Төп менюны ачу

Мөхәммәтша Бурангулов (Мөхәммәтша Габдрахман улы Бурангулов, баш. Мөхәммәтша Буранғолов, Мөхәммәтша Әбдрәхмән улы Буранғолов) – шагыйрь, драматург, халык авыз иҗатын барлаучы. БАССРның халык чәчәне (1944).

Мөхәммәтша Бурангулов
Мөхәммәтша Буранғолов
М.Бурангулов.jpg
Туган телдә исем Мөхәммәтша Габдрахман улы Бурангулов
Туган 15 декабрь 1888(1888-12-15)
Югары Ильяс, Бозаулык өязе, Самар губернасы
Үлгән 9 март 1966(1966-03-09) (77 яшь)
Уфа
Милләт башкорт
Ватандашлыгы Русия империясеРСФСРССРБ
Әлма-матер «Хөсәения» мәдрәсәсе
Һөнәре шагыйрь, драматург, җырчы
Җефет Зәйнәп
Балалар уллары Нәҗип (1912), Зөфәр (1914),
кызы Нәккар (1915)[1]
Бүләк һәм мөкәфәтләре БАССР халык чәчәне (1944)

Эчтәлек

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1888 елның 15 декабрендә Самар губернасы Бозаулык өязе Йомран-Табын вулысы (хәзер Ырынбур өлкәсе Кызыл Гвардия районы) Югары Ильяс авылында туган.

1899 елда, унбер яшендә ятим кала. Күрше Иске Юлдаш авылындагы земство мәктәбендә укый.

1903-1907 елларда Каргалы мәдрәсәсендә, 1909-1911 елларда «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. Җәй айларында төрле эшләрдә: тегермәндә кабул итүче булып, ашханәдә эшли, казакъ балаларын укыта. Ике ел халык санын алу (рус. перепись) эшендә катнаша.

1911 елны Каепкол авылына укытучы булып китә, анда 5 ел тора.

1916 елда Бозаулык шәһәренә күчеп, татар һәм башкорт мәктәпләренең инспекторы булып эшли.[2]

1918-1921 елларда Тук-Чуран кантонының мәгариф бүлеге мөдире вазыйфасында.

1935-1937 елларда Уфа педагогия институтында укый.

1937 елга кадәр төрле районнарда, Мәләвез шәһәрендә укытучы булып күченеп йөри.

1937 елда, «буржуаз милләтчелектә гаепләнеп», сәяси репрессиягә эләгә. 1938 елда аклана.[3]

1938 елда Уфадагы тел, әдәбият гыйльми-тикшеренү институтында халык авыз иҗатын фәнни яктан өйрәнүче хезмәткәр булып урнаша.

Башкорт театрында әдәби киңәшче булып та эшли.

Шәхес культы елларында (1950) ун елга хөкем ителә. 1959 елда аклана. 1966 елда вафат була.[4]

СССР Югары суды карары нигезендә, 1959 елда тулысынча реабилитацияләнгән. КПССның Башобком сәркатибе Язучылар берлеге әгъзалыгында яңадан торгызуга каршы чыгыш ясый һәм бу җәһәттән халык чәчәненә каршы булалар. 1961 елда Башкорт АССР Югары суды коллегиясе М. А. Бурангуловның хезмәтләрен реабилитацияләүдән баш тарта.

ИҗатыҮзгәртү

М. Бурангуловның иҗаты күпкырлы: пьесалар, кобаерлар, опера либреттосы.[5] 1940 елдан язучылар берлегендә әгъза.

Сәхнә әсәрләреҮзгәртү

1915 елда «Шура» журналында басылган халык легендасына нигезләнеп, «Ашкадар» пьесасын (1917) яза. Әлеге пьеса Ырынбур, Стәрлетамак, Мәләвез шәһәр-бистәләрендә татар театр төркемнәре тарафыннан сәхнәгә куела. 1923 елда аерым китап булып чыга.

