Гайсә Хөсәенов (Гайсә Батыргәрәй улы Хөсәенов, баш. Ғайса Батыргәрәй улы Хөсәйенов) – язучы, галим. РФ (1993), БАССР (1976) атказанган фән эшлеклесе. Салават Юлаев премиясе лауреаты (1980). БР ФА академигы (1992). Профессор (1971).

Гайсә Хөсәенов
Ғайса Хөсәйенов
Туган телдә исем Гайсә Батыргәрәй улы Хөсәенов
Туган 10 апрель 1928(1928-04-10) (95 яшь)
Үтәгән, Уфа кантоны, БАССР
Үлгән 27 июль 2021(2021-07-27) (93 яшь)
Уфа, Россия
Милләт башкорт
Ватандашлыгы ССРБРФ
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре язучы, әдәбият галиме
Бүләк һәм премияләре Салават Юлаев премиясе(1980)
Халыклар дуслыгы ордены«Хөрмәт Билгесе» ордены

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1928 елның 10 апрелендә БАССР Уфа кантоны (хәзерге Кырмыскалы районы) Үтәгән авылында туган.

Туган авылында җидееллык мәктәпне, Уфада 9- санлы урта интернат-мәктәпне, Уфа педагогия институтын (1951), Максим Горький исемендәге дөнья әдәбияты институты аспирантурасын (1954) тәмамлый. Филология фәннәре кандидаты (1954), филология фәннәре докторы (1970) дәрәҗәсенә диссертация яклый.

1954 елдан Уфада тарих, тел һәм әдәбият институтында гыйльми хезмәткәр, әдәбият бүлекчәсе мөдире булып эшли. 1992 елда БР ФА академигы итеп сайлана.

«Ватандаш» журналының баш мөхәррире (1996-2000).

Иҗаты үзгәртү

Әдәби тәнкыйть белән шөгыльләнә башлавы институтта укыган елларга туры килә. Беренче мәкаләсе 1949 елда «Әдәби Башкортстан» журналында басыла. Беренче китабы – «Башкорт совет поэзиясенең кайсыбер мәсьәләләре» (1957) җыентыгы. Тарих институтында эшләгәндә башкорт әдәбияты тарихын ныклап өйрәнә. Али Карнай, Сәйфи Кудаш, Давыт Юлтый, Мостай Кәримнең тормышы һәм иҗатын өйрәнеп, зур монографияләр язды.

Илленче елларда илдә киң таралган “кече милләтләрнең язма теле, язма әдәбияты булмаган” дигән стереотипка каршы чыгып, киресен расларга алына. “Болгар дәүләтендә, Алтын Урда таркалу дәверендә барлыкка килгән ханлыклардагы рухи мирас бер генә халыкныкы була алмый, әлеге мирасны ул дәүләтләрдә яшәгән барлык милләтләр тудырган” дигән теорияне алга сөрә.[1] Аның җитәкчелегендә республикада әдәбият тарихын, археографиясен, текстологиясен тикшерү буенча яңа юнәлеш ачыла.[2] Борынгы кулъязмаларны җыю һәм өйрәнү юлга салына. БР ның 400 авылында булып, 3000 кулъязма, 4000 борынгы китап җыеп алынып, Уфада Тарих институты каршында фонд булдырыла. Хәзер әлеге фонд академик Гайсә Хөсәенов исемендәге кулъязма һәм борынгы басма китаплар үзәге дип атала.[3]

«Башкорт әдәбияты тарихы», «Башкорт халык иҗаты» дигән күптомлыкларның җаваплы мөхәррире (идеологы) була, борынгы заман башкорт әдәбияты кебек четерекле темаларга мәкаләләрне үзе яза. Урта гасырлар башкорт әдәбиятын фольклор белән бәйли, аны телдән сөйләнгән чәчәннәр, җыраулар (Кобагош, Карач, Җирәнчә, Акморза, Баек Айдар, Казтуган һ.б.) мирасы тәшкил итә дип раслый.[3]

Мәктәпләр өчен дәреслекләр, хрестоматияләр язуда катнаша. «XI-XVIII гасырларда башкорт әдәбияты» китабы (1996) вуз, техникум, училище укучыларына дәреслек итеп тәкъдим ителә. Әдәбият теориясе буенча фәнни китаплары, сүзлекләре бар.

Барлыгы 50 монография, 400 мәкалә яза.

Әдәбиятта парча жанрын яңарта: «Эпоха» (1998), «Тормыш» (1989) китаплары гел парчалардан гына тора.

Китаплары үзгәртү

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1956).

Әдәбият үзгәртү

1. Ә.Хәкимов. Язучы турында гыйльми китап. Ағиҙел, 1963, № 9.

2. С. Сафуанов Халык шагыйренең образы. Ағиҙел, 1966, № 1.

3. Р. Бикбаев. Башкорт совет поэзиясе турында зур хезмәт. Ағиҙел, 1969, № 6.

Чыганаклар үзгәртү

1. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)

2. С. Галин. Тел ачкычы халыкта. Уфа, 1999. ISBN 5-295-02592-6 (башк.)

Сылтамалар үзгәртү

Г. Кунафин. Г. Хөсәеновка 85 яшь. 2016 елның 4 март көнендә архивланган.(рус.)

Башкортстан (белешмәлек) (рус.)

Искәрмәләр үзгәртү