Мостай Кәрим

Мостай Кәрим (20 октябрь, 1919 ел, Башкортстан, Чишмә районы, Келәш авылы - 21 сентябрь, 2005 ел, Башкортстан, Уфа) - башкорт, татар язучысы, шагыйре һәм драматургы. Башкортстанның халык шагыйре. Салават Юлаев премиясе лауреаты (1967).

Мостай Кәрим
Mostay Karim.jpg
Туган телдә исем Мостафа Сафа улы Кәримов
Туган 20 октябрь 1919(1919-10-20)
Уфа губернасы, Кара Якуп вулысы, Келәш авылы
Үлгән 21 сентябрь 2005(2005-09-21) (85 яшь)
Башкортстан, Уфа
Күмү урыны Уфа мөселман зираты[1]
Милләт татар[2][3] яки башкорт[4]
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты
Һөнәре шагыйрь, язучы, драматург
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Рауза
Балалар улы Илгиз, кызы Әлфия
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Салават Юлаев премиясе(1967)

Commons-logo.svg Мостай Кәрим Викиҗыентыкта

Уфада Мостай Кәрим һәйкәле.

Тормыш юлыҮзгәртү

1919 елның 20 октябрендә Башкортстанның хәзерге Чишмә районының Келәш исемле татар авылында крестьян гаиләсендә туа. Милләте буенча татар[2], әмма соңрак милләтен «алыштыра».

1941 елда Башкорт дәүләт университетының тел һәм әдәбият факультетын тәмамлый. Бөек Ватан сугышы башлану белән фронтка китә, сугышта элемтә башлыгы һәм артиллерия штабы башлыгы булып хезмәт итә. Сугышта мина ярчыгы күкрәгенә тиеп, чак кына йөрәгенә барып җитми.

Госпитальдә ятып дәваланып чыккач, яңадан фронтка китә. Җиңү көненә кадәр татар телендәге Ватан намусы өчен һәм Совет сугышчысы гәзитләрендә хәбәрче булып эшли. Сугыштан кайткач ижади һәм ижтимагый эшкә бирелә.

1930 елларда ук яза башлый. Беренче шигырьләре татар телендә Чишмә районының "Сталинчы" (хәзерге "Чишмә") гәҗитендә басыла[5]. 1938 елда «Отряд кузгалды» (башк. телендә) дигән беренче шигырь җыентыгы нәшер ителә; 1941 елда «Язгы тавышлар» (башк. телендә) дигән шигырь китабы чыга. Барысы 100дән артык шигърият һәм проза китаплары, 10нан артык пьесалары дөнья күрә.

Иң билгеле әсәрләре:
Шигърият җыентыклары: «Кара сулар», «Кайту», «Европа-Азия», «Заманалар». Повестьләре: «Безнең өйнең яме», «Өстаган», «Озын-озак балачак». «Айгөл иле», «Кыз урлау», «Ай тотылган төндә» (реж. Ш.Мортазина), «Ташлама утны, Прометей!» кебек драматик әсәрләре зур уңыш белән татар, башкорт театрлары сәхнәсендә куела.

Мостай Кәримнең әсәрләре берничә дистә телгә тәрҗемә ителгән.

2005 елның 21 сентябрендә Уфада вафат була.[6]. Уфаның мөселман зиратында җирләнгән.

ГаиләсеҮзгәртү

Хатыны Рауза.
Улы Илгиз Кәримов (19422019), тәрҗемәче, ССРБ язучылар берлеге әгъзасы, Мостай Кәрим фондын оештыручыларның берсе (2013). Илгизнең хатыны Нәзифә Кәримова (1947), язучы, журналист.

  • оныклары: Айгөл, Нияз.

Кызы Әлфия Кәримова (Балабан).

ХәтерҮзгәртү

  • Уфада (2006), Мәскәүдә (2018), Алматыда (2019), Казанда (2019) урамнарга исеме бирелгән.
  • Уфада (2013) һәм Казанда (2020)[7] һәйкәлләр куелган.
  • Уфаның Милли яшьләр театрына исеме бирелгән.
  • 2019 — РФ Президенты указы белән Уфа халыкара һава аланына Мостай Кәрим исеме бирелгән[8]
  • 2019Нижгарның «Кызыл Сормово» заводында төзелгән круиз лайнерына (5 йолдызлы кунакханә дәрәҗәсендә) исеме бирелгән. Лайнер Идел елгасы буенча йөзәчәк[9].
  • 2023 ел ― Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Мостай Кәрим исемендәге фонд ярдәмендә «Мотор фильм студия» кинокомпаниясе язучының «Ярлыкау» повесте буенча «Помилование» («Ярлыкау») кинокартинасы (хәрби драма) төшергән (Фильмның сценаристы Айдар Акманов; фильмның режиссеры Айнур Әскаров, фильмның продюсерлары Михаил Курбатов, Тимербулат Кәримов, Дмитрий Фикс; төп рольне башкаручы актер Александр Новиков).[10][11]

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. 1,0 1,1 http://pomnim.me/search?info=867d5e4a-8e87-11e6-96ac-00199984c65f
  2. 2,0 2,1 Автор - Җиһат Солтанов. Мостай Кәрим башкортмы, татармы? // Кызыл таң. 07.05.2013
  3. Рузилә Мөхәммәтова, Рәмис Латыйпов (2020 елның 10 апрель). Башкортстан легендасы булган 10 татар шәхесе. Интертат. 2022 елның 7 февраль тикшерелгән.
  4. http://pomnipro.ru/memorypage41475/biography(үле сылтама)
  5. [1] 2017 елның 5 апрель көнендә архивланган."Чишмә" гәҗите сайты
  6. http://mustaykarim.narod.ru/
  7. Татарстан Президенты: Мостай Кәримгә Казанда монумент татар-башкорт дуслыгын алга таба ныгытуга хезмәт итәчәк. 2021 елның 22 июнь көнендә архивланган. ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев. 27.08.2020
  8. «Уфа» аэропортына Мостай Кәрим исеме бирелде. «Башинформ» МА, 31.05.2019
  9. Нижгарда Мостай Кәрим лайнерын суга төшерделәр. «Башинформ» МА, 12.09.2019
  10. Мәскәүдә Мостай Кәрим повесте буенча төшерелгән фильм премьерасы булды. Татар-информ, 24.04.2023
  11. Лейла Аралбаева. В российский прокат выйдет военная драма «Помилование» по повести Мустая Карима. Башинформ, 30.03.2024

ЧыганакларҮзгәртү

Башкорт Википедиясе

СылтанмаларҮзгәртү

Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә