Мостай Кәрим һәйкәле (Уфа)
Мостай Кәрим һәйкәле (баш. Мостай Кәримгә һәйкәл, рус. Памятник Мустаю Кариму) ― Уфада 2013 елның октябрендә ачылган һәйкәл (катлаулы скульптура ансамбле). Шагыйрь, публицист, драматург, башкорт әдәбияты классигы, Башкортстанның халык шагыйре, Социалистик Хезмәт Каһарманы, Бөек Ватан сугышында катнашкан Мостай Кәрим (1919—2005) хөрмәтенә куелган.
Скульптор — РФ Рәссамнар берлеге рәисе, Россиянең халык рәссамы, Казанда Мостай Кәримгә куелган һәйкәлне (2020) ясаучы Андрей Ковальчук, архитектор ― С. З. Илимбетов.
Һәйкәл | |
Мостай Кәрим
һәйкәле | |
Уфа. Мостай Кәрим һәйкәле | |
Урын | Уфа, Ленин районы, Киров ур., 1 |
Сынчы | Андрей Ковальчук[d] |
Төзелеш | 2012—2013 еллар |
Материал | бронза |
[[:commons:Category: Monument to Mustai Karim Викиҗыентыкта|Мостай Кәрим һәйкәле]] Викиҗыентыкта |
Тарих
үзгәртүУфа үзәгендә Башкортстанның халык шагыйренә һәйкәл кую идеясе 2007 елда, Башкортстанның Россиягә кушылуына 450 ел тулуны билгеләп үткәндә туа. БР Мәдәният министрлыгы һәйкәлнең иң яхшы проектына иҗади конкурс игълан итә, ул берничә ел дәвам иткән. Аның җиңүчесе ― Россия Сәнгать академиясе академигы Андрей Ковальчук, күренекле тарихи эшлеклеләргә һәм мәдәният осталарына ясалган һәйкәлләре белән дан казанган совет һәм Россия скульпторы, күп премияләр лауреаты. Ковальчук бу эшкә бик җаваплы карый: ул әдипнең әсәрләрен кабат укый, кызы Әлфия һәм оныгы Тимербулат белән аралаша, шәхес масштабын аңларга тырыша. Нәтиҗәдә, һәйкәлнең туганнарына да ошаган вариантын раслыйлар. Проект һәр детальнең уйланылганлыгы һәм төгәллеге белән җәлеп иткән[1].
Мостай Кәримгә һәйкәл 2013 елның 10 октябрендә Уфаның Ленин районы Киров һәм Мостай Кәрим урамнары киселешкән урында, Профсоюз йорты бинасы каршындагы мәйданда ачылган. Һәйкәлнең тирә-ягын матурлап, Мостай Кәрим исемендәге сквер булдырылган. Әлеге скверны бердәм мәдәни-тарихи киңлек буларак җиһазлау эшләре 2016 елда тулысынча төгәлләнгән[2].
Шагыйрь скульптурасы аның хөрмәтенә аталган урамнан берничә метр ераклыкта урнаштырылган.
Тантанада Башкортстан Премьер-Министры урынбасары (2012–2014) Лилия Салават кызы Гомәрова, Уфа шәһәре шәһәр округы администрациясе башлыгы (2012–2018) Ирек Ишмөхәммәт улы Ялалов, һәйкәл авторы, Россия Федерациясенең халык рәссамы Андрей Николаевич Ковальчук, Мостай Кәримнең туганнары һәм якыннары, республиканың һәм илнең башка төбәкләренең мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, шәһәр халкы катнашкан[3][4].
Һәйкәлнең детальләре Мәскәүдә коелган, Уфада урында бергә җыелганнар. Автор Андрей Ковальчук һәйкәлне кешегә генә түгел, аның иҗатына да ядкарь итеп койган.
Монумент урнаштырылган урын турыдан-туры язучының тормышы белән бәйле. Кайчандыр аның янында студент елларында М. Кәрим фатирга кергән йорт торган. Анда ул үзенең булачак хатыны Рауза Суфиян кызы (Сәүбанова) белән танышкан. Ерак түгел язучының гаиләсе 40 ел яшәгән икенче йорт та бар[1].
