Төп менюны ачу

Равил Бикбаев (Равил Төхфәт улы Бикбаев, баш. Рауил Төхвәт улы Бикбаев) — язучы, тәрҗемәче, әдәбият галиме. Салават Юлаев премиясе лауреаты (1989). БР халык шагыйре (1992). БР Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, комитет рәисе.

Равил Бикбаев
Рауил Бикбаев
Р.Бикбаев .jpg
Туган телдә исем Равил Төхфәт улы Бикбаев
Туган 12 декабрь 1938(1938-12-12) (80 яшь)
Югары Кунакбай, Переволоцкий районы, Ырынбур өлкәсе
Үлгән 23 әприл 2019(2019-04-23) (80 яшь)
Уфа, Русия
Милләт башкорт
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре язучы, әдәбият галиме
Бүләк һәм мөкәфәтләре Салават Юлаев премиясе (1989)
Салават Юлаев ордены (2000)
Хөрмәт ордены (2009)

Эчтәлек

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1938 елның 12 декабрендә Ырынбур өлкәсе Переволоцкий районы Югары Кунакбай авылында туган.

Габдрәфыйк авылында җиделлык мәктәпне (1953), Ак-Болак педагогика укуханәсен (1956), Уфада дәүләт университетын (1962), Уфада Тарих, тел һәм әдәбият институтында аспирантура (1965) тәмамлый. «Хәзерге башкорт поэмасы» темасына кандидатлык (1966), докторлык (1996) диссертациясе яклый.

Тарих, тел һәм әдәбият институтында гыйльми хезмәткәр булып эшли.

1995 елдан БР язучылар берлеге идарәсе рәисе. 2009 елдан БР ФА мөхбир - әгъзасы.

ИҗатыҮзгәртү

Беренче шигырьләрен университетта укыганда яза. 1957 елдан әсәрләре республика матбугатында басыла башлый. Беренче поэмасы – сугыш темасына багышланган «Вокзал» (1962) поэмасы «Агыйдел» журналында чыга. Беренче китабы – «Дала офыклары» (1964). Аның поэзиясенә туган халкының тарихи язмышы һәм бүгенгесе турында тирән уйланулар хас.[1]

Шагыйрьлек эшен әдәбият фәне белән тыгыз бәйләп алып бара. Поэзиянең теоретик мәсьәләләрен өйрәнә. «Заманыбызның поэтик елъязмасы» дигән хезмәте чыкты. Шәехзадә Бабичка багышланган монография (1981) язды. 30 шигырьләр, фәнни китабы басылган.[2]

Р. Бикбаев тәрҗемә белән дә шөгыльләнә.

1994 елда Казанда «Сак-Сок» поэмалар китабы нәшер ителде.

КитапларыҮзгәртү

  • Дала офыклары (1964)
  • Кош юлы (1976)
  • Лирика (1971)
  • Гомер уртасы (1976)
  • Сөенче (1979)
  • Җирем балкышы (1982)
  • Халкыма хат (1982)
  • Буразналар (1985)
  • Язмышым (1988)
  • Сусадым – сулар бирегез (1989)
  • Базар балтасы (1993)

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. В.Әхмәдиев. Шагыйрьнең гражданлык йөзе. Ағиҙел, 1981, № 4.
  2. Г.Хөсәенов. Шагыйрьләр китабында әдәби портрет. Уфа, 1981.
  3. Р.Солтангәрәев. Шагыйрьнең өстенлеге. Кызыл таң, 1989, 3 март.

ЧыганакларҮзгәртү

  1. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү