Көзән (Ишембай районы)

Көзән (рус. Кузяново) – Башкортстан Ишембай районындагы авыл, Көзән авыл советы үзәге. Район үзәгеннән төньяк-көнчыгышка 44 км һәм Стәрлетамак тимер юл станциясеннән көньяк-көнчыгышка таба 43 км еракта урнашкан.

Көзән
Карта
Ил Россия
Регион Башкортстан
Район Ишембай районы
Координатлар 53°33'47"тн, 56°28'54"кнч
Халык саны 847 кеше
Сәгать кушагы UTC+6
Почта индексы 453234

Демография үзгәртү

Халкы: 1906 елда — 1494 кеше; 1920 — 1858; 1939 — 1567; 1959 — 1124; 1989 — 947; 2002 — 866; 2010 — 847 кеше. Башкорт теленең җигән сөйләше[1] һәм татар теленең тепекәй сөйләше таралган.[2]

2002 ел җанисәбе буенча авылда башкортлар яши (97%).

Социаль һәм мәдәни өлкәләр үзгәртү

Урта мәктәп, фельдшер акушерлык пункты, мәдәният йорты, китапханә, Вәлиди Ә.-З. музее, һәйкәле, мәчет бар. 1990 елларга кадәр мәктәптә укыту татар телендә алып барылган.[3]

Тарихи белешмә үзгәртү

«Башкорт энциклопедиясе» буенча, авылга 18 гасыр 1нче яртысында Нугай даругасы Юрматы волосте башкортлары үз җирләрендә нигез салган. 1757 елда төзелгән аренда килешүе буенча биредә типтәрләр килеп утырган, 1841 елда шулай ук бобыльләр исәпкә алынган. Беренче төпләнүче исеме белән аталган, уның уллары Чүрәк һәм Әйдәк Көзәновлар билгеле. Шулай ук Көзәк буларак теркәлгән. 1795 елда 25 йортта 120 кеше яшәгән, 1865 елда 125 йортта — 735 кеше. Терлекчелек, игенчелек, умартачылык, күн эше, киез басу, урман кәсепләре белән шөгыльләнгәннәр. Мәчет, училище, су тегермәне булган. 1906 елда 2 мәчет, тимерлек, 2 бакалея кибете, икмәк склады (мөгәҗәй) теркәлгән; шөгыльләр арасында олаучылык, чыпта сугу, кап тегү теркәлгән.

Танылган шәхесләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Шәкүров Р. З. Башҡорт диалектологияһы. — Өфө: Китап, 2012. — С. 134. — 250 с. — ISBN 978-5-295-05479-2.(башк.)
  2. Баязитова Ф.С., Хәйретдинова Т.Х., Барсукова Р.С., Садыйкова З.Р., Рамазанова Д.Б., Татар халык сөйләшләре. Ике китапта. 1нче китап. 357-372 битләр.
  3. Нәгыйм бабайлар юк шул...

Чыганаклар үзгәртү