4 май
4 май — Милади тәкъвимендә бишенче айның дүртенче көне. Ел ахырына кадәр 241 көн кала.
← май → | ||||||
Дш | Сш | Чш | Пҗ | Җм | Шм | Як |
1 | 2 | |||||
3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 |
10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 |
17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 |
24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
31 | ||||||
2021 ел |
Дөнья тарихында бу көн:
Дөньяви бәйрәмнәр һәм истәлекле вакыйгаларҮзгәртү
ХалыкараҮзгәртү
- БМО — Балалар арасында эзәрлекләүгә каршылык көне (фар. روز مبارزه با زورگویی, ингл. Anti-Bullying Day).
МиллиҮзгәртү
- Замбия — Хезмәт көне.
- Кытай — Яшьләр көне.
- Латвия — Бәйсезлек декларациясен игълан иткән көн.
- Япония — Яшеллек көне (яп. みどりの日, ингл. Greenery Day).
Һөнәри, җәмгыяви һәм өлкә бәйрәмнәреҮзгәртү
Халыкара янгын сүндерүчеләр көне (гарәп. يوم رجال الإطفاء العالمي, ингл. International Firefighters' Day).
Киң вакытлы халыкара чараларҮзгәртү
ВакыйгаларҮзгәртү
- 1904 — Бөекбританиядә Генри Ройс һәм Чарльз Роллс «Роллс-Ройс» исемле автомобильләрне җитештерә башлыйлар.
- 1912 — Италия Родос утравын басып ала.
- 1924 — Франциянең Париж шәһәрендә Җәйге Олимпия уеннары старт ала.
- 1979 — Маргарет Тэтчер Бөекбритания премьер-министры вазифаларына керешә.
- 1990 — Латвия бәйсезлек декларациясен игълан итә.
- 1993 — Кыргызстан конституциясе кабул ителә.
ТууларҮзгәртү
Шулай ук карагыз: Төркем:4 май көнне туганнар
- 1006 — Ансари, фарсы шагыйрь.
- 1881 — Александр Керенский, Русия сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, "Вакытлы хөкүмәт"нең рәис министры.
- 1928 — Хөсни Мөбарәк, Мисыр хәрбие, сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, Мисырның дүртенче президенты.
- 1934 — Геннадий Жиляев, химия технологиясе белгече, профессор.
- 1951 — Вәкил Шәйхетдинов, татар рәссамы (Уфа).
- 1973 — Луиза Хөснетдинова, Русия театр һәм кино артисты.
ВафатларҮзгәртү
Шулай ук карагыз: Төркем:4 май көнне вафатлар
- 1722 — Клод Гилло (Claude Gillot), француз рәссамы.
- 1859 — Ираклий Боратынский, Казан губернаторы (1846-1857).
- 1898 — Мөхәммәтсадыйк Борнаев, Казан сәүдәгәре.
- 1944 — Шамил Габдрәшитов, Бөек Ватан сугышы чоры Кызыл Гаскәренең истребительләр эскадрильясы башлыгы урынбасары, Советлар Берлеге каһарманы.
- 1992 — Сәет Кальметов, татар драматургы.
- 1993 — Абдулла Шаһиев, пулемётчы, гвардия сержанты, Советлар Берлеге каһарманы (1943/1992).
- 2005 — Наис Гамбәр, шагыйрь.
- 2007 — Фәния Гайнанова, татар тәрҗемәчесе, РСФСРның атказанган мәдәният эшлеклесе, СССР Язучылар берлеге әгъзасы.
- 2018 — Ринат Баттал, язучы.
Дини бәйрәмнәр һәм истәлекле даталарҮзгәртү
Исем бәйрәмнәреҮзгәртү
ИскәрмәләрҮзгәртү
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|