Владимир Алафузов

Владимир Алафузов, Владимир Антон улы Алафузов (рус. Влдимир Антонович Алафузов, 1901 елның 4 (17) июне, РИ, Лифляндия губернасы, Рига1966 елның 30 мае, ССРБ, РСФСР, Ленинград) — хәрби-диңгез эшлеклесе, хәрби-диңгез фәннәре кандидаты (1954), профессор (1955), адмирал (1944). Хәрби идарә итү стратегиясе һәм теориясе буенча гыйльми хезмәтләр авторы.

Владимир Алафузов
Туу датасы 17 июнь 1901(1901-06-17)
Туу урыны РИ, Лифляндия губернасы, Рига
Үлем датасы 30 май 1966(1966-05-30) (64 яшь)
Үлем урыны ССРБ, РСФСР, Ленинград
Иялек Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Гаскәр төре Авиация ХҺК
Дәрәҗә адмирал погоны адмирал
Җитәкчелек иткән ССРБ ХҺК Генераль штабы
Бүләкләр һәм премияләр Ленин орденыЛенин орденыКызыл Байрак орденыКызыл Байрак орденыКызыл Байрак орденыI дәрәҗә Ватан сугышы ордены1нче дәрәҗә Ушаков орденыКызыл Йолдыз ордены Ватан сугышы ордены
 Истигъфада 1956

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1901 елның 4 (17) июнендә Ригада туган. 1918 елдан Кызыл флотта. М. В. Фрунзе исемендәге хәрби-диңгез укуханәсен (1925, хәзерге Санкт-Петербург хәрби-диңгез институты), Хәрби-диңгез академиясен (1932) тәмамлаган.

1936-1939 елларда Испаниядә Ватандашлар сугышында катнаша, 1937-1938 елларда баш хәрби-диңгез киңәшчесе.

1939-1940 еллардагы Совет-фин сугышында ССРБ Хәрби-Диңгез флоты Баш штабының Балтика флотындагы вәкиле.

Бөек Ватан сугышы елларында: 1942-1943 елларда ССРБ Хәрби-Диңгез флоты Баш штабының башлыгы в. б., 1943-1944 елларда Тын океан флоты штабы башлыгы, 1944-1945 елларда ССРБ Хәрби-Диңгез флоты Баш штабының башлыгы, 1945-1948 елларда Хәрби-диңгез академиясенең башлыгы.

1948 елда ССРБ Югары судының хәрби коллегиясе тарафыннан «Бөек Ватан сугышы елларында Бөекбритания һәм АКШка яшерен документларны тапшырган» дигән гаепләү белән 10 елга ирегеннән мәхрүм ителә. 1953 елда исеме аклана, ССРБ Хәрби-Диңгез флотындагы хезмәт урынында торгызыла, дәүләт бүләкләре, хәрби дәрәҗәләре кире кайтарыла.

Хезмәтләре үзгәртү

  1. Доктрины германского флота. М., 1956.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Большая российская энциклопедия. В 30 томах. Том 1 (А-Ан). М.: НИ БРЭ, 2005. ISBN 5-85270-329-X

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү