Морат Рәхимкулов

Морат Рәхимкулов (30 апрель 1925 ел4 май 2015 ел) — әдәбият белгече, югары мәктәп укытучысы. Филология фәннәре кандидаты (1967), туган якны өйрәнүче. 1979 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Башкорт АССРның атказанган фән эшлеклесе (1985), СССРның Югары мәктәп отличнигы (1982), В.П.Бирюков (1975) һәм Степан Злобин исемендәге премияләр лауреаты (1996).

Морат Рәхимкулов
Туган 30 апрель 1925(1925-04-30)[1]
Уфа, РСФСР, СССР
Үлгән 4 май 2015(2015-05-04) (90 яшь)
Уфа, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре галим, язучы, университет профессоры
Эш бирүче Башкорт дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре кандидаты[d]

Биографиясе үзгәртү

Морат Галим улы Рәхимкулов 1925 елның 30 апрелендә Уфа шәһәрендә эшче гаиләсендә туган. 1941-1945 елларда заводта токарь-гравер булып эшли. Бөек Ватан сугышыннан соң, 1945-1950 елларда хезмәт эшчәнлеген Башкорт дәүләт академия театрында дәвам итә: режиссер ярдәмчесе, аннары сәхнә актеры була, бер үк вакытта театр студиясен тәмамлый.

1951 елда читтән торып К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтына укырга керә. 1955 елда рус теле һәм әдәбияты факультетын уңышлы тәмамлагач, ике ел Чакмагыш район үзәгендәге 1-нче мәктәптә балалар укыта.

1957-1968 елларда СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалында, Тарих, тел һәм әдәбият институтында кече гыйльми хезмәткәр булып эшли. «Башкортстан рус әдәбиятында» дигән темага тикшеренүләр үткәреп, җыелган материаллары нигезендә «филология фәннәре кандидаты» дәрәҗәсенә диссертация яклый.

1968-1987 елларда Башкорт дәүләт университетында укыта, филология факультетының рус филологиясе һәм фольклоры кафедрасында доцент була. Бер вакытта рус телендә иҗат итүче студентлар өчен факультетта эшләп килгән «Тропинка» әдәби берләшмәсенең алыштыргысыз җитәкчесе була. Нәкъ Морат Галим улының кулы астында ике гасыр кисешкән чорда Башкортостандагы рус әдәбиятына һәм журналистикасына ныклап аяк басучылар үзләренең каләмен тәүге тапкыр сынап карый да инде.

Морат Рәхимкулов Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге 1996 елда булдырган Степан Злобин исемендәге әдәби премиянең беренче лауреаты.

Морат Рәхимкулов озак һәм каты авырудан соң 2015 елның 4 маенда Уфа шәһәрендә вафат була[2].

Гыйльми эшчәнлеге үзгәртү

Фән кандидаты буларак, Морат Рәхимкулов үзенең гыйльми эшчәлек елларын тулысынча туган якны һәм аны данлаган рус әдипләренең ижатын, шулай ук Башкортстанның әдәби бәйләнешләрен өйрәнүгә багышлады. Аның беренче иҗат җимеше — Уфада рус телендә 1972 елда дөнья күргән «Страницы дружбы» монографиясе булды. Рус-башкорт әдәби-фольклор бәйләнешләрен тикшерүгә багышлаган бу төпле хезмәт Башкортстан республикасы күләмендә генә түгел, бөтен ил буенча беренчеләрдән булды. Бу китабы өчен авторга В. П. Бирюков исемендәге Урал төбәгенең әдәби премиясе бирелә.

Башкорт дәүләт университеты нәшриятында 1977 елда басылган «Литературное краеведение Башкирии» исемле уку әсбабы әле дә югары уку йортларының филология факультетлары студентлары өчен кулланма булып хезмәт итә.

1989 елда М. Рәхимкулов 6 томлы "Башкирия в русской литературе" исемле җыентык чыгара башлый. Беренче томга рус язучылары А.С. Пушкин, С.К. Аксаков, Д.В. Давыдов, В.А. Жуковский, В.И. Даль, А.К. Толстой, М.В. Авдеев, М.Л. Михайлов, П.М. Кудряшев, В.С. Юматов, Т.С. Беляев, П.Е.Размахнин, Кафтанников, В.Зефиров, В.С. Лосиевскийларның башкортлар турында язылган әсәрләре, я әсәрләренең өзекләре кертелә. Тиражы 32 мең данә була.

Икенче том 1990 елда тиражы 21 мең данә булып чыгарыла. Бу томга Л.Н. Толстой, М.Е. Салтыков-Щедрин, Ф.Д. Нефедов, Д. Н. Мамин-Сибиряк, Г.И. Успенский, Р.Г. Игнатьев, М.В. Лоссиевский, П.И. Добротворский, А.И. Веретенникова, Н.В.Ремезовларның әсәрләре кертелә.

