Әхмәтзәки Вәлиди

Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Әхмәтзәки Әхмәтша улы Вәлиди (баш. Әхмәтзәки Әхмәтшаһ улы Вәлиди, эмиграциядә төр. Ahmed Zeki Velidi Togan) — башкорт милли хәрәкәте әйдаманы, галим, тюрколог, фәлсәфә докторы, Манчестер университетының мактаулы докторы (1967).

Зәки Вәлиди
Туган телдә исем Зәки Әхмәтша улы Вәлиди
Туган 10 декабрь 1890(1890-12-10)
Уфа губернасы, Эстәрлетамак өязе
Үлгән 26 июль 1970(1970-07-26) (79 яшь)
Төркия, Истанбул
Күмү урыны Карачаәхмәт зираты[d]
Ватандашлыгы

Русия империясе Русия империясе
РСФСР

Төркия Төркия
Әлма-матер Вена университеты[d]
Һөнәре сәясәтче, галим
Эш бирүче Бонн университеты[d], Гөттинген үнивирситите[d] һәм Истанбул университеты
Сәяси фирка Социал-инкыйлабчылар фиркасе[d]
Җефет I (1919 елдан) — Нәфисә Хаҗимөхәммәт кызы Якшимбәтова
II (1940 елдан) — Нәҗмия Унгар
Балалар улы (I никахыннан) — Ырысмөхәммәт (1919—1920, Хивә)
кызы (II никахыннан) — Исәнбикә (1940)
улы (II никахыннан) — Сүбәдәй (1943)
Ата-ана
Кардәшләр Валидов, Габдрауф Ахметшахович[d]
Гыйльми дәрәҗә: фәлсәфә докторы[d] (1935)

 Зәки Вәлиди Викиҗыентыкта

Милләт

үзгәртү

Әхмәтзәки Вәлиди Вәлидовлар дин әһелләре нәселеннән. Вәлидинең иң борынгысы ата-бабасы, аны Әхмәт-Зәки Вәлиди үзе искә ала, Иштуган. Төрле ревизияләрдә Әхмәтзәкинең ата бабалары типтәрләр дип язылган. Көзән авылы буенча 1860 елгы метрик китапта Әхмәтҗән Вәлидов (Әхмәт-Зәки Вәлидинең бабасы) башкорт буларак язылган[1].

Әхмәтзәки үзен башкорт дип саный. VII Бөтенроссия Советлар съезды делегатының анкета битендә (1919) Әхмәтзәки Вәлиди милләте буенча башкорт булуын күрсәтә[2].

Тарихчы Салават Исхаков язганча, 1917 елга кадәр Вәлиди үзен татар итеп күрсәтергә тырыша, ә 1917 ел вакыйгаларыннан соң башкорт булып китә[3][4].

Биография

үзгәртү

Балачак

үзгәртү

Зәки Вәлиди 1890 елның 10 декабрендә Уфа губернасы Эстәрлетамак өязе (хәзерге Башкортстаның Ишембай районы) Көзән авылында мулла гаиләсендә туа.

Гарәп, фарсы, рус телләрен Әхмәтзәки сабый чактан ук әйбәтләп үзләштерә. Башта әтисенең мәдрәсәсендә белем ала, аннан соң Үтәк авылында укый.

1908 елның көзеннән алып аның Казанда яшәү дәвере башлана. Атаклы «Касимия» мәдрәсәсенә укырга керә. Ә бер елдан үзе дә мөгаллим булып китә, шәһәрнең иҗтимагый тормышына актив катнаша башлый. «Касимия» мәдрәсәсендә Вәлиди төрек тарихын, гарәп һәм төрек әдәбиятын укыта.

1912 елда аның «Төрек–татар тарихы» исемле китабы дөнья күрә һәм уңай бәяләнә. Яшь галим Казан университеты галимнәре Николай Катанов, Ашмарин, Василий Богородицкий, шулай ук Петербург университетында эшләүче академик Василий Бартольдның игътибарын үзенә җәлеп итә. 19121917 еллар эчендә Вәлидинең утызлап хезмәте дөнья күрә.

1913 елда Әхмәтзәки Вәлиди Россия Фәннәр академиясеннән Фирганә өлкәсенә, ә 1914 елда Бохара ханлыгына эшлекле сәфәргә җибәрелә. Икенче сәфәр вакытында ул X гасырга караган Коръән басмасының төрки теленә тәрҗемәсен таба.

Галим буларак һәм җәмәгать эшлеклесе буларак җитлегеп өлгергәч, 1914 елны Зәки Вәлиди Уфага кайтып төпләнә: «Госмания» мәдрәсәсендә мөдәррис булып эшли; 1915 елда аны Дәүләт Думасына депутат итеп сайлыйлар. Ул IV Думаның мөселманнар фракциясе эшенә катнаша. 1917-1918 елларда — Милли Мәҗлес депутаты.

19171920 елларда Зәки Вәлиди башкорт халкының милли азатлык хәрәкәтен җитәкли. Бәйсез Башкортстан төзү идеясе барып чыкмагач, Фирганәгә барып төпләнә, басмачылык хәрәкәтенә җитәкчелек итүгә катнаша.

Мөһаҗирлек

үзгәртү
 
Әхмәтзәки Вәлиди
 
Әхмәтзәки Вәлиди бюсты, Петербург.

1923 елның февралендә Зәки Вәлиди СССРдан чит илләргә чыгып китә. Башкорт халкына язган саубуллашу хатында, аннан да бигрәк Ленинга җибәрелгән хатында ул үзенең сәясәттән бөтенләйгә ваз кичүен хәбәр итә.

Гомеренең калган өлешен Зәки Вәлиди үзенең яраткан эшенә — фәнгә багышлый. Ул дистәләрчә, йөзләрчә фәнни хезмәт иҗат итә, дөнья күләмендә мәшһүрлек казана. Аның лекцияләрен Вена белән Лондонда, Берлин белән Боннда яратып тыңлыйлар. Истанбулда галим Ислам фәнни–тикшеренү институты оештыра һәм шул институтның башында тора.

Зәки Вәлиди 1970 елның 26 июлендә дөнья куя. Аны Истанбулның Караҗа-Әхмәт зиратына күмәләр.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Калимуллина Г. Т. Генеалогия рода Валидовых // А. А. Валидов — организатор автономии Башкортостана. У истоков федерализма в России (1917—1920): Документы и материалы. — Ч. 1. — Уфа: Китап, 2005. — С. 364—368.
  2. ГАРФ. — Ф. Р-1235. — Оп. 6. — Д. 70. — Л. 4, 4 об.; Кульшарипов М. М. Башкирское национальное движение (1917—1921 гг.). — Уфа: Китап, 2000. — С. 54.
  3. С. М. Исхаков А. З. Валидов: Пребывание у власти // Отечественная история, 1997, № 6, С.69-70.
  4. ГАРФ. Ф. Р-1235. Оп. 6. Д. 70. Л. 4, 4 об.; Кульшарипов М. М. Башкирское национальное движение (1917—1921 гг.). — Уфа: Китап, 2000, С.54.
  5. Ahmet Zeki Velidi Togan Parkı Açılıyor(үле сылтама) (төр.)
  6. Городскому парку Анкары присвоено имя Ахмет-Заки Валиди 2014 елның 28 июль көнендә архивланган. (рус.)

Сылтамалар

үзгәртү