Ислам Вәлиев

музыкант, композитор, битмейкер, DJ, саунд-дизайнер

Ислам Вәлиев (Malsi Music), Ислам Рөстәм улы Вәлиев (1990 елның 9 ноябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― Malsi Music проекты аша танылу алган музыкант, композитор, битмейкер, DJ, саунд-дизайнер. Шулай ук Yummy Music лейблы белән эшли. «MOÑ» театраль мәйданчыгының берничә спектакленең музыка авторы.

Ислам Вәлиев
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Ислам Рөстәм улы Вәлиев

Туу көне

9 ноябрь 1990(1990-11-09) (33 яшь)

Туу урыны

СССР, РСФСР, ТАССР, Казан

Эшчәнлек еллары

2012 ― х. в.

Дәүләт

Россия байрагы Россия Федерациясе

Һөнәрләр

музыкант, композитор, битмейкер, DJ, саунд-дизайнер

Кораллар

электроника

Лейбллар

Malsi Music
Yummy Music

Ислам Валеев
Милләт

татар

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1990 елның 9 ноябрендә Казанда Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты баянчы Рөстәм Вәлиев (1961―2014) гаиләсендә туган. Әтисе ягыннан Шәрифулла бабасы чыгышы белән Самара шәһәреннән, техника яраткан. Гаиләдә сеңлесе бар.

Казан (Идел буе) федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтында «Дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлеге алган (2014).

Иҗаты үзгәртү

Өйдә музыка мохите булган гаиләдә үскәнгә, әтисе виртуоз гармунчы Рөстәм Вәлиев үрнәгендә иҗат юлын сайлаган. КФУда икътисад факультетында укыса да, иҗади эшчәнлек белән кызыксына: мәҗлесләр алып бара, сценарийлар яза, кичләрен музыка иҗат итә. Республика КВН хәрәкәтенең актив катнашучысы буларак, 5 ел КВНда уйный, Студентлар лигасы чемпионы исеменә лаек була[1].

Байбулат Батулла белән бергә татар телендә «Фәрһәт һәм Фәрһәд» исемле юмористик интернет-шоу оештыра, ул бик популяр була, аның һәр сериясе үз вакытында 100 меңнән артык карау җыйган[1][2].

2020 елдан соң (пандемиядән соң) нигездә музыка (электрон музыка) белән шөгыльләнә. Үзенең Malsi Music проекты бар [3]. Шулай ук 2012 елдан Yummy Music лейблы[4] белән дә эшли [5], анда артистлар өчен музыка яза. Yummy Music лейблы кысаларында Илгиз Шәйхразиев [6], Зәринә Вилданова[7] белән эшли.

Саунд-дизайн[d] белән дә шөгыльләнә (Саунд-дизайн (ингл. Sound design) ― тавыш эффектларын ясау, эзләү, кушу процессы, видеороликларга музыка гына түгел, тавышлар да өстәү).

«MOÑ» театраль мәйданчыгының берничә спектакленә («Ак бүре»[8], «Әңгәмә» [9], «147»[10] һ .б.) музыка язган. Нурбәк Батулла белән күп проектлар эшли: театраль лаборатория, перформанслар, треклар яздыра.

2023 елның сентябрендә продюсер буларак, биюче Нурбәк Батулла һәм шагыйрә Йолдыз Миңнуллина белән Буа районының Яңа Чәчкап һәм Кыр-Тәүгелде авылы балалары белән җиңелчә җәйге брейкбит яздырган [11][12].

Режиссер Байбулат Батулланың 2023 елның 14 сентябрендә киң прокатка чыккан тулы метражлы «Ядәч! Истә!» (рус. Бери да помни) фильмына 3 трек ясаган[13].

  Геннар үзенекен итә, нәрсә белән генә шөгыльләнсәм дә, күңел барыбер музыкага тартыла
Ислам Вәлиев
 

Музыкант Ислам Вәлиев танылган татар җырларына хип-хоп стилендә ремикслар ясап YouTube каналына куеп бара[14]. Трекларга Россия генә түгел, Көнбатыш тыңлаучысының да игътибары зур. КВН, «Сәләт», видеоблоглар аша танылган егет үз иҗаты белән шөгыльләнә һәм аны киң җәелдерергә тели. Музыкант битлар язу һәм үз трекларын чыгару белән беррәттән танылган татар көйләренә дә үзенчәлекле ремикслар ясый[15].

26 апрельдә «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең гала-концертында махсус кунак буларак катнашып килә[16].

Гаилә хәле үзгәртү

  Тышкы рәсемнәр
  Фоторәсемнәре.

Өйләнгән. Хатыны Лилия Ринат кызы, Казанның парклар һәм скверлар дирекциясендә арт-директор [17]. Бер мәктәптә укыганнар. Кызлары Милли (2018).

Сәяхәт итәргә ярата: 2023 елга 16 илдә булган.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Байбулат Батулла. Tataram.ru
  2. Фэрхэт хэм Фэрхэд Вконтакте
  3. Malsi Music
  4. Yummy Music ВКонтакте
  5. Yummy Music иҗат берләшмәсе туган көненә Милли китапханәгә чакыра. БТК, 09.03.2021
  6. Ильгиз Шайхразиев ВКонтакте
  7. ZARINA. Сольный концерт
  8. Ак бүре / Белый волк
  9. Әңгәмә / Диалог. Спектакль-инсталляция
  10. 147. «MOÑ»
  11. Malsi Musicтан өр-яңа клип! «Идел» журналы, 16.09.2023
  12. Энҗе Габдуллина. Yummy Musicның Буа районы балалары белән яздырган «Чисто Чиста» җыры һәм клибы чыкты. Татар-информ, 15.09.2023
  13. Фильм «Бери да Помни»
  14. Malsi Music. YouTube
  15. Ислам Вәлиев татар музыкасын ремикс аша таныта. samtatnews.ru, 5.12.2016
  16. 26 апрелендә Казанда гала-концерт һәм «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе нәтиҗәләрен игълан итү чарасы уза. 2022 елның 27 май көнендә архивланган. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының рәсми сайты, 21.04.2022
  17. Валеева Лилия Ринатовна, арт-директор. Дирекция парков и скверов

Әдәбият үзгәртү

Мәкалә
  • Рәфидә Галимҗанова. Ислам Вәлиев: «Музыка – минем тормышым». «Идел», 2023 ел, № 9, 10-13нче бит.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү