Вафа Әхмәдиев
Вафа Әхмәдиев (Вафа Исхак улы Әхмәдиев, баш. Вафа Исхаҡ улы Әхмәҙиев) – язучы, галим. ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1976).
Вафа Әхмәдиев | |
---|---|
Вафа Әхмәдиев | |
Тугач бирелгән исеме: | Вафа Исхак улы Әхмәдиев |
Туу датасы: | 5 август 1937 |
Туу урыны: | Ишембай районы, Гомәр авылы |
Үлем датасы: | 20 октябрь 1983 (46 яшь) |
Үлем урыны: | Уфа |
Ватандашлык: | ССРБ |
Эшчәнлек төре: | язучы, галим |
Иҗат итү еллары: | 1958-1983 |
Юнәлеш: | поэзия, әдәби тәнкыйть |
Жанр: | хикәя, шигырь |
Иҗат итү теле: | башкорт теле |
Дебют: | «Талпыну» (1967) |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1937 елның 5 августында БАССР Макар районы (1940 елдан Ишембай районы) Гомәр авылында туган. Макар урта мәктәбен (1956), Уфада дәүләт университетын (1966), ССРБ ФА БФ каршындагы аспирантураны (1970) тәмамлый. Башкорт әдәбияты буенча кандидатлык диссертациясе яклый (1970). 1966-1967 еллларда БДУда укыта.
1957-1960 елларда хәрби хезмәттә.
1970 -1983 елларда Уфада тарих, тел һәм әдәбият институтында фәнни хезмәткәр.
Иҗаты
үзгәртүБеренче шигырьләре республика матбугатында 1958 елдан күренә башлый. Беренче китабы — «Талпыну» (1968).
В. Әхмәдиевның иҗаты ике юнәлештә үсте. Ул поэзия, балалар әдәбияты өлкәсендә эшләү белән бергә әдәби тәнкыйть, әдәбият фәне өлкәсендә дә хезмәт куйды. «XX асыр башы башкорт поэзиясе» исемле фәнни хезмәт (1975 )язды. «Башкорт әдәбияты тарихы»н язуда катнашты. М. Воловикның «Җирәнчә чәчән» хикәятен ирекле тәрҗемә итте (1983). «Күңелемдә иярле ат» (1973), «Кояш апай, чык, чык!» (1979), «Сүз кадере» (1983) исемле китаплары чыкты. Закир Һади, Сафуан Яхшыгулов, Наҗар Нәҗми, Равил Бикбаев һ.б.ның иҗади портретларын язды.[2]
Әдәбият
үзгәртүВ. Әхмәдиев. Буыннар бәйләнеше (мәкаләләр). Уфа, 1985.(башк.)
В. Әхмәдиев. Мин тауларга җырлар вәгъдә иттем . Уфа, 1987.(башк.)
Чыганаклар
үзгәртүСовет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)
Сылтамалар
үзгәртү- В. Әхмәдиев турында башинформ сайтында 2015 елның 10 июнь көнендә архивланган.(рус.)
- Башкортстан (белешмәлек)(рус.)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Истоки, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2014-11-27
- ↑ Ватандаш сайтында, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2014-11-27