Әхмәтзәки Вәлиди бюсты


Әхмәтзәки Вәлиди бюстыбашкорт милли хәрәкәте вәкиле, тюрколог Әхмәт Зәки Валиди бюсты[1][2]. 2008-2021 елларда Санкт-Петербург дәүләт университеты биналары комплексы ишегалдында (Университет Яры, 7) урнашкан була.

Һәйкәл
Әхмәтзәки Вәлиди бюсты
Урын Санкт-Петербург
Әхмәтзәки Вәлиди бюсты, Петербург.

Бюст авторы В. А. Дворник (1971-2020). Бюст бронзадан эшләнгән.

2007 елда, 28.06.2007 елгы 91нче дәүләт контракты нигезендә Башкортостан Республикасы Хөкүмәте боерыгы белән бюджет исәбенә ясала[3] . Проектны финанслауда Salavatnefteorgsintez да катнашкан[4].

Бюст булдыру һәм бюстны ачу Санкт-Петербург Дәүләт Университетының Көнчыгыш факультетының Төркияне өйрәнү үзәге, Университет президенты Людмила Вербицкая, Башкортстан Республикасы президенты Мортаза Рәхимов, Санкт-Петербург губернаторы Валентина Матвиенко тарафларыннан хуплана[5] .

Бюст 2008 елның 28 июнендә ачыла. 2019 елның сентябрендә Санкт-Петербург университеты, беренче курс студентларының берсенең әнисеннән килгән шикаятьтән соң, бюст законлылыгын тикшерү үтенече белән прокуратурага мөрәҗәгать итә.[6][7]

Васильостровский район прокуратурасы тапшыруы нигезендә бюст 2021 елның 27 гыйнварында сүтелә.[8][9] Прокуратура бу шәхес нацистлар белән хезмәттәшлек итә дигән дәгъва белдерә.[10]

Искәрмәләр үзгәртү