Нинель Юлтыева

татар балет биючесе, балтемейстер

Нинель Юлтыева, Нинель Давыт кызы Юлтыева (баш. Нинель Дауыт ҡыҙы Юлтыева, 1926 елның 3 феврале, ССРБ, РСФСР, БАССР, Уфа2014 елның 23 ноябре, РФ, ТР, Казан) — балет биючесе, мөгаллим, РСФСР (1957), БР (1995), ТР (1996) халык артисты.

Нинель Юлтыева
Н.Юлтыева.jpg
Туган телдә исем Нинель Дауыт ҡыҙы Юлтыева
Туган 3 февраль 1926(1926-02-03)
Coat of arms of Bashkir ASSR.svg БАССРның Уфа шәһәре, РСФСР байрагы РСФСР, Flag of the Soviet Union.svg/Coat of arms of the Soviet Union (1956–1991).svg ССРБ
Үлгән 23 ноябрь 2014(2014-11-23) (88 яшь)
РФ, ТР, Казан
Ватандашлыгы

ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ


Русия байрагы РФ
Әлма-матер Санкт-Петербург дәүләт консерваториясе[d]
Һөнәре балет биючесе, мөгаллим
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре РСФСР халык артистыТатарстанның халык артистыБР халык артисты

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1926 елның 3 февралендә Башкортстан АССРның башкаласы Уфа шәһәрендә, язучы Давыт Юлтый гаиләсендә туган. 1938 елда әтисе сәяси репрессия корбаны була, әнисе Фатыйма 10 ел Мордовия төрмәсендә үткәрә. 19351941 елларда Н. Юлтыева Ленинградта хореография училищесындә белем ала. Мөгаллимнәр Наталья Камкова (А. Ваганова шәкерте) һәм Александр Ширяев ятимә кызга ярдәм кулы сузалар. 1941 елда сугыш башлангач, укучыларны өйләренә тараталар. Уфада көтәр кешесе булмаса да, 15 яшьлек кызны Башкортстанның опера театрына эшкә билгелиләр. Рәсми рәвештә 1943 елдан Молотов (хәзерге Пермь) бию училищесындә укуын дәвам итә.1949 елда Ленинград бию училищесынең дипломын ала. 1968 елда шул ук уку йортының мөгаллимнәр бүлеген, 1972 елда Н. Римский-Корсаков исемендәге Ленинград дәүләт консерваториясенең балет куючылар бүлеген тәмамлый.

2014 елның 23 ноябрендә вафат.

ИҗатыҮзгәртү

«Шәһрезадә», «Йокыга талган гүзәл», «Шопениана», «Баядерка», «Бакчасарай фонтаны» спектакльләрен куя.[2]

Илленче еллардан башланган мөгаллимлек эшчәнлеге бүген дә дәвам итә. Берничә йөз шәкерте институтларда, укуханәләрдә белем бирә, театрларда эшли, бию коллективларын җитәкли.[3]


  Биюченең сәхнә гомере бик кыска, диләр, ләкин бу сүзләр Нинель Юлтыевага кагылмый
Нәҗип Җиһанов, ССРБ халык артисты
 

Төп партияләреҮзгәртү

Мактаулы исемнәре, бүләкләреҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү

  1. Юлтыева Н. Д. «Адажио моей памяти». Казань, 2006.

Тышкы сылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Фуэте королевасы
  2. Татар Улановасы
  3. Җәлил театры сайты, archived from the original on 2014-02-22, retrieved 2014-09-13 
  4. Талант на века, archived from the original on 2019-03-29, retrieved 2014-09-13 
  5. Указ Президиума Верховного Совета РСФСР от 12 июня 1957 года
  6. 1