Гали Хуҗиев
Гали Хуҗиев | |
---|---|
Туган | 17 октябрь 1912 Карамасар, Ивановски вулысы, Зөя өязе, Казан губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 13 октябрь 1966 (53 яшь) |
Һөнәре | шагыйрь |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Алман-совет сугышы |
Гали Хуҗи 1912 елның 17 октябрендә хәзерге Татарстанның Апас районы Карамасар авылында туа. 1937—1941 елларда, эштән аерылмыйча, Казан дәүләт педагогика институтының кичке бүлегендә укый, 1932-1934 елларда «Кызылармеец» газетасында — әдәби хезмәткәр, 1934 елдан — «Яшь ленинчы» газетасының җаваплы сәркатибе, соңрак редактор урынбасары һәм редакторы була. Үзе теләп сугышка китә һәм фронт газетасында җаваплы сәркатип булып хезмәт итә.
Гали Хуҗи әдәбиятка утызынчы елларда килә. Аның «Шатлык» исемле беренче шигъри җыентыгы 1936 елда басылып чыга. Шуннан соң дистәләрчә китаплары («Яшьлек тавышы», «Комсомолка», «Сабан тургайлары», «Зоя», «Туган җир», «Чын күңелдән», «Мин сөям сезне, дуслар!», «Кояшлы иртә», «Идел хикәясе» һ.б.) дөнья күрә.
Шагыйрь 1966 елның 13 октябрендә вафат була.
Сылтамалар
үзгәртү- Белем.ру 2016 елның 16 август көнендә архивланган.
- Сагыну балладасы(үле сылтама)
Искәрмәләр
үзгәртүБу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|