Мостай Кәрим скверы (Уфа)
Мостай Кәрим скверы (баш. Мостай Кәрим скверы, рус. Сквер Мустая Карима) ― Уфаның Ленин районында 2013 елның октябрендә ачылган парк (сквер)[1][2][3]. Шагыйрь, публицист, драматург, башкорт әдәбияты классигы, Башкортстанның халык шагыйре, Социалистик Хезмәт Каһарманы, Бөек Ватан сугышында катнашкан Мостай Кәрим (1919—2005) хөрмәтенә оештырылган
Сквер еш кына скейтбординг өчен спот буларак кулланыла[4].
Мостай Кәрим скверы | |
Уфада Мостай Кәрим скверы | |
Ил | Россия |
Район | Башкортстан Уфа Ленин районы |
[[commons:Category: Mustai Karim Garden Square, Ufa Викиҗыентыкта|Мостай Кәрим скверы]] Викиҗыентыкта |
Тарих
үзгәртүУфа үзәгендә Башкортстанның халык шагыйренә һәйкәл кую идеясе 2007 елда, Башкортстанның Россиягә кушылуына 450 ел тулуны билгеләп үткәндә туа.
- Төп мәкалә: Мостай Кәрим һәйкәле (Уфа)
Мостай Кәримгә һәйкәл 2013 елның 10 октябрендә Уфаның Ленин районы Киров һәм Мостай Кәрим урамнары киселешкән урында, Профсоюз йорты бинасы каршындагы мәйданда ачылган. Һәйкәлнең тирә-ягын матурлап, Мостай Кәрим исемендәге сквер булдырылган. Әлеге скверны бердәм мәдәни-тарихи киңлек буларак җиһазлау эшләре 2016 елда тулысынча төгәлләнгән[5].
Мостай Кәрим исемендәге скверны һәм һәйкәлне ачу тантанасында Башкортстан Премьер-Министры урынбасары (2012–2014) Лилия Салават кызы Гомәрова, Уфа шәһәре шәһәр округы администрациясе башлыгы (2012–2018) Ирек Ишмөхәммәт улы Ялалов, һәйкәл авторы, Россия Федерациясенең халык рәссамы Андрей Николаевич Ковальчук, Мостай Кәримнең туганнары һәм якыннары, республиканың һәм илнең башка төбәкләренең мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, шәһәр халкы катнашкан[6][7].
Скверда скульптор А. Н. Ковальчук һәм архитектор С. З Илембәтовның Мостай Кәрим һәм Киров урамнары чатына караган Мостай Кәрим һәйкәле, шулай ук ике фонтан урнаштырылган[8][9][10]. Сквер биләмәсендә автоматик су сибүгә ялганган чәчәк түтәлләре, заманча яктырту системасы урнаштырылган, халыкка йөрү өчен уңайлы юллар булдырылган. Мәйдан брусчатка һәм төрле төстәге гранит ташлар белән бизәлгән. Скверда кичләрен ял итүчеләр өчен махсус яктырту системасы булдырылган[11].
Скверга керә торган урында гранит тумбалар урнаштырылган, анда өч телдә (башкорт, рус һәм инглиз телләрендә) «Мостай Кәрим исемендәге сквер» дигән сүзләр язылган.
Галерея
үзгәртү-
Реконструкциягә кадәр Профсоюз мәйданындагы сквер
-
Мостай Кәрим һәйкәле һәм сквер реконструкциядән соң
-
Мостай Кәрим һәйкәле
-
Мостай Кәрим һәйкәле һәм сквер реконструкциядән соң
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ В Уфе открылся сквер имени Мустая Карима (2013-10-10). 23 март 2022 тикшерелде.
- ↑ Было — стало: сквер им. Мустая Карима (2018-03-13). 23 март 2022 тикшерелде.
- ↑ Сквер имени Мустая Карима.(үле сылтама)
- ↑ Сквер Мустая Карима — не место для экстремального спорта! (2020-05-20).
- ↑ Сквер имени Мустая Карима в Уфе приобрел завершающие черты. Башинформ, 30.09.2016
- ↑ [В Уфе открылся сквер имени Мустая Карима.] ufacity.info, 10.10.2013(рус.)
- ↑ Гульназ Данилова. В Уфе открыли памятник Мустаю Кариму. Российская газета, 10.10.2013(рус.)
- ↑ "УФА" :: Ежемесячный столичный журнал.
- ↑ {{{башлык}}} // Вечерняя Уфа : газета. — № 154 (12302).
- ↑ Каким стал сквер Мустая Карима в Башкирии?.
- ↑ Сквер Мустая Карима - не место для экстремального спорта! ufacity.info, 20.05.2020