Өченче том 1993 елда чыга. Тиражы 12 000 була. Өченче томга М. Горький, Н. Златовратский, Г. Гарин-Михайловский, А. Чехов, Н. Крашенинников, С. Черный, Л.Андреев, ,П. Радимов, А. Куприн, В. Короленко, А. Федоров, С. Рыбаков, П. Рыбаков, В. Брусянин, Г. Белорецкий,А. Туркин, Н. Степной, В. Львов, П. Инфантьев, С. Минцловларның әсәрләре кертелә.

Фәнни һәм әдәби китаплары үзгәртү

    • Страницы дружбы: К проблеме русско-башкирских литературно-фольклорных связей. — Уфа: Башкирское книжное издательство, 1972. — 256 с.(рус.)
    • Литературное краеведение Башкирии. Русские советские писатели. Ч. 1. — Уфа: БГУ, 1977. — 76 с.(рус.)(рус.)
    • Цветущий край, благословенный. Русские писатели о Башкирии. — Уфа: Башкирское книжное издательство, 1979. — 224 с.(рус.)(рус.)
    • Встреча с Башкирией. От Пушкина до Чехова. — Уфа: Башкирское книжное издательство, 1982. — 224 с.(рус.)(рус.)
    • Любовь моя — Башкирия: Литературно-креведческие очерки. — Уфа: Башкирское книжное издательство, 1985. — 392 с.(рус.)(рус.)
    • Народной мудрости родник. Башкирский фольклор в русской литературе. — Уфа: Башкирское книжное издательство, 1988. — 184 с.(рус.)(рус.)
    • Воспевшие Салавата. Образ батыра в русской литературе: Художественно-креведческие очерки. — Уфа: Китап, 1994. — 160 с.(рус.)(рус.)
    • Зигзаги жизни: Воспоминания. — Уфа: БГУ, 1997. — 64 с.(рус.)(рус.)
  • Салаватны данлаучылар. Әдәби очерклар. — Уфа: Китап, 2003. — 192 бит.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Степан Злобин исемендәге әдәби премия лауреаты (1996)
  • Башкорт АССРның атказанган фән эшлеклесе (1985)
  • СССРның Югары мәктәп отличнигы (1982)
  • В. П. Бирюков исемендәге Урал премиясе лауреаты (1975)

Хәтер үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

    • Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанное и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1(рус.))
    • Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с.(рус.)(рус.)
  • Гайнуллин М. Ф., Хөсәенов Г.Б. Совет Башкортстаны язучылары. Биобиблиографик белешмә. Тулыландырылган, төзәтелгән икенче басма. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1988. — 400 бит.
  • Гайнуллин М. Ф., Хусаинов Г. Б. Писатели Советской Башкирии. Биобиблиографический справочник / Оформление А. Королевского. — Уфа: Башкирское книжное издательство, 1977. — 416 с.(рус.)

Әдәбият үзгәртү

    • Рамазанов Г. Страницы дружбы и братства // Урал, Свердловск. 1962. № 12.(рус.)(рус.)
    • Бараг Л. Башкирия в русской литературе // Урал, Свердловск. 1965. № 10.(рус.)(рус.)
    • Канторович В. Памятник демократической русской литературы // Дружба народов. М., 1966. № 9.(рус.)(рус.)
    • Галин С. Дуслык һәм туғанлыктауышы // Агыйдел. 1973. № 6.
    • Смирнов В. Страницы дружбы // Урал, Свердловск. 1973. № 6.(рус.)(рус.)
    • Баимов Р. Истоки дружбы // Волга, Саратов. 1973. № 8.(рус.)(рус.)
    • Смирнов В. Из литературной истории Башкирии // Урал, Свердловск. 1980. № 4.(рус.)(рус.)
    • Большаков Л. Свет дружбы // Лит. Россия. М., 1980. 14 нояб.(рус.)(рус.)
    • Рахимкулов М. Г. К 60-летию со дня рождения: Библиографический указатель. — Уфа: БГУ. 1985. — 40 с.(рус.)(рус.)
    • Колсарина И. Дуслык илчесе (Морат Рәхимкуловка — 80 яшь) // Агыйдел. 2005. № 4.
    • Колсарина И. Туган якны өйрәнүче, язучы, педагог. (Морат Рәхимкуловның — 80 яше уңаеннан) // Башкортстан укытучысы. 2005. № 4.
    • Кульсарина И. Энциклопедия нерушимой дружбы // Бельские просторы. 2005. № 5.(рус.)(рус.)

Сылтамалар үзгәртү