Тасвирлама
үзгәртүҺәйкәл реалистик стильдә бронзадан эшләнгән. Аның биеклеге ― 6 м, озынлыгы ― 15 м. Монумент композиция ягыннан бик кызыклы, чөнки ул бер фигурадан түгел, ә тулы бер комплекстан тора. Алда ― бөтен буена бастырып куелган язучы фигурасы. Мостай Кәрим гади киемнән: чалбар, галстуксыз күлмәк кигән, башына кимәгән килеш сурәтләнгән; сул кулына пиджак тоткан. Йөзендә ― еш кына иҗади процесс алдыннан була торган тирән уйлану чагылышы, Мостай Кәрим фигурасы артында язучының төп әсәре — «Озын-озак балачак» повесте кулъязмасы битләреннән каскад урнашкан. Бу битләрдән аның персонажлары «төшә». Скульптор язучыны ике тапкыр сурәтләгән: яраланып егылган сугышчы образында һәм кулына бала чагындагы кебек бәрән тоткан малай кыяфәтендә. Тагын бер мөһим персонаж ― өлкән әнисе (оләсәе), төп геройның әтисенең баланы тәрбияләгән беренче хатыны. Бу көчле һәм зирәк хатынның фигурасы бәрән тоткан малай артыннан калкып тора. Битләр каскадын югарыга караган кошлар көтүе озата[1]. Китап сөючеләр биредә Мостай Кәрим әсәрләренең геройларын таный ала («Ташлама утны, Прометей!», «Салават», «Озын-озак балачак» һәм башкалар).
Һәйкәлгә алтын хәрефләр белән башкортча һәм русча: «Мостай Кәримгә ― Башҡортостан халҡынан / Мустаю Кариму ― народ Башкортостана» дип язылган. Ташка язулар төшерү, табигый материалдан истәлекле билгеләр ясау һәм урнаштыру эшләре БР Уфа шәһәре шәһәр округы администрациясе тарафыннан «Уфа шәһәре шәһәр округының махсус хезмәт күрсәтү комбинаты» муниципаль бюджет учреждениесе коллективына йөкләнгән. Эшләр август-сентябрь айларында башкарылган һәм ике датага туры китерелгән: 21 сентябрь (шагыйрь вафат булган көн) һәм 20 октябрь (туган көне)[5].
Бассейнда акрын гына су ага. Алга таба бераз кыеграк куелган зур улак ― тоташ барган тормыш агышы символы. Сквер биләмәсендә ике фонтан һәм ике зур булмаган бассейн урнашкан, биредә автоматик су сибүгә ялганган чәчәк түтәлләре, заманча яктырту системасы урнаштырылган, халыкка йөрү өчен уңайлы юллар булдырылган. Мәйдан брусчатка һәм төрле төстәге гранит ташлар белән бизәлгән. Скверда кичләрен ял итүчеләр өчен махсус яктырту системасы булдырылган[6].
Скверга керә торган урында гранит тумбалар урнаштырылган, анда өч телдә (башкорт, рус һәм инглиз телләрендә) «Мостай Кәрим исемендәге сквер» дигән сүзләр язылган. Гранит постаментта — Мостай Кәрим, һәйкәл авторы һәм һәйкәлнең ачылган вакыты турында мәгълүматлар язылган табличкалар.
«Мустай Карим (Каримов Мустафа Сафич) (1919―2005)
Народный поэт Башкортостана
Почетный гражданин города Уфы
Герой Социалистического Труда
Лауреат Ленинской и Государственной премий СССР
Памятник открыт 10 октября 2013 года
Скульптор ― народный художник России А. Н. Ковальчук
Архитектор ― С.З. Илембетов»[5].
Һәйкәл янында шигърият бәйрәмнәре оештырыла.
2024 елның 20 октябрендә, Мостай Кәримнең тууына 105 ел тулган көндә, һәйкәлгә БР Башлыгы Радий Хәбиров чәчәкләр салган[1].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 Азат Гиззатуллин. Глава Башкирии возложил цветы к памятнику Мустаю Кариму. Башинформ, 20.10.2024
- ↑ Сквер имени Мустая Карима в Уфе приобрел завершающие черты. Башинформ, 30.09.2016
- ↑ В Уфе открылся сквер имени Мустая Карима. ufacity.info, 10.10.2013
- ↑ Гульназ Данилова. В Уфе открыли памятник Мустаю Кариму. Российская газета, 10.10.2013(рус.)
- ↑ 5,0 5,1 Людмила Кузьмина. Сквер имени Мустая Карима в Уфе приобрел завершающие черты. Pomnim.me
- ↑ Сквер Мустая Карима - не место для экстремального спорта! ufacity.info, 20.05.2020
Сылтамалар
үзгәртү- В честь Международного дня художника поговорим сегодня о прекрасном произведении искусства. Эльвира Попова ВКонтакте, 8.12.2023(рус.)
- Памятник-композиция башкирскому и советскому поэту, писателю и драматургу Мустаю Кариму. Музей истории города Уфы(рус.)