынбасары вазыйфасында эшли башлый. 1980 елда гражданнар чуалышлары 12 сентябрьдә кораллы переворотка китерә һәм ул премьер-министр постыннан төшерелә.

Дөрес юл партиясен төзегәндә идея лидеры була. 1987 елның 24 сентябрендә партияның генераль рәисе итеп сайлана.

1990—1993 елларда яңадан Төркия премьер-министры, ә 1993—2000 елларда Төркия президенты.

2015 елның 13 маеннан көчле респиратор йогышы һәм йөрәк җитешсезлеге белән хастаханәдә булган. 2015 елның 17 июнендә вафат була[7].

Казакъстанда университет Демирель исеме белән аталган.

Бүләкләр һәм мактаулы исемнәр үзгәртү

  • Тасма һәм зур йолдызлы Король Томислав ордены кавалеры (Хорватия, 1994 елның 7 июле)[8].
  • «Манас-1000» истәлекле алтын ордены һәм истәлекле алтын медаль (Кыргызстан, 1995 елның 28 августы) — «Манас» эпосының меңьеллыгына багышланган тантаналы чараларны уздыруда актив катнашуы һәм Кыргызстан Республикасы һәм Төркия Республикасы халыклары арасында дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш кертүе өчен[9].
  • I дәрәҗә «Манас» ордены кавалеры (Кыргызстан, 1998 елның 13 ноябре) — Кыргызстан-Төркия мөнәсәбәтләрен, ике халык арасында дуслык һәм хезмәттәшлекне үстерүдә һәм тирәнәйтүдә күренекле казанышлар өчен[10].
  • «Бәйсезлек» ордены кавалеры (Азәрбайҗан, 1999 елның 12 июне) — Төркия-Азәрбайҗан дуслык һәм туганлык мөнәсәбәтләрен булдыруда һәм үстерүдә зур казанышлары, Азәрбайҗанның дәүләт бәйсезлегенә даими ярдәм итүе, Әрмәнстан-Азәрбайҗан Таулы Карабах конфликтын хәл итүдә конструктив үзгәрешсез позициясе һәм кыйммәтле эшчәнлеге, төрки телле дәүләтләрнең бердәмлеген булдыруда һәм үстерүдә аерым казанышлары өчен[11].
  • Алтын рун ордены кавалеры (Гөрҗистан, 2000).
  • I дәрәҗә «Барс» ордены кавалеры (Казакъстан, 2001 елның 27 августы) — Казакъстан-Төркия мөнәсәбәтләрен үстерүдә аерым казанышлары, ике дәүләт һәм аларның халыклары арасында үзара файдалы сәяси, икътисади һәм мәдәни элемтәләр урнаштыруга ярдәм итүе өчен[12].
  • Республика ордены кавалеры (Молдавия, 2004 елның 1 ноябре) — Молдова Республикасына күрсәтелгән ярдәм өчен, дуслык һәм хезмәттәшлек үсешенә зур өлеш керткәне һәм Молдова-Төркия мөнәсәбәтләрен үстерүгә керткән өлеше өчен[13].
  • «Намус» ордены кавалеры (Азәрбайҗан, 2013 елның 1 ноябре) — Төркия белән Азәрбәйҗан арасында дустанә элемтәләрне ныгытудагы аерым казанышлары өчен[14].
  • Азәрбайҗан Милли фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы[15].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Демирель Сулейман // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  2. 2,0 2,1 Encyclopædia Britannica
  3. 3,0 3,1 Брокгауз энциклопедиясе
  4. Gran Enciclopèdia CatalanaGrup Enciclopèdia, 1968.
  5. Юнан Википедиясе — 2002.
  6. Сулейман Демирель, Archived from the original on 2014-09-14, retrieved 2021-07-28 
  7. Бывший президент Турции Демирель скончался в Анкаре в возрасте 90 лет // РИА Новости
  8. Narodne novine: Odluka o dodjeli Ordena kralja Tomislava NJ. E. gospodinu Süleymanu Demirelu predsjedniku Republike Turske (хорв.)
  9. Указ Президента КР от 28 августа 1995 года УП № 203 «О вручении памятного золотого ордена „Манас-1000“ и памятной золотой медали Сулейману Демирелю, Президенту Турецкой Республики»(үле сылтама)
  10. Указ Президента Кыргызской Республики от 13 ноября 1998 года УП № 357 «О награждении орденом «Манас» I степени С. Демиреля»
  11. Указ Президента Азербайджанской Республики от 12 июня 1999 года № 137 «О награждении Президента Турецкой Республики Сулеймана Демиреля орденом «Независимость», archived from the original on 2021-07-28, retrieved 2021-07-28 
  12. Указ Президента Республики Казахстан от 27 августа 2001 года № 673 «О награждении орденом „Барыс“ I степени С. Демиреля»
  13. Указ Президента Республики Молдова от 1 ноября 2004 года № 2070 «О награждении Его Превосходительства господина Сулеймана Демиреля орденом «Ordinul Republicii»
  14. Распоряжение Президента Азербайджанской Республики o награждении Сулеймана Демиреля орденом «Шараф»
  15. WWW.SCIENCE.GOV.AZ, archived from the original on 2012-01-19, retrieved 2021-07-28 

Сылтамалар үзгәртү