Әхияр Хәкимов

Әхияр Хәкимов (тулы исеме Әхияр Хәсән улы Хәкимов, баш. Әхиәр Хәсән улы Хәкимов) – язучы, журналист. РСФСР дәүләт (1989), Салават Юлаев (1984), Г. Сәләм (1980) премияләре лауреаты. БР халык язучысы (2001).

Әхияр Хәкимов
Әхиәр Хәкимов
Ә.Хәкимов.jpg
Туган телдә исем Әхияр Хәсән улы Хәкимов
Туган 23 август 1929(1929-08-23)
Яңа Янбәк, Бәләбәй кантоны, БАССР
Үлгән 27 декабрь 2003(2003-12-27) (74 яшь)
Мәскәү
Милләт башкорт
Ватандашлыгы ССРБРФ
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университетының филология факультеты[d]
Һөнәре язучы, журналист
Эш бирүче А. М. Горький ис. Әдәбият институты
Җефет Лидия Камал кызы
Балалар кызы Гөлшат
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре II дәрәҗә Ватан сугышы ордены(1985)
Кызыл Йолдыз ордены (1945)
«Хөрмәт Билгесе» ордены(1979)
Салават Юлаев премиясе (1984)
РСФСР дәүләт премиясе (1989)
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре кандидаты[d]

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1929 елның 23 августында БАССР Бәләбәй кантоны (хәзерге Дәүләкән районы) Яңа Янбәк авылында туган. Туган авылында белем ала.

Бөек Ватан сугышындаҮзгәртү

1943 елдан Бөек Ватан сугышында катнаша. III Украина фронтында укчы бүлгесендә Австрия җирендә яуга керә. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. 1946 елда демобилизацияләнә.

Сугыштан кайткач, Дәүләкән педагогика укуханәсендә укый. Аны бетергәч, 1950-1953 елларда Үзбәкстанда укыта. 1953-1956 елларда Кырмыскалы районы Иске Муса авылы мәктәбенең директоры.

1956-1961 елларда Мәскәү дәүләт университетында укый. М. Горький исемендәге дөнья әдәбияты институтында аспирантура тәмамлый, кандидатлык диссертациясен (1967) яклый.

1965 елларда «Агыйдел» журналында мөхәррир урынбасары булып эшли башлый. 1967-1992 елларда Мәскәүдә «Литературная газета»ның бүлек мөдире булып эшли. 1990 елларда Мәскәү әдәбият институтында укыта.

ИҗатыҮзгәртү

Иҗади эшчәнлеген тәрҗемәче һәм әдәби тәнкыйтьче буларак башлый. Беренче басылган китабы – әдәби тәнкыйть мәкаләләре җыентыгы «Әдәбият һәм заман» (Литература и современность (1967). И.С. Тургенев, И. Гончаров әсәрләрен, фин эпосы «Калевала»ны, «Урал-батыр»ны тәрҗемә итте. Мостай Кәрим иҗаты буенча «С веком наравне» китабын Ташкәнттә нәшер итте.[1]

1970 еллардан проза өлкәсендә уңышлары бар. «Очар кошлар» (1974), «Күпер» (1979), «Бәйге» (1981) повестьлары Бөек Ватан сугышына багышланган. «Куштирәк» (1982), «Савыр кумта» (1982), «Думбра чыңы» (1986) тарихи романнары тәнкыйть һәм укучылар тарафыннан җылы кабул ителә, урыс, казакъ, үзбәк телләренә тәрҗемә ителә. Барлыгы 29 шигырь, 7 хикәя, 13 повесть, 8 роман иҗат итте.[2]

Соңгы әсәрләрендә тарихи шәхесләрнешагыйрьләр Ли Бо, Гомәр Хәйям, Сәйф Сараины каһарман итеп ала.

КитапларыҮзгәртү

  • С веком наравне (Ташкәнт,1971)
  • Очар кошлар (1974)
  • Бәйге (1977)
  • Аксак бүре» (1977)
  • Туй (1977)
  • Сполохи (М.,1978)
  • Күпер (1979)
  • Байга (М.,1981)
  • Куштирәк (1982)
  • Повести (М.,1983)
  • Лихие времена (М.,1984)
  • Не поле перейти (М.,1984)
  • Думбра чыңы (1986)
  • Звон домры (М., 1988)
  • Киек каз юлы (1986)
  • Өермә (1990)
  • Давылдан котылу юк (1994)
  • Эшелон (1995)

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

ӘдәбиятҮзгәртү

1. Р. Мостафин. Сполохи давних лет. Литературная Россия, 1979, 9 февраль.(рус.)

2. Р. Әмиров. Тугърылык. Ағиҙел, 1979.(башк.)

3. Н. Буханов. Мгновенья суровой правды. Звезда Востока (Ташкәнт), 1979, № 6.(рус.)

ЧыганакларҮзгәртү

Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү