Исәнбикә Туган
Исәнбикә Туган (төр. İsenbike Togan, баш. Иҫәнбикә Туған, 1940 елның 8 декабре, Төркия, Истанбул) — Төркиянең күренекле тарихчысы, Төрек тарих корумының шәрәфле академигы[1], философия докторы (1973), профессор (1995). Төрки халыкларның урта гасырлар тарихын өйрәнә торган фәнни мәктәп булдырган галимә. Башкортстан Фәннәр академиясенең чит ил әгъзасы [2]. Башкортстан автономиясенә нигез салучы, шәркыятьче-галим Әхмәтзәки Вәлиди (1890—1970) кызы.
Исәнбикә Туган | |
---|---|
Туган телдә исем | төр. İsenbike Togan, баш. Иҫәнбикә Туған |
Туган | 8 декабрь 1940 (83 яшь) Төркия, Истанбул |
Ватандашлыгы | Төркия |
Әлма-матер | Истанбул университеты, Тәйвән милли университеты[d], Әнкара университеты[d] һәм Гарвард университеты |
Һөнәре | тарихчы галимә |
Эш бирүче | Якын Көнчыгыш техник университеты[d], Веллсли көллияте[d], Тафтс үнивирситите[d], Вашиңтон университеты[d], Босфорский университет[d], Истанбул университеты, Университет Хаджеттепе[d] һәм Гарвард университеты |
Балалар | кызы Сара |
Ата-ана |
|
Гыйльми дәрәҗә: | фәлсәфә докторы[d] (1973) |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1940 елның 8 декабрендә Истанбул университеты профессоры Зәки Вәлиди һәм румын татарларыннан Нәҗмия (Назмия) ханым Унгар гаиләсендә туган. Үзен дүрт кабилә каны кушылган гаилә дәвамчысы дип атый: әтисе ягыннан — башкорт һәм типтәр, әнисе ягыннан — нугай һәм кырым татары. Энесе — Сүбидәй (1943), Әнкараның Билкәнт университеты укытучысы, профессор (1986), философия докторы (1972).
Исәнбикә Туган Кайсери һәм Конья шәһәрләрендә мәктәптә укый. Урта белемне Истанбулның алман лицеенда ала. [3] 1954 елны 3 ай Һамбургта белем ала, 1964 елда Истанбул университетының әдәбият факультетында тарих бүлеген тәмамлый. Студент вакытта ук «Сөләймания», «Айя-Суфия» китапханәләрендә эшләп, Караханиләр дәүләте тарихы белән кызыксынып китә һәм фәндә каләм сынап карый. Фәнгә килү юлында иң беренче этәргеч – гаиләсе булуын ассызыклый. Студент вакытта ук Исәнбикә Туган, инглиз һәм алман телләреннән тыш, фарсы һәм рус, кытай телен үзләштерә. 1964-1966 елларда Тайбей милли университетында (Тайвань) кытай телен камилләштерә, магистрлык диссертациясе яклый. [3] «Тайбейдан соң, кытай-монгол тарихыннан аерылмадым», — ди галимә. Истанбул университетына укытырга кайтып, докторлык диссертациясе әзерләргә керешә. Гарвардка китеп, анда 1973 елны фәлсәфә докторы гыйльми дәрәҗәсенә ирешә (1995 елдан – профессор). [4] Остазлары – Фрэнсис Крейз һәм Джозеф Флэтчер йогынтысында документларда инсаннар язмышын күрергә өйрәнә. Әлеге күзаллау аны төркиләр сәнгатен, икътисадын, дәүләтләр оешу тарихын, динне, ышану һәм борынгы күзаллауларны, әдәбият һәм фольклорны, архитектураны бербөтен итеп өйрәнүгә этәрә. Фәндә бу алым тарихи антропология яки «көнитеш тарихы» дип йөртелә. Шушы нигез методологияне сайлап, И. Туган гомере буе шуңа тугъры кала.
1985-1992 елларда АКШ (Кембридж, Вашингтон, Бостон, Тафтс университетлары) һәм Әнкарадагы (Хаҗәттәпә, Урта Көнчыгыш техник университетлары) төрле югары уку йортларында Урта Азия, Урта Көнчыгыш, Кытай тарихыннан белем бирә. Бер үк вакытта Гарвард университетының Джон Кинг Фэрбэнк исемендәге Кытай фәнни-тикшеренү үзәгендә һәм Урта Көнчыгыш фәнни-тикшеренү үзәгендә гыйльми хезмәткәр булып эшли. [4] Бу елларда галимә Зәки Вәлиди укучылары, тарихи антропология тарафдарлары — Принстон университеты профессоры, Якын Көнчыгышны өйрәнү мәсьәләләре буенча зур белгеч Мартин Диксон, Калифорния университеты профессоры Франс Шульман белән хезмәттәшлек итә. 1980-1982 елларда Суданда гыйльми эш белән шөгыльләнә, шәрык дөньясында хатыннар мәсьәләсен өйрәнә.
Ун телне камил белүе, шулай ук госманлы, чагатай, борынгы монгол, кытай язма телләрен үзләштерүе гомере буе төрле илләрнең архивларындагы чыганаклар белән эшләргә мөмкинлек бирә. Текстолог буларак, фарсы һәм кытай телләрен белүенең гаять мөһим икәнлеген искәртә.
1984 елда Урта Көнчыгыш техник университетында тарих бүлеген оештыра. 1990-еллар — Кытай архив документлары белән актив шөгыльләнә башлау еллары. Галимә кытай чыганаклары ярдәмендә төркиләр тарихын, «Азиянең олы мәдәниятен» ачыклый. Бу хакта беренче басылып чыккан монографиясе – инглиз телендә «Дала җәмгыятьләренең сыгылмалылыгы һәм чикләнгәнлеге: Кәрәит ханлыгы һәм Чыңгыз хан» (1998) дип атала. Әлеге китапта галимә монголларның кытайлар белән чиктәш яшәгән күчмән дәүләте, андагы тормыш-көнкүреш, Тогрул ханны Тимучинның алмаштыруы турында тарихи антропология (көнитеш тарихы) мәйданыннан торып сөйли.
Гыйльми кызыксынулар өлкәсе
үзгәртүФән дөньясында төп гыйльми хезмәтләре Урта Азия, Монголия һәм Кытайда яшәгән төрки халыклар тарихына, Урта гасырларда ыруара һәм дәүләти мөнәсәбәтләргә, Бөек Ефәк юлындагы халыкларның сәүдә, мәдәниятара багланышларына карый. 1991 елда инглиз телендә басылган «Эчке Азия кануннары күзлегеннән Госманлы тарихы» дигән хезмәтендә борынгы төрек империясе тормышын шәрык мөселман илләре тормышы белән чагыштырып, уртак һәм аермалы якларын билгели. 1996 елда «Үзәк Азия һәм аның чик буйларында яңа геосәясәт» хезмәте дөнья күргән. Гыйльми уңышларын билгеләп, ЮНЕСКО каршындагы Күчмәннәр цивилизациясен өйрәнүче Халыкара институт (Улан-Батор, Монголия) һәм Үзәк Азия халыкара институты (Үзбәкстан) киңәшчеләр берлегенә сайлана. 2006 елда Әнкарада басылып чыккан «Борынгы Тан ( Чиу Тан-шу) тарихы: Кытай чыганакларында төркиләр» хезмәтендә (Гөлнара Кара һәм Җаһидә Байсал белән хезмәттәшлектә) төркиләр тарихына караган Кытай архивларындагы чыганак-материаллар туплап бирелгән. 2013 елда «Төркиядә Кытай турында уйланулар» монографиясе басылган (Сәлчук Исенбел, Алтай Атлы белән хезмәттәшлектә). 2015 елда инглиз телендә «Күчмәннәрдә иҗтимагый-сәяси терминология. Кытайда Тан дәверендә Булуо терминының кулланылышын күзәтү» дигән фәнни мәкаләсе, 2017 елда ясак җыю тәртибенә багышланган язмасы һ. б. басылган. 2018 елдан борынгы госманлы теле буенча семинарлар башлап җибәрә. Төркият фәненең историографиясен өч тармакка бүлеп эшли: тарикатьләр тарихы, хатыннар роле турындагы хезмәтләр, кабиләләр тарихы. Аның җитәкчелегендә әзерләнгән диссертацияләрнең киң тематикасы Исәнбикә Туганның төрки халыкларның урта гасырлар тарихын өйрәнә торган фәнни мәктәп булдыруын раслый. 2011 елга кадәр төрек телендә язылган мәкаләләрен туплап, 2022 елда «Тарих һәм матур әдәбият» дигән җыентык нәшер итә. 2022 елда шулай ук инглиз телендә «Чыңгыз ханга кадәрле Монголия», «Бик борынгы Монгол дәүләте» язмалары дөнья күргән. [5]
Кайбер хезмәтләре
үзгәртү- Flexibility and Limitation in Steppe Formations: The Kerait Khanate and Chinggis Khan. Leiden: E.J. Brill, 1998.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 1999 — METU Үсеш Фонды премиясе
- 2000 — MTV премиясе – академик казанышлар өчен
- 2001 — Төркия Фәннәр академиясенең социаль фәннәр өлкәсендәге премиясе
Гаиләсе
үзгәртүКызы Сара тарих һәм этнография өлкәсендә эшли, Англиядә университетта укыта.
Энесе Сүбидәйнең кызы Амра, улы Аслы, оныгы Дениз.
Моны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Prof. Dr. İsenbike Togan. Kısa Öz Geçmiş. Türkiye Bilimler Akademisi (төр.)
- ↑ Исанбике Тоган. Академия Наук Республики Башкортостан(рус.)
- ↑ 3,0 3,1 İsenbike Togan biyografisi. biyografi.net (төр.)
- ↑ 4,0 4,1 Prof. Dr. İsenbike Togan
- ↑ Prof. Dr. İsenbike Togan. Çalışmalar Listesi. Türkiye Bilimler Akademisi (төр.)
Сылтамалар
үзгәртү- Bilimi Aydınlatanlar: TÜBA Şeref Üyesi Prof. Dr. İsenbike TOGAN. YouTube, 30:04(төр.)
- Prof. Dr. İsenbike Togan. turkishculture.org(төр.)
- İsenbike Togan biyografisi. biyografi.net(төр.)
- Prof. Dr. İsenbike Togan. Kısa Öz Geçmiş. Türkiye Bilimler Akademisi(төр.)
Әдәбият
үзгәртү- Дания Заһидуллина, Алп Демиркая. «Үткән белән бүгенге арасында күпер кормак мәсьәләсе бу». «Казан утлары», 2023, февраль, 178-183нче бит.