Урал батыр

(Урал-батыр битеннән юнәлтелде)

Урал батыр (баш. Урал батыр) — башкорт милли эпосы. Шулай ук башкорт халкының бу исемле җырлары, әкиятләре һәм биюләре бар. Эпосның төп темасы — тереклек, бәхет өчен көрәш, туган җиргә ярату, мәхәббәт. Эпос риваяти роль да уйный: ул елгаларның, тауларның барлыкка килүе турында сөйли. Эпоска башкорт халкының мифологиясе дә тәэсир итә. Урал батыр кобаер (башкорт халык мактау җыры) жанрында язылган, башка башкорт эпик әсәрләре белән (Зәйәтүләк һәм Һыуһылыу һ.б.) нык бәйләнгән. Аҡбуҙат һәм Күҫәк-бей Урал батыр белән бер циклга берләштереләләр.

Урал батыр
Сурәт
Барлыкка килү урыны башкортлар
Әсәр яки аның атамасы теле башкорт теле
Персонажлар Урал-батыр[d]
 Урал батыр Викиҗыентыкта

Эпосның ачылуы

үзгәртү
 
Күчмә атучы

Эпосның беренче басмасы 1968 елда «Агыйдел» журналында кыскартулар белән башкорт телендә чыга. Басмада хәбәр ителгәнчә, эпосны 1910 елда Мөхәммәтша Бурангулов ике курайчы-чичәннән — Идрис авылыннан Гәбиттән (≈1850-1921) һәм Кече Иткул авылыннан Хәмит Әлмөхәмметовтан (18611923) язып алган. Риваять буенча, берчесенә Мөхәммәтша ат бүләк иткән, ә үзе өйгә җәяү барган. Бурангулов язып алган кулъязма сакланмаган.

1972 елда башкорт телендә бөтен версиясе басылган. 1975 елда эпосның рус теленә тәрҗемәсе басыла. Шуннан соң башкортча һәм русча бөтен акамедик версиясе чыга, тәрҗемәчесе — Г. Г. Шәфиков.

2003 елда әсәр инглиз теленә тәрҗемә ителгән. Тәрҗемәне Сәгит Шәфиков — Башкорт Дәүләт Университетының инглиз теле кафедрасы баш профессоры үткәргән.Уфада эпосның 3 телендә (башкортча, инглизчә (С. Шәфиков), русча (Г.Шәфиков)) бүләк басмасы чыккан.

2006 елда Урал батырның алман тәрҗемәсе барлыкка килә. Аны Алмания филология докторы Әлия Тайсина ясаган.

2007 елда эпосның оригиналы чыга. Бу вакытка кадәр Урал батырның үзгәртелгән версияләре генә чыкканнар. Ул хәл ССРБда фольклорга мөнәсәбәт, башкорт галимнәренә репрессияләр (М.Ә.Буранголовны 2 мәртәбә репрессия иткәннәр) белән бәйләнгән. Башкорт парторганизациясе әдәби әсәрләрнең рәтен рөхсәт итмәгән. Әмма Урал батыр яшәп чыкты һәм сакланды.

Урал батыр төрле телләргә тәрҗемә ителгән.

Эпос турында бик күп фәнни күзәтүләр бар. Аның барлыкка килүе турында бик күп гипотезалар бар. Кемдер аны Гильгамеш турында эпос белән бәйли, кемдер аны календар-астромик миф дип атый (Уралның атасын һәм анасын — Янбикәне һәм Янбирдене Игезәкләр Йолдызлыгы диләр).

«Урал батыр» — "Башкортстанның 7 могҗизасы"ның берсе, материаллык түгел ТХМҺСО исемлегенә керә, ЮНЕСКОның "Авыз һәм материаллык түгел кешелеклек исемлеге"нә кандиталарының берсе.

Сюжетларының кайберләре

үзгәртү
«Урал-батыр» эпосы башы:
Борын-борын борыннан,
Кеше-мазар килмәгән,
Килеп аяк басмаган,
Ул тирәдә коры җир
Барлыгын һичберсе билгесез,
Дүрт ягын диңгез ураткан
Булган, диләр, бер урын.
Анда булган, диләр, борын,
Янбирде дигән карт белән
Янбикә дигән бер карчык
Кая барса, аларга
Ул урында юл ачык.
Бу иске белән бу карчык
Каян монда килүен,
Ата-ана, җир-су
Кая торып калуын
Үзләре дә оныткан, диләр;

Эпосның төп каһарманы — Урал. Ул Әҗәлгә каршы дару эзли. Кайбер версияләр буенча Урал, юл буйлап, дию пәриләре белән көрәшә. Аларның гәүдәләреннән Урал таулары үсә (Янган-тау һ.б.)

Эпосның төп каһарманнары берсе — Шүлгән. Кайбер вариантларда Шүлгән — Уралның абые. Әмма кайбер вариантларда бу абый балачакта үлә, кайберләрдә — Карангылык Патшалыгы патшасы булып килә. Шүлгән — яман кеше, Уралга каршы торган каһарман.

Һумай (Каракаш) — күркәм кыз. Төрле версияләрдә аның социаль статусы төрле: берләрендә ул гади кыз, диюнең колбикәсе, икенчеләрендә — патшаның яки Кояшның кызы. Һумай аккошка әверелә ала. Әкияттә аны ауда тотканнар, әмма шуннан азатлыкка җибәргәннәр.

Акбүзат (татар аналогы — Толпар) — Уралның канатлы аты. Ул күлдән чыга. Кайбер версияләрдә ул канатсыз оча, чөнки ул — сихри хайван. Аны батыр гына ала ала.

Янбикә һәм Янбирде — Уралның ата-анасы. Кайбер версияләрдә алар беренче кешеләр булганнар. Алар «Җир су белән ябылган чакта да яшәгәннәр».

Әсәрдә күп мифик персонажлар бар: шайтаннар, пәриләр, диюләр, аҗдаһалар.

Әҗәл — үлем образы.

Уралның уллары (Идел, Җәек һәм Сакмар) — исемнәре тотканнар елгаларын ясаганнар.

Урал, үлгәндә, Ак Су (Тереклек суын) ала. Әмма үзе эчми — авызга алып, Җиргә сибә. Һәм Җир яшеләя, чәчкә ата.

Башка карашлар

үзгәртү

Кемдер "Урал батыр"ны фальсификация дип саный. Шуңа күрә эпосның авторы турындагы сорау ачык булып кала.[1]

Р. Г. Әхмәтьянов һәм Ш. З. Бәхтиев текстта фарсы һәм гарәп алынмаларының күплеген күрсәтеп, "эпос"ның борынгылыгына шик белдерә. Б. В. Орехов исә "Урал батыр"ның авторын — киң белемле, эпик иҗат белән яхшы таныш белгеч дип саный.[2]

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү

ru:Урал-батыр һ.б.