Төп менюны ачу

Давыт Юлтый (тәхәллүс, тулы исеме Давыт Исхак улы Юлтыев, баш. Дауыт Исхаҡ улы Юлтыев, 1893 елның 18 апреле, РИ, Самар губернасы, Бозаулык өязе, Юлтый — 1938 елның 10 июле, ССРБ, РСФСР, БАССР, Уфа) — язучы, җәмәгать эшлеклесе, сәяси репрессия корбаны.

Давыт Юлтый
Туган телдә исем Давыт Исхак улы Юлтыев
Туган 6 апрель 1893(1893-04-06)
Юлтый, Бозаулык өязе, Самар губернасы, Русия империясе
Үлгән 10 июль 1938(1938-07-10) (45 яшь)
ССРБ, РСФСР, БАССР, Уфа
Яшәгән урын Белгечләр йорты[d], Уфа
Милләт башкорт
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Әлма-матер Кызыл профессура институты[d]
Һөнәре язучы, журналист
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Фатыйма
Балалар кызы Нинель Юлтыева, РСФСР, БР, ТР халык артисты, балет биючесе, мөгаллимә

Эчтәлек

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1893 елның 18 апрелендә Самар губернасы Бозаулык өязе (хәзерге Ырынбур өлкәсе Кызыл Гвардия районы) Юлтый авылында туган.

Туган авылы Юлтый, Сорокин мәдрәсәләрендә укый. Бер-ике җәй казакъ балаларын укыта. Мәҗит Гафури, Габдулла Тукай, Акмулла шигырьләрен дәфтәренә күчереп йөртә, Сәгыйть Рәмиев шигырьләрен яттан белә.[1]1914 елда солдатка алынып,сугышта катнаша. Октябрь инкыйлабын фронтта каршылый. 1919 елда коммунистлар фиркасенә керә, I инкыйлаби армиянең штабында чыккан «Кызыл йолдыз» гәҗитендә эшли. Бер үк вакытта Тук-Чуран кантонында хәрби комиссар вазыйфасын башкара. 1920 елдан Кече Башкортстан башкаласы Стәрлетамакта күп санлы җаваплы эшләрдә: «Кызыл батыр» гәҗитенең мөхәррире, мәктәпләр бүлегендә инспектор, нәшрият мөдире, драма театрының әдәби киңәшчесе. 1921 елдан «Башкортстан» гәҗитендә, «Яңа юл», «Белем» журналларында мөхәррир. 19251926 елларда Мәскәүдә кызыл профессура институтында укый. Утызынчы елларда «Октябрь»(хәзерге «Агыйдел») журналының, «Әдәби удар» гәҗитенең мөхәррире. Д.Юлтый язучылык эшен җәмәгать эшләре белән тыгыз бәйләп алып бара. Башкортстан язучылар берлеген оештыруда катнаша.

1938 елда сәяси репрессия корбаны була һәм атып үтерелә.

ИҗатыҮзгәртү

Давыт Юлтыйның шигърияте темаларга һәм тасвир чараларына бай. Аның язучылык эше бик яшьли башлана. Унбер яшеннән шигырьләр яза. Матбугатта исеме 1916 еллардан күренә. Баштагы шигырьләрендә ачыну белән тулы язмышны каһәрләү, гаделсезлекне күреп әрнү темасы өстенлек итә. Октябрь инкыйлабыннан соң аның иҗаты бик тиз үсеп китә. 1921 елда Стәрлетамакта татар телендә беренче китабы - инкыйлаб мотивлары белән язылган шигырьләреннән төзелгән «Урал моңнары» җыентыгы басылып чыга.[2]

Д.Юлтыйның егерменче еллар башындагы иҗатында романтизм көчәя, чын тормыштан читкә китү, абстракт сурәтләр күбәя. Шуларны күрсәтеп, Мәҗит Гафури Уфада чыгучы «Урал» гәҗитендә тәнкыйть мәкаләсе бастыра. [1]

Утызынчы еллар башында язылган әсәрләрендә Башкортстанда нефть табудагы хезмәт батырлары («Нефть турында әкият»), завод эшчеләре («Мәйсәрә»), күмәк хуҗалык алдынгылары («Айсылу») турында сөйли. Бу чорда төрле шигъри алымнар белән эш итә. Проза әсәрләреннән күп санлы хикәяләре, очерклары, беренче дөнья сугышын тасвирлаган «Кан» романы бар. 1920 елда «Карагол» драмасын яза. «Салават», «Мактымсылу», «Тегермәндә», «Син кем?», «Аралбаевлар» пьесалары башкорт театры сәхнәсендә куелды.

ӘсәрләреҮзгәртү

  • Урал моңнары. Шигырьләр.Стәрлетамак,1921.
  • Комарткыларым (Нәкый Исәнбәт баш сүзе белән). Уфа, 1925.
  • Үткәндәгеләр. Хикәяләр.Уфа.1925.
  • Давыт Юлтый шигырьләре.Казан,1927.
  • Авыл төпкелендә. Шигырьләр. Уфа,1929.
  • Тимер юлда. Хикәяләр. Казан, 1929.
  • Бүген. Шигырьләр.Уфа, 1933.
  • Кан. Роман (Ш.Шәһәр баш сүзе белән). Уфа,1934.
  • Сайланма әсәрләр. 2 томда. Уфа,1957.
  • Сайланма әсәрләр. «Кан» романы һәм хикәяләр. Казан, 1959.
  • Мечта и жизнь. М.,1979.

ХәтерҮзгәртү

Уфада элекке Магадан урамына Давыт Юлтый исеме бирелә. [3]

ЧыганакҮзгәртү

1. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.

Тышкы сылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. 1,0 1,1 Аянычлы гомер
  2. Туган тел порталы
  3. Уфа кала Советы башкарма комитетының 1977 елның 6 декабрендәге карары