Казан хореография укуханәсе
Казан хореография укуханәсе (рус. Казанское хореографическое училище, ингл. Kazan Choreographic School) — 1993 елдан Казан шәһәрендә эшләп килүче, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы урта махсус һөнәри белем бирүче дәүләт автоном белем бирү оешмасы, техникум.
Казан хореография укуханәсе | |
Нигезләнү датасы | 1 март 1993 |
---|---|
![]() | |
Кыскача исем | КХОУ |
Дәүләт |
![]() |
Административ-территориаль берәмлек | Идел буе федераль округы, Татарстан, Казан һәм Вахитов районы |
Урам | Карл Маркс урамы |
Урын | Карл Маркс урамы, 63/25 |
Ана ширкәт | Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы |
Адрес | 420015, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 63/25 йорты |
mailto:ballet-kazan@mail.ru[1] | |
Рәсми веб-сайт | edu.tatar.ru/vahit/org6241 |
![]() |
Тарих
үзгәртү- 1972 елда Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесындә хореография бүлеге ачыла.
- 1993 елның 1 мартыннан әлеге бүлек мөстәкыйль уку йорты итеп үстерелә — Казан хореография училищесы (техникум) ачыла.
Белгечлекләр
үзгәртү- Балет сәнгате (Балет артисты дипломы бирелә) — 7 ел 10 ай укыйсы. Гомуми белем бирү мәктәпләренең 4 нче сыйныфын тәмамлаган балалар кабул ителә.
- Бию сәнгате (Җыр һәм бию ансамблендә балет артисты дипломы бирелә) — 4 ел 10 ай укыйсы. Гомуми белем бирү мәктәпләренең 7 нче сыйныфын тәмамлаган балалар кабул ителә.
Элемтәләр
үзгәртүУку йорты Агриппина Ваганова исемендәге Рус балеты академиясе, Н. Римский-Корсаков исемендәге консерватория, «Казан» милли-мәдәни үзәгенең бию ансамбле, Мәскәү дәүләт хореография академиясе белән багланышлар урнаштырган.
Бина
үзгәртүКазан үзәгендә, Карл Маркс урамында урнашкан бина 1906 елда архитектор С.В. Бечко-Друзин тарафыннан төзелгән. ХХ гасыр башы неоклассицизм стилендә төзелгән бина Г формасында. Бинаның ике канаты түбәсенә флюгер һәм кабыргалы өслекле гөмбәз куелган почмакта тоташа. Бина фасадын ярымколонналар һәм пилястралар бизи. Балконнарда катлаулы рәсемле рәшәткәләр. Икенче катка челтәрләп эшләнгән култыксалы тимер баскыч алып менә[2]
Шәхесләр
үзгәртүДиректорлар
үзгәртү- Шахнина Татьяна Зиновьевна.
Укытучылар
үзгәртү- Шулай ук карагыз: Төркем:Казан хореография укуханәсе укытучылары.
- Нинель Юлтыева, РФ халык артисты.
- Виталий Бортяков, ТР халык артисты.
- Луиза Мөхәммәтгалиева, ТР халык артисты.
- Сания Хантимерова, ТР халык артисты.
- Ирина Хәкимова, РФ һәм ТР халык артисты, Тукай премиясе лауреаты.
- Валентина Дәүлиева, ТР атказанган артисты.
- Ольга Бородина, Бурятия атказанган артисты, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре һ.б.
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
Тәмамлаучылар
үзгәртү- Шулай ук карагыз: Төркем:Казан хореография училищесын тәмамлаучылар.
Казан хореография училищесын тәмамлаучылар Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Новосибирск, Самар, Чабаксар, Петрозаводск, Йошкар-Ола, Чиләбе һ.б. шәһәрләрнең әйдәүче сәхнәләрендә бии. Татарстан җыр һәм бию ансамблендә, «Казан» бию ансамблендә, Игорь Моисеев исемендәге дәүләт академия халык биюе ансамблендә һ.б. бию коллективларында эшли. РФ күләмендә һәм чит илләрдә уздырылган балет конкурсларында лауреат исеменә лаек булалар.
- Алсу Гайфуллина (Игорь Моисеев ансамблендә)
- Екатерина Бортякова (Мәскәү «Рус балеты таҗы» театры)
- Михаил Тимаев
- Айдар Хисаметдинов (Чуаш опера һәм балет театры, Чабаксар)
- Ләйсән Гыйззәтуллина (Пермь опера–балет театры)
- Альберт Давыдов (New Jersey Ballet)
- Нурбәк Батулла (Санкт-Петербург-Казан)
- Байбулат Батулла (Мәскәү)
- Елена Сокова (Мари опера һәм балет театры) һ.б.
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
Искәрмәләр
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- Татарская энциклопедия. Казан: Институт татарской энциклопедии, 2012-2014.
Сылтамалар
үзгәртү- Уку йортының рәсми сайты 2019 елның 29 март көнендә архивланган.
- Укуханәнең «Татарстан электрон мәгарифе» порталындагы сәхифәсе 2021 елның 21 апрель көнендә архивланган.
- Уку йорты турында «Милләттәшләр» сайтында