Салават Юлаев ордены

Салават Юлаев ордены — Башкортстан Республикасының дәүләт бүләге. Дәүләт бүләкләре арасында, «БР алдындагы хезмәтләре өчен ордены» һәм БР «Халыклар дуслыгы ордены»ннан кала өченче дәрәҗәле урында.

Салават Юлаев ордены
Ил Русия Русия,
Башкортстан Башкортстан
Төр орден
Кемгә бирелә шәхесләргә,
Кем бирә Башкортстан президенты
Статусы {{{статусы}}}
статистика
Булдыру датасы {{{булдыру датасы}}}
Беренче бүләкләү 2 октябрь 2000 ел
(Ирек Бурангулов)
Бүләкләүләр саны 193 кеше. (2013 ел)[1][2][3]
Юкка чыгару датасы гамәлдә

Тарихы үзгәртү

Орден 1998 елда булдырылган.[4]

Салават Юлаев (16.06.1754(2 ?), Ырынбур губернасы Тәкәй авылы — 26.09.1800, Рогервик кирмәне) истәлегенә багышланган.

Беренче бүләкләнүче – Ирек Зөлкәрнәй улы Бурангулов, Зиянчура районы механизаторы.[5].

Тасвирлама үзгәртү

Орден көмештән яки көмеш белән нейзильбер кушылмасыннан ясала. 7 кырланган нурдан торучы йолдыздан гыйбарәт. Орден уртасында 50 мм лы ак эмаль белән капланган медальонда Салават Юлаев барельефы ясалган. Медальонны алтын белән йөгертелгән кабарынкы орнамент төшерелгән әйләнә ураткан.

Статут үзгәртү

Орден белән указ нигезендә БР президенты бүләкли.

Орден белән РФ ватандашлары, чит ил ватандашлары, Ватаны булмаган кешеләр бүләкләнә ала:

- уңышлы дәүләт һәм иҗтимагый эшчәнлеге өчен,

-кеше тормышын коткарганда күрсәткән батырлык өчен,

-хезмәттәге казанышлары өчен,

-фәндәге һәм фәнни-тикшеренү эшендәге ачышлар өчен,

-мәдәният, әдәбият, сәнгатьтә иҗат уңышлары өчен,

-җәмәгать тәртибен саклауга керткән хезмәт өчен,

-яшь буынга белем бирүдә, аны ватандар итеп тәрбияләүдә, һөнәри кадрлар үстерүдәге уңышлар өчен.

Искәрмәләр үзгәртү