Рәшит Солтангәрәев

Рәшит Солтангәрәев (Рәшит Гыймран улы Солтангәрәев, баш. Рәшит Ғимран улы Солтангәрәев) – язучы, С.Юлаев премиясе лауреаты (1978).

Рәшит Солтангәрәев

Рәшит Солтангәрәев
Тугач бирелгән исеме: Рәшит Гыймран улы Солтангәрәев
Туу датасы: 25 декабрь 1935(1935-12-25)
Туу урыны: Куергазы районы, Таймас авылы
Үлем датасы: 5 ноябрь 2000(2000-11-05) (64 яшь)
Үлем урыны: Уфа
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Русия Русия
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1957-2000
Юнәлеш: проза, публицистика
Жанр: хикәя, повесть
Иҗат итү теле: башкорт теле
Дебют: «Туган йорт» (1967)
Премияләр: Салават Юлаев премиясе (1978)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1935 елның 25 декабрендә БАССР Күмертау районы (хәзерге Куергазы районы) Таймас авылында туган. Авылда урта мәктәпне тәмамлагач, китапханә мөдире һәм күмәк хуҗалыкта комсомол оешмасы сәркатибе була. Уфада дәүләт университетын тәмамлаганнан соң (1958), республиканың радио һәм телевидение студиясендә мөхәррир (1959-1965) булып эшли. «Совет Башҡортостаны» газетасында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире (1965-1970) була. 1970 елда БАССР язучылар берлеге тәкъдиме белән «Уфанефть» идарәсенә эшкә китә. 1978 елдан ул «Агыйдел» журналында баш мөхәррир урынбасары, бүлек мөдире. 19731975 елларда Мәскәүдә югары әдәбият курсларында укый.

Иҗаты үзгәртү

Рәшит Солтангәрәев иҗат белән мәктәптә укыганда шөгыльләнә башлый. Беренче хикәяләре студент чагында (1957) дөнья күрә. 20 китап авторы. 3 китабы рус телендә чыккан. «Теге дөнья, бу дөнья» исемле сәхнә әсәре Стәрлетамак драма театрында куелды. Аерым әсәрләре казакъ, украин, татар, кыргыз, чуаш, каракалпак, якут, ненец һ. б. телләрдә басылды. «Кыямәтлек кияү» хикәясе буенча «Казахфильм» студиясе нәфис фильм төшерде. «Туган йорт» (1967), «Ак тирәкләр» (1971), «Чәчкәләр бүләк итегез» (1974), «Җылы яңгыр» (1976), «Нефтьчеләр юлыннан» (1977), «Умырзая» (1980), «Тау» (1981), «Безнең дус» (1984), «Туган якка кайту» (1985), «Без яшәгән җир» (1988), «Язмыш» (1991), «Очты бөркет» (1992), «Җир һәм җыр» (1998) китаплары басылды.[1]

«Татар белән башкорт» хикәясе татар телендә «Казан утлары» журналының 2023 елгы март санында (132-159нчы битләрдә) басылган.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1971)

Чыганаклар үзгәртү

Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)

Сылтамалар үзгәртү

Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә
башка чыганаклар

Искәрмәләр үзгәртү