Егерменче елларда, халык легендаларына нигезләнеп, «Ялан Яркәй», «Шәүрәкәй» (1925), «Башкорт туе»(1926), «Әбҗәлилләр шайкасы» (1926) пьесаларын язды. Аларда туган халкының гореф-гадәтләрен, туй йолаларын күрсәтергә омтылды. Дүрт пьеса да Башкорт театры сәхнәсендә уйналды. Колхоз-совхоз театрлары өчен дә берничә сәхнә әсәре язды: «Карасакал» (1930), «Прокурор» (1930), «Мәргән» (1939), «Идегәй белән Нуретдин» (1940), «Туктар белән Гөлнур» (1944), «Чын ярату» (1947) һ.б.[6]

Башкорт туеҮзгәртү

Әлеге драманың берничә варианты бар. 1927 елда язылганы уңышлырак булып, аерым китап булып чыга (1929) һәм театрда утызынчы елларда да уйнала. Соңыннан автор әсәрне берничә тапкыр үзгәртә, анда халык легендасына ят булган инкыйлаб элементларын кертмәкче була. Ләкин ул барыбер Буранбай дигән ярлы егетнең Гөлгайшәне яратуын, аларның арасына Хәнәлинең кереп, яшьләрне аеруын, Буранбайның Себергә сөргенгә җибәрелүе белән бәйле ярым этнографик әсәр булып кала.[7]

Халык авыз иҗатын барлауҮзгәртү

М. Бурангуловның халык авыз иҗатын барлау, бастырып чыгару өлкәсендәге хезмәте зур. Ул мәдрәсәдә укыган, соңыннан казакъ даласында, авыл мәктәпләрендә укыткан елларында халык арасында йөргәндә легендалар, җырлар, кобаерлар, әкиятләр, чеңләүләр, батырлар турында эпослар язып ала. Шуларны фәнни яктан тикшереп, «Батырлар турында эпослар», «Башкорт легендалары» дигән җыентыклар әзерләде. Үзе дә кобаерлар иҗат итә, аларны «Ватан сугышы турында кобаерлар» дигән китапка туплап бастыра.[8]. «Куныр буга» эпосы вариантын язып алган.

Мактаулы исемеҮзгәртү

1943 елда халык авыз иҗатын җыюдагы хезмәтләре өчен БАССРның халык чәчәне исеме бирелде.

ХәтерҮзгәртү

 
Раевскийда лицей каршындагы бюсты
  • Әлшәй районы Раевский авылындагы лицейга исеме бирелде.
  • Мәләвез шәһәрендә бер урам чәчән исемен йөртә.
  • БР язучылар берлеге М. Бурангулов премиясен булдырды.
  • Мөхәммәтша Бурангуловның тууына 130 ел тулу анкайлы 2018 елның 26 октябрендә М. В. Нестеров ис. Башкорт дәүләт сәнгать музее конференцзалында Башкортстан Республикасы, Россия Федерациясе төбәкләре, чит ил фәнни учреждениеләре галимнәре, укытучылары, аспирантлары, мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре катнашында «Мөхәммәтша Бурангулов-сэсэн, драматург, җәмәгать эшлеклесе» Халыкара фәнни – гамәли конференциясе булды.

ӘдәбиятҮзгәртү

1. М. Бурангулов. Таштугай: Пьесалар. Уфа, 1994.

2. Нәҗип Бурангулов. Әтием турында. Ағиҙел, 1988, № 9.

3. Нәҗип Бурангулов. Очрашулар. Ағиҙел, 1988, № 11.

ЧыганакҮзгәртү

1. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)

2. С. Галин. Тел ачкычы халыкта (аңлатмалы сүзлек). Уфа: Китап, 1999..(башк.)

3. Башкорт халык иҗаты. 3- том. Уфа, 1982..(башк.)

СылтамаҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Әдәби карта сайтында
  2. Совет Башкортстаны язучылары. Уфа,1988, 81 биттә.
  3. Башкортстан (белешмәлек)
  4. «Помни про...» сайтында
  5. М. Бурангулов исемендәге лицей сайтында
  6. китап.нет сайтында
  7. Совет Башкортстаны язучылары. Уфа, 1988, 82 биттә.
  8. С. Галин. Тел ачкычы халыкта. Уфа, 1999, 24- биттә.