Байбулат Батулла

Байбулат Батулла, Байбулат Роберт улы Батуллин (1993 елның 16 марты, РФ, ТР, Казан) ― кинорежиссер, актер, сценарий авторы, продюсер, оператор, стендап-комик. Кыска метражлы фильмнар һәм берничә сериал авторы буларак билгеле. Беренче тулы метрлы фильмы ― «Ядәч! Истә!» (рус. Бери да помни) комедиясе (2023).[1][2] Дамир Сираҗиев исемендәге премия (2024) лауреаты.

Байбулат Батулла
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Байбулат Роберт улы Батуллин

Туу датасы:

16 март 1993(1993-03-16) (31 яшь)

Туу җире:

РФ, Татарстан, Казан

Һөнәре:

кинорежиссер, актер, сценарий авторы

Гражданлыгы:

Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

2007-х. в.

Бүләк һәм премияләр:

Дамир Сираҗиев премиясе (2024)

Байбулат Батулла

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Байбулат Батулла. Алена Михайлова рәсеме

1993 елның 16 мартында[3] Казанда язучы Роберт Мөхлисулла улы Батуллин (Рабит Батулла) гаиләсендә туган. Әнисе Рузия. Бертуган абыйсы Нурбәк (1988, биюче, хореограф, балетмейстер); ата бер, ана икенче туганнары: абыйсы Илдар Ерак Көнчыгышта, апасы Ирина Казанда яши.[4] 1995 елга кадәр гаиләсе белән Казанның Зорге урамында, аннары Кварталда (Яңа Савин районы) яшәгән. Казан хореография училищесында «ансамбль балет артисты» булырга өйрәнә (2012 елда Казан хореография училищесының халык-сәхнә биюе факультетын тәмамлаган)[5], ләкин һәрвакыт кино төшерү турында хыяллана. Моның өчен Мәскәү кино мәктәбенә[6] Алексей Попогребскийның[d] режиссерлык курсына укырга керә. 2016 елда Мәскәү кино мәктәбенең «Режиссура» программасын тәмамлаган. [7] Киномәктәптә төшерелгән документаль курс эше (2015) ― «Нуль ярым» (рус. 0 ½, Нуль с половиной, 38:04) ― режиссер коллегасы турында, ул Робер Брессонның[d] «Наудачу, Бальтазар» шедеврының ремейкын төшерергә уйлый, ләкин төшерми.[8]

2010-елларда җәйге «Сәләт» аланнарында (шул исәптән, Австралиядә) әйдаман булып эшли.

Белеме буенча актер Байбулат республика КВН хәрәкәтенең актив катнашучысы, КВН миниатюраларындагы юмористик образлары белән таныла.[9]

Ислам Вәлиев белән бергә татар телендә «Фәрһәт һәм Фәрһәд» исемле юмористик интернет-шоу оештыра, ул бик популяр була, аның һәр сериясе үз вакытында 100 меңнән артык карау җыйган.[9][10]

Актерлык эше үзгәртү

  • 2007 ― малай ― Дилемма (режиссёр Рамил Төхвәтуллин, мелодрама)[11]
  • 2007 ― малай (баш рольләрнең берсе) ― Зәңгәр күбәләк (рус. Мотылек «Зангар», режиссеры Фәрит Дәүләтшин, балалар маҗаралы фильмы)[12][13]
  • 2010 ― Денис (баш рольләрнең берсе) ― Зөбәрҗәт лотос сере рус. (Тайна изумрудного лотоса, режиссеры Фәрит Дәүләтшин, продюсер Владимир Мун; балалар өчен маҗаралы фильм) [14]
  • 2013 ― РөстәмКабан күле хәзинәләре[d] (рус. Сокровища О. К., режиссёр Дмитрий Коробкин)
  • 2015–2017 ― ? ― Таш джунглилар кануны (рус. Закон каменных джунглей, драма) [15]
  • 2017 ― Камил, сукыр малай ― Бичаракай (рус. Сиротинушка, сценарий авторы Рабит Батулла, режиссеры Фәрит Дәүләтшин, продюсер Миләүшә Айтуганова; мелодрама 3 сериядә) [16]
  • 2020 ― печенег ― Искитмәле Яңа ел! (рус. Чумовой Новый год!)[17]
  • 2020 ― печенег ― Чума[18]

Режиссер эше үзгәртү

 
«Ядәч! Истә!» фильмының (2023) постеры
  • 2015 ― Нуль ярым (рус. Ноль с половиной)[19]
  • 2016 ― Яртылар (рус. Половинки, романтик комедия, кыска метражлы фильм, картина Россия һәм халыкара фестивальләрдә катнашкан, 28 нче «Кинотавр»да махсус бүләкләр алган).[20]
  • 2016 ― Кыскарту (рус. Сокращение)[21]
  • 2018 ― Зур уен (рус. Большая игра, сериал, комедия), СТС телеканалында Байбулат Батулланың дебют сериал проекты.[22]
  • 2019 ― Мәхәббәт өчпочмагы (рус. Любовный треугольник; өч новелла)[23]
  • 2020 ― Көтел(мә)гән вакыйгалар (рус. (Не)случайные истории; биш киноновеллдан торган киноальманах)[24]
  • 2020 ― Чума (сериал)[25]
  • 2020 ― Күзенә күренгән (рус. Показалось; кыска метражлы фильм)[26]
  • 2021 ― Тездән (рус. По колено, Саша Абдуллаев белән бергә; сериал)[27]
  • 2023 ― Ядәч! Истә! (рус. Бери да помни, тулы метражлы фильм)[28][29]
  • 2023 ― Күрше (рус. Соседка, сериал; эшләнә)[30]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2016 ― XXVIII Кинотаврда[d] махсус бүләк — «Половинки» кыска метражлы фильмы өчен[20]
  • 2017 ― «Короче» фестивале лауреаты ― «Половинки» кыска метражлы фильмы белән ― иң яхшы сценарий өчен[2]
  • 2023 ― IX «Короче» фестивале җиңүчесе (Калининград) ― «Ядәч! Истә!» (Бери да помни) фильмы белән ― тулы метражлы дебют фильмнар программасында баш приз[31].
  • 2024 ― Дамир Сираҗиев премиясе[32]

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Рустем Шакиров, Регина Яфарова. «И тут Роза Хайруллина говорит: «А драматург Батулла жив?» Татар-информ, 29.07.2023
  2. 2,0 2,1 Фильм Байбулата Батуллина «Бери да помни» вошел в конкурсную программу фестиваля «Короче». Татар-информ, 26.07.2023
  3. Байбулат Батулла ВКонтакте
  4. Камилә Закирова. Байбулат Батулла: «Безнең әти бик миһербанлы». «Татарстан яшьләре», № 39, 26.03.2013
  5. Казанский режиссер Байбулат Батулла попал в лонг-лист премии «Золотой орел». Инде, 14.11.2017
  6. Режиссура. moscowfilmschool.ru
  7. Байбулат Батуллин – Режиссер. moscowfilmschool.ru
  8. Антон Сазонов. Кино на «Снобе»: документальная комедия о кризисе, кино и самовыражении «Ноль с половиной». snob.ru, 16.10.2015(рус.)
  9. 9,0 9,1 Байбулат Батулла. Tataram.ru
  10. Фэрхэт хэм Фэрхэд Вконтакте
  11. Дилемма (2007). Кинопоиск
  12. Любовь Порываева. «Синие бабочки» - привет из детства. «Казанские ведомости», 26.11.2013(рус.)
  13. Мотылек «Зангар» (фильм, 2007)
  14. Тайна изумрудного лотоса, 2010. Кинопоиск
  15. Закон каменных джунглей (2015 – 2017). kinorium.com
  16. 1 серия «Бичаракай» (Сиротинушка) [татарский сериал.] YouTube, 40:14
  17. Чумовой Новый год! (фильм, 2020). kinorium.com
  18. Чума! (сериал, 2020 – ...). kinorium.com
  19. Ноль с половиной (фильм, 2015). kinorium.com
  20. 20,0 20,1 Радиф Кашапов. «А она думала сова»: Байбулат Батуллин снимает кино про бабушку из мема. 2023 елның 30 июль көнендә архивланган. «Реальное время», 31.01.2022(рус.)
  21. Сокращение (фильм, 2016). kinorium.com
  22. Большая игра (сериал, 2018). kinorium.com
  23. Любовный треугольник (фильм, 2019). kinorium.com
  24. (Не)случайные истории (фильм, 2020). kinorium.com
  25. Чума! (сериал, 2020 – ...). kinorium.com
  26. Показалось (фильм, 2020). kinorium.com
  27. По колено (сериал, 2021). kinorium.com
  28. Бери да помни, 2023, Россия. Кинопоиск
  29. Рузилә Мөхәммәтова. Казан бомжын актриса иткән Байбулат Батулла: «Әтине яшәртәсе килгәнгә кино төшердем». Интертат, 16.08.2023
  30. Соседка (сериал). kinorium.com
  31. Сусанна Альперина. Фильмы "Мне надо вам что-то сказать" и "Бери да помни" получили главные призы XI фестиваля "Короче" Российская газета, 21.08.2023
  32. Министерство культуры Республики Татарстан

Сылтамалар үзгәртү