Палдиски

(Рогервик битеннән юнәлтелде)

Палдиски (эст. Paldiski) — Эстония шәһәре, Фин култыгы ярында урнашкан порт.

Палдиски
эст. Paldiski
Нигезләнү датасы 1783
Сурәт
Рәсми исем Paldiski
Дәүләт  Эстония
Нәрсәнең башкаласы Ляэне-Харью[d]
Административ-территориаль берәмлек Ляэне-Харью[d]
Халык саны 4073 (1 гыйнвар 2024)[1]
Мәйдан 59,93 км² (31 декабрь 2016)[2]
Почта индексы 76806
Беренче язма телгә алу XVII гасыр
Карта
 Палдиски Викиҗыентыкта

Халык саны — 4 085 кеше (2011).

География

үзгәртү

Шәһәр Фин култыгының көньяк ярында, Эстония башкаласыннан 52 километр көнбатыштарак урнашкан.

1718 елда биредә Пётр I тарафыннан хәрби порт нигезләнә. Башта ул Рогервик исмен йөрткән, 1723 елда Балтийский порт исеме кушылган.

1783—1796 елларда — Рөвел губернасының өяз шәһәре, 1796 елдан — өяз үзәге булмаган шәһәр. 1870 елда шәһәргә Балтийский Порт — РөвелСанкт-Петербург тимер юлы килә.

Эстониянең бәйсезлеге вакытында шәһәр исеме башта Балтиски, ә 1934 елда Палдиски итеп үзгәртелә. Совет чорында биредә атом-төш суасты флотының өйрәнү үзәге һәм суаасты көймәләр базасы урнашканнар, шәһәр 1994 елга кадәр ябык административ-территориаль берәмлеге статусын йөрткән.

1994 елда, шәһәрдә Эстония ватандашлары бик аз булуы сәбәпле, ул Кейлә шәһәре составына кертелгән, әмма 1996 елда Палдиски яңадан мөстәкыйль шәһәр статусын алган.

1897[3] 1959[4] 1970[5] 1979[6] 1989[7] 2001[8] 2011[9]
900 3 387 6 907 7 364 8 200 4 248 4 085

Милли состав

үзгәртү
Милләт 2002[8] 2010[8]
руслар 71,1% 52,2%
эстоннар 2,4% 29,7%

Танылган шәхесләр

үзгәртү

Галерея